Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2018 » Май » 3 » Гөлнисага
13:15
Гөлнисага

Күрше кызы Гөлнисага

55 тулган икән

Гөлләр кебек гүзәл ханым

Көзен туганга микән.

Аның гомер сукмагына

ничә тапкыр көз килгән.

Яшьтән генә ятим калып

Күпме авырлык күргән.

Мәктәпне бетерүгә үк

чыгып киткән калага.

Тормыш арбасын тарту

авыр булган балага.

Өйдә ялгыз анага

Тагын өч сеңлесе бар.

Эштән кайткач ял итәргә

Торыр урыны да тар.

Кеп-кечкенә куллары

Арыганчы ул эшләгән

Башка яшь кызлар кебек

Театрга йөрмәгән.

Атна саен кайта –кайта

Әнисенә булышкан.

Сеңелләрем үссен диеп

Җаны белән тырышкан.

Ел артыннан ел узган

Сеңелләр үсеп җиткән.

Гөлнисабыз Казанга

Аннан Себергә киткән.

Ел саен төялеп кайткан

Ул Себер якларыннан

Сагынып сәлам җибәргән

Ул язган хатларыннан.

Әнигә ярдәмче булып

Ике сеңел авылда

Гөлнурасы үз янында

Туганнарсыз авыр ла.

Үстеләр инде сеңелләр

Изгелекле кешеләр

Ярдәмчел һәм итагәтьле

Бик тә уңган күршеләр.

Дәлилә апа мәрхүмкәй

Иртә китте арадан

Дога гына барадыр шул

Аңа һәрбер баладан.

Ана үлеме авыр

Булган икән балага

Гөлнисабыз күчеп кайтты

Безнең шушы калага.

Алабуга шәһәрендә

Кайтып оя коралар

Шушы матур шәһәрдә

Бик күңелле торалар.

Көзләрнең бөтен муллыгы

Дус кызым Гөлнисада

Бергә тигез яшәгез дим

Әхнәф дустым сиңа да.

Алтын яфраклар коела

Синең барыр юлыңа

Гөл бәйләме биремче

Синең ике кулыңа.

Елның иң матур чорында

Син дөньяга килгәнсең.

Матур яшик, тату яшик

Дуслар белән дигәнсең.

Бу шигырь юлларын Гөлниса апага атап Илмәт кызы Гөлсем Фаттахова язган. Менә 2018 елның 15 мартында Гөлниса апа, анан 25 көн генә соңрак Әхнәф җизни бакыйлыкка күчтеләр. Бу шигырь юлларын укыганда барлыкка килгән әҗер саваплар сездән дә дога өмет иткән барча әрвахларга дога булып барып ирешсен. Урыннары җәннәттә булсын. Әмин.

 

Просмотров: 183 | Добавил: Кадрия | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz