Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Хөрмәтле авылдашлар, авылыбыз кунаклары!

Сез Алабуга районы Морт авылы сайтына кердегез.

Сезне күрүебезгә чиксез шатбыз!

Биредә сез авылыбызның үткәне ,бүгенгесе, ирешкән уңышлары белән танышырсыз. Авылыбызны тагын да күркәм,яшәргә уңайлы итү өчен нәрсәләр эшләргә икәнен бергәләп хәл итәрбез,хыял диңгезләренә чумарбыз.

Бергә булыйк,бердәм булыйк дусларым!

Сайтыбыз авылдашларның очрашу урыны булсын иде.

Авылдашлар сайты әле беренче адымнарын ясый,ул һәммәбезне канәгатьләндерсен дисәк әби-бабаларның,әти-әниләрегезнең,үзегезнең истәлекләрегезне,иҗат җимешләрегезне минем электрон почтага юллагыз.

Мин аларны бик рәхәтләнеп сайтыбызга урнаштырырмын.

cadria.salimowa@yandex.ru - минем электрон адрес.

Җиде буын җылысын сакла.

         Әйе, адәм баласының эчке дөньясын аңлау һәм аңлату бик авыр эш. Минем нәсел җепләремне яхшы белгән кешеләр берәм- берәм бу фани дөньдан китеп баралар. Ә вакыт кеше йөргән эзләргә ком сибә. Шулайда мин иң изге кешеләрем  әби бабаларым , әти- әнием һәм башка нәсел кешеләрем турында җылы хисләр белән искә алам, алар турында якты истәлекләр балаларым һәи оныкларымның күңелләрен җылытып торуын телим. Шул  максаттан булган фоторәсемнәр һәм документлар белән тулыландырып ,үзем белгәннәргә ишеткәннәремне кушып,  альбом ясыйм, шәҗәрә төзим.Үзем Мортта туып үстем, Алабуга педагогия институтын тәмамлап мәктәпкә эшкә килдем . Утыз сигез ел хезмәтемнең,соңгы 16 елын Морт урта мәктәбе директоры вазифаларын башкардым, авыл тарихы белән, аның кешеләренең язмышлары белән кызыксындым. Авыл тарихын, аның нәсел-шәҗәрәләре белән язып, беркетеп куясы килә. Лаеклы ялда менә үзем белгәннәрне, күргәннәрне киләчәк буыннарга калдыруны максат иттем дә, сайт ясарга булдым һәм аны сезнең хөкемгә тапшырам.   Нәселеңне , тамырларыңны белү  бик кирәк дип саныйм.

                         

Шәрифулла Фәләхиенең улы Хөсәен кызы Кадрия

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}