АЛАБУГА РАЙОНЫ ИМАМ-МӨХТӘСИБЕ МОРТ АВЫЛЫНДА МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕНДӘ КАТНАШТЫ
Морт авылында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе булсын) туган көненә багышланган бәйрәмдә имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шамсутдинов катнашты. Ул җыелган мөселманнарга Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе булсын) тормыш юлы, аның күркәм әхлагы турында сөйләде, салаватлар әйтелде. Шулай ук, мөселманнар Хәлим хәзрәткә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
|