Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2016 » Январь » 20 » Юнысова Нәсимә Һадый кызы көндәлегеннән
16:06
Юнысова Нәсимә Һадый кызы көндәлегеннән

Бүгенге көндә  үз гомер бишегенең унынчы дистәсенә чыгып, Иске Юраш авылында яшәп ятучы Юнысова Нәсимә Һадый кызының көндәлек дәфтәреннән. Аның акыллы сүзләрен укып сез дә ләззәтләнегез әле дуслар.

Яхшылык кылсаң үзеңә

Яманлык кылсаң үзеңә

Җилгә каршы төкерсәң

Кайта икән үзеңә.

Гомерләр уза икән ул

Ашкынып аккан судай

Бик кыска гомерләрне

Сизми калабыз шулай.

 

 Булыйк әле,булыйк ир атлар

Еламасын,яшь түкмәсен

Караучысыз калган зиратлар.

 

Зират кылуларның мин ышандым кирәгенә

Тик шулай керә аласың, үзең үз йөрәгеңә

Ә анда  син белмәгән елгалар бар,кыялар

Аны белмәгән бәндәләр, илен ансат җуялар.

Чит-чит дидем читкә киттем

Чит иде теләкләрем

Инде хәзер чит җирләрдә

булмасын каберләрем.

 

Котлау алган кеше бәхетле ул

Димәк аны якын күрәләр

Иң кадерле кешеләргә,

котлауларны язып бирәләр.

 

Үзгәрешләр безне нык картайтты

Китеп бара һәр көн яшьтәшләр

Без бит өермәле елдан

Онытмагыз шуны иптәшләр.

Сугыш кырларында булмасак та

Өермәләр керә төшләргә

Икмәк өчен көрәш барды монда

Кирәк булды көн-төн эшләргә.

Хатын –кызлар, бала-чага

Картлар чәчте, сукты икмәкне

Машиналар алып китеп торды

Фронт өчен барлык икмәкне

Балалары ач-ялангач булды

Үлем хәсрәт күз-яшь  коярлык

Тылда эшләп йөргән хатын-кызга

Әллә кайчан һәйкәл куярлык.

 

Тормыш юлларын үтик без

Әрләшми аңлап кына

Алда киртәләр очраса

Үтик без җайлап кына.

Саклыйк без тормыш юлларын

Алар кыллардан нечкә

Яшик  яшәгәч кешечә

Калмасын үкенечкә.

 

Учак зурмы,бәләкәйме

Янгач кала тик күмер

Озын юллар үткән саен

Кыскара безнең гомер.

Кем мәңге зарланып йөри

Һәм яшәүдән ямь тапмый

Аның түтәлендә гөлләр

Беркайчан чәчәк атмый.

 

Рәнҗетсәләр юк-бар өчен

Үткәрүе аны бик авыр

Әнкәемнең бер киңәшен тотам

Түземле бул-бул сабыр.

Гел сөешеп кенә яшәп булмый

Кубып ала кайчак җил давыл

Әнкәемнең бер киңәшен тотам

Түземле бул-бул сабыр.

Чама белми бер дус мактый мине

Җир астыннан күккә юл салыр

Әнкәемнең бер киңәшен тотам

Түземле бул-бул сабыр.

 

Тормыш авыр арба

Йөгем гел артып бара.

Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара.

 

Туган телне бүләк иткән әнкәй

Туган җирләр туендыра, эшлә генә

Бездән соң киләчәк буын белеп калсын

Тырышмасаң бер нәрсә дә булмасын.

 

Китәм инде хуш исән бул

Юраш дигән авыл

Бала чакта таптап киткән

Юлларым синдә калыр.

 

Просмотров: 354 | Добавил: Кадрия | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz