Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2018 » Апрель » 20 » Рәхмәт хаты
13:29
Рәхмәт хаты

Рәхмәт хаты.

Дөньяда мәңге яшәгән һичбер нәрсә юктыр. Көтмәгәндә җаныбыз кадәр яраткан кешеләребез - туган апабыз Гөлнисаны һәм озак та тормый җизнәбез Әхнәфне югалттык. Безнең кайгыларыбызны уртаклашып, якыннарыбызны соңгы юлга озатуда ярдәм иткән туганнарыбызга, авылдашларыбызга зур рәхмәт. Әйе, һәр юлның бер ахыры бардыр, килешми мөмкин түгел. Әхнәф җизнәбезне соңгы юлга озатканда үзләренең ихласлыгы, юмартлыгы, әдәп-әхлак өлгесе булырдай кешеләр белән очрашырга насыйп булды. Ул Җәмигь мәчете имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм дүртенче мәхәллә имам-хатибы Фәрит хәзрәт. Әби-бабаларыбыздан калган мәет озату йоласын җиренә җиткереп ихластан башкардылар. Ул гына да түгел, безнең гаилә Фәрит хәзрәтнең кайгыртуын, ярдәм кулын һәр даим тоеп торды. Җеназада катнашкан Әхнәф җизнинең барча дусларына да рәхмәт, изге гамәлләрегез дәвамлы булсын.

Барлык туганнар исеменнән Кадрия Сәлимова.

Морт авылы.

Просмотров: 238 | Добавил: Кадрия | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz