Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Бөек Ватан сугышыннан соң күп кыенлыклар кичерә. Хуҗалык КПССның ҮК Пленумы 1953 елның сентябрендә  үткәрелгән авыл хуҗалыгына шактый ярдәм итә. Белгечләр: агроном. зоотехник, тракторчы. комбайнчы һ.б. килә. Өч колхоз берләшә.

1949-50 ел. Колхозны төрле чорларда җитәкләгән иптәшләр:

1946- Әхмәтшин  Афзал “Тукай” колхозы  рәисе;

1946 – Даутов Фәйзрахман;

1947 – Сайфуллин Нәкыйп;

1948-49 – Сафиуллин Габдрахман

1950-55 - Әхмәтҗанов  Низамгали, бухгалтеры  Гиззатуллин  Рахматулла;

1956 -  Гәрәев  Хәйдәр, бухгалтеры  Хәбибрахманов  Гали;

1957—61 – Фатхуллин Габделхәй;

1962-68 – Гимазетдинов  Фәйзи;

1968-73 – Вәлиев  Миңнулла  Вәли улы;

1973- 77- Рафиков Илгиз Гыйльманович;

1977-78 – Шайгаллямов  Мөхәррәм;

1978-92 – Зиннатуллин  Зөфәр Фәйзелхак улы, бухгалтеры Набиуллина Асия Шамил кызы;

1992 – Яфизов Харис Хәмит  улы;

1995 - Әхмәтҗанов  Шәфкать Гарифҗан улы

Әхмәтҗанов  Фәйзелхан Гарифҗан улы

12 председатель белән 39 ел бер колхозда бухгалтер булып эшләдем, дип искә ала Хабибрахманов Галиәхмәт;

1947 елда 1 м. ситсы  50 сум тора иде, 1 матрац 500 сум.

Авыл хуҗалыгын үстерүдә чирәм  җирләрне күтәрү эше башкарыла. Бу эштә комсомоллар зур активлык күрсәтәләр. Безнең авылдан да чирәм җирләрне күтәрүдә Миннеханов Назир Камил улы, шофер , Ленин ордены  белән бүләкләнә, Шайгаллямов Тимерханнар   гаиләсе, Гатин Миннегалиләр катнаша. 1959 елда бөртеклеләрдән 9,5 ц., бәрәңгедән 62 ц., ит – 22,7 ц., сөт- 1 сыердан 2371 кг., колхозның акчалата табышы 168911 сум. 1962 елда бөртеклеләрдән – 14,25 ц.,бәрәңге – 61,5 ц., 1967 елга колхозда 1 трактор – кырчылык бригадасы, бригадиры Газизуллин Гомәр, 1 терлекчелек бригадасы – Гобәйдуллин Галимҗан. Барлыгы 2550 га., Бажан болыны 89 га., Алабуга болыны 66 га. Колхозда 11 трактор, 6 комбайн, 6 йөк машинасы, 1 җиңел машина,3 мотоцикл була. Колхозның үз чәчкечләре, пилорамы, тырмалары һ.б. бар. Колхозда 190 савым сыер, 379 молодняк. 727 дуңгыз, кошчылык фермасы, 3 га. җиләк-җимеш бакчасы. 1966 елга бүленмәс фонд 273142 сум, акча фонды 251529 сум.

1966 елда колхоз бөртеклеләрдән  13,1 ц., бәрәңгедән 150 ц. уңыш алды. Ирешелгән уңышлары өчен колхоз РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПС ның  Күчмә байрагын һәм акчалата премия алды. Колхозның үз маяклары бар: механизатор Мостафин Мортаза Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, ВДНХ га барган, ә 1967 елда СССР Югары Советы президиумы карары белән “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Миннәхмәтов Габделхак (каракай) “Хезмәт даны” медале  белән Шәрәфиева Зәйнәп иң яхшы кошчылыкта эшләүче район буенча һәм ул 1966 елда “Хезмәт даны” медале белән бүләкләнә. “Почет  кенәгәсе”  ачыла. Колхозчылар пенсия алалар. 1966 елда беренче персональ пенсионер   Даутов Фәйзрахман, Гатина Бану. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, колхозда эшләүләрен дәвам итәләр.

50 ел эчендә (1967 ел) авылның тышкы кыяфәте нык үзгәрде. Урамнары туры, киң, ике яклап агачлар утыртылган. Салам түбәле йортлар юк диярлек. Өйләр шифер, калай белән капланган. Һәркемнең диярлек җиләк-җимеш бакчасы бар. Һәр йортка радио кертелгән. 10 йортта телевизор бар. Авыл электрлаштырылган.Тиздән  авылны су белән тәэмин итү күздә тотыла. 18 хуҗалыкның мотоциклы, ә  Шакиров Фоатның “Москвич” маркалы машинасы бар. Газета-журнал алмаган гаилә юк. 134 экземпляр газета Мәскәүдән, 164 Казан, ә 250 кеше җирле газетка язылган.

Урта мәктәптән кала амбулатория, 50 урынлы  сырхауханә (больница), 52 медицина хезмәткәре бар, шуның икесе табиб. Сырхауханәнең  аты, йөк һәм җиңел машинасы, мотоциклы  бар. Үзенең ренгент кабинеты эшли. 1938 елдан элемтә үзәге эшли. Беренче радионокталар 1944 елда куела. Балалар бакчасы эшли. 1934 елда “8 Март” колхозы клуб һәм китапханә төзи. Хәзер анда сырхауханәнен кухнясы урнашкан. 1944 елда район китапханәсе ачыла, анда 4 мең экземпляр китап була, 180 кеше йөри. 1967 елда 15 мең китап, 900 кеше йөри. Клуб 1930 елда ачыла, анда хәзер колхозның  таш склады, авыл советы каршында. 1947 елда 156 урынлык яңа клуб төзелә, ул бина Совет властеның 30 еллык юбилеена 7 ноябрьдә ачыла. Авылда ашханә бар (чайная), 4 зур кибет, 1 киоск эшли. Халыкның сатып алу мөмкинлеге көннән-көн арта. Алар йорт җиһазлары, мотоцикл, кер юу машинасы, келәм, модалы кием-салым сорап мөрәҗәгать итәләр. Авылда икмәк заводы эшли. Яңа икмәк заводы  төзелә. Ул Мортны гына түгел, янәшә тирә авылларны да тәэмин итәчәк. Авылда 1850 кеше яши. Өлкәннәрнең 60 - югары, 150 -  урта белемле. Күпләр читтән торып белем ала. Кешеләрнең тышкы кыяфәте дә нык үзгәрде, яңача киенәләр. Милли киемнәрне концертларда, сәхнәләрдә генә күрергә мөмкин. Гомумән  алганда, Мортта тырыш, сәләтле, хезмәт сөючән халык яши. Элек-электән Морт халкы умарта үрчетә. Шулай ук чабатаны да үзе үргән, күтәртмәне дә үзе ясаган. Палас та суккан, сөлге дә чиккән, итек тә баскан. Һәркем диярлек кофталар, свитерлар үзе бәйләп кия. Тагын бер һөнәр турында әйтеп китми булмый. Йортларга мич чыгарырга кирпечне һәркем үзе суккан. 1950 елларда авылда кирпеч заводы төзелә. Оештыручысы Саттаров. Анда 3 мич була, ул тәүлек әйләнәсендә 1 млн. 500 мең кирпеч  җитештерә. Дөрес, бар  эш кул көче белән башкарыла. 70-80 ләп кеше эшли, анда мәктәп укучылары да эшли. Завод җәй көне генә эшли. Морт кирпеченнән хәзерге “Сельхозтехника”ның зур мастерское салынган 1962 елда. Морт кирпече бик нык була, чөнки аның кызыл балчыгы бик үзенчәлекле икән. Белгән кешеләр аны хәзер дә мич чыгаруда кулланалар.

Ә  1962 елда  кирпеч сугу  туктатыла.1965 елда  “Сельхозтехника” берләшмәсе ачыла, управляющий  итеп  Рафиков  Илгиз  Гыйльман  улы билгеләнә.

1985 елда май айларында авылга беренче машина асфальт  китерделәр. “Сельхозтехника” ягыннан керә торган якта. Шул ук елны Олы юлга асфальт, Зират урамына бетон плитәләр җәелде.1985 елны Камаев Вазихның өе янып бетте, декабрь  аенда.

1986 елның 5 апрелендә күп еллар мәктәптә математика укыткан  Бану  Нәби кызы үлде. 6 апрель  көнне бөтен мәктәп укучылары, укытучылары аны соңгы юлга озатты. 1986 елның апрелендә, өченче декадасында, 25-27 градус җылы булды, ә майда кар яуды, кешеләр бәрәңге утырткан иде инде. 1986 елда авыл советы рәисе Сафиуллин Рәшит Габдрахман  улы иде. Колхоз бөртеклеләрдән 20 ц. уңыш алды, сөт планы ноябрь аена үтәлде. Сыер савучылар 3000 л. сөт сауганнар һәм 300 сум премия алганнар. 1986 елның декабрендә беренче мәктәп  дигән книготоргны сүттеләр. 1987 елның январь ае бик суык булды 40 градуска хәтле, хәтта бөтен мәктәп укучылары бер көн укымадылар.

1985 ел. Авылда кием-салым тегү ательесы һәм прокат пункты эшли. Шушы елны авылда сәүдә үзәге ачыла. 381 хуҗалыкта 1120 кеше яши. Түбәндәге саннар хуҗалык эшчәннәренең муллыкта яшәвен раслый: 93 йортта телефон, 30 дан артык йортның шәхси автомобиле, 50 дән артык мотоцикл, һәр йортта телевизор, суыткыч, кер юу машинасы.

25 ноябрьдә авылда зур тантана булды. Заман таләпләренә тулысынча туры килә торган мәдәният сарае ачылды. Зәвык белән бизәлгән 320 урынлы тамаша залы, 16 мең томлык фонды булган китапханә, уку залы, спорт залы һ.б. Тантанадан соң Казан артистлары көче белән концерт булды. Бу мәдәният сараен салуда колхоз рәисе Зиннатуллин Зөфәр Фәйзелхак улы, “Сельхозтехника” җитәкчесе Рафиков Илгиз  Гыйльман улы, “Сельхозхимия” җитәкчесе  Сафиуллин  Рәшит Габдрахман улы һәм мәдәният йорты директоры  Хисаметдинов  Расих Борһан улының  өлеше бик зур. Озак еллар буенча авыл  китапханәсендә Наимә Мирзаян кызы Гобәйдуллина эшләде. Һәрвакыт кызыклы чаралар: китап укучылар конференцияләре, очрашулар, әңгәмәләр, бәхәсләр. Авылда аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә.

1986 елның 30 маенда  мәдәният йортында тагын тантана. Мәдәният йорты комплексына СССР ның  Күчмә  Кызыл Байрагын бирделәр, ул социалистик ярышта җиңүче булды. Күчмә Кызыл Байрак – Хисаметдинов Расих Борһан улының тырыш тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Бу тантанада Наимә Мирзаяновна Татарстан  өлкә комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

1992 елның 1 январе. Мортта 379 хуҗалык, 1055 кеше яши. 1994 елның 1 январена - 992 кеше.

1992 елның сентябрендә авыл, укытучы Зиннурова Әминә апаны  соңгы юлга озатты.

16 октябрьдә  кич  8нче яртыда авыл тынычлап телевизордан “Могҗизалар кыры” (“Поле чудес”) караганда, авылда янгын чыкты һәм өч йорт янды: Дәлилә апалар, Хөснулла  абыйлар  һәм Рәшит Гайфетдиновлар йорты.

 

ашамлыклар

1992

1993/ ХII

1994/ III

1997/ IV

2004

1998/  Х I.

1буханка ипи

20 сум

152

200

2, 100

7сум 80 тиен

2, 400

шырпы

1,50

 

 

200

 

200

1кг. прәннек

100

 

900

9000

32сум

12000

1ярты ак аракы

180

620

2,300

12000

70сум

15, 600

Шикәр  комы

260

800

800

3, 500

780сум капчыгы 50 кг

8000

Костюм-чалбар

4000

 

65

400000

4-5 мен

 

Ак  май

 

2000

2, 400

28000

 

36000

Хезмәт  хакы

 

 

 

200000

3500

400000

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1992 ел. Колхоз  центнеры 100 сум  белән икмәк сатты. 1993 тә икмәкнең центнеры 9 мең сум. 1998 дә - 50 мең, 1993 елның  февралендә  хезмәт  хакына  20  сумлык  тимер  акча  бирделәр, артына и1ке башлы бөркет төшерелгән. Акчаны 5000, 1000 сумлык белән бирәләр. 1 сумны санга сугу бетте, тиен акчалар йөрмиләр. Апрель  аенда бәяләр тагы артты, төсле телевизор ала халык 125 меңлек. Мәктәп укытучысының югары хезмәт хакы 70мең. 1998 ел -1200 сум. Акчаның өч нулен сызып аттылар.

1993 елның  25 апрелендә  Россия референдумы  үткәрелде. Татарстанның мөстәкыйльлек өчен көрәш еллары. Мортта 749 сайлаучының 9ы катнашкан. Апрель аенда Татарстан     адреслы социаль яклау программасы буенча эшләде. Укучыларга ашханәдә ашау өчен 40 сумлык купоннар бирделәр, элекке 1 тиен сыман. Балаларга, пенсионерларга чеклар бирделәр.

Май башы җылы булды  +27 градус. Мортта Җиңү  бәйрәмен 36 ветеран каршылады1993 елның 5 ноябре тарихка үз эзен салып калдырды. Иске мәчеттә 6 дистәгә якын вакыт үткәннән соң, җомга намазы укылды. Мәчетнең әле манарасы юк, әмма һәр җомга аның өстенә куелган көчәйткечләр аша авыл өстенә моңлы азан авазы тарала. 1994 елда фитыр сәдакасын авыл халкының күбесе мәчеткә бирә.

1996 елның 25 сентябрендә авылга газ килде. 1997 елның 5 январендә ике йортта газ янды, аннары 20  йорт тоташтырылды. 1997 елның ноябрендә мәктәптә һәм авылның күп йортларына газ килде.

2004 ел. Халык 14 мартта булачак Рәсәй президенты сайлауларын көтә. Бәяләр арта. Авылда эш юк. Мәктәптә дә, балалар бакчасында  балалар саны кими.  2005 елның 1 сентябренә мәктәпкә килүче бер бала күренеп тора.

Халык  һәм  хуҗалык  саны.

 

ел

хуҗалык

Халык

 

1985

372

1104

 

1986

 

1094

93 йортта телефон, 30 шәхси автомобиль, 50 мотоцикл

1987

 

1064

 

1988

382

1078

354 өй, урман хуҗалыгында 7 өй, хуҗалык-5, халык 17

1990

379

1055

291 эре мөгезле терлек, 180 сыер, таналар 111, 446 сарык, 18 кәҗә, 2  ат

1992

399

1002

 

1993

379

1021

 

1994

 

1004

 

1997

391

980

422 КРС, 251 сыер, 6 дуңгыз, 221 сарык, 15 кәҗә, 17 ат

1998

391

999

 

1999

386

1013

 

2000

 

 

 

2004

324

947

281КРС,10 дуңгыз,152 сарык,кәжә 8,ат21,  914 тавык,544 умарта- шуның- 200 урманда

 

1994 елның  29 декабре. Район  Советы  сессиясе № 76 карары белән Морт авыл  советы җире 250,9 га. беркетелде. Шуның 27  га. җире ПСК “Морт” составында. Морт авылының бар җире 3306 га., чәчүлек җире  2448 га., сенокос 100 га, көтүлек  439 га., башка җирләр 319 га. Барлыгы 3306. Балык күле – 1,7 га., урман хуҗалыгы –25 га., СХТ -9,7 га., электр үткәргечләре  - 4, Мамадыш  Үмәк юлы – 14,2, Морт – Юраш юлы 6,6 га., мәктәп – 4 га., химия – 6,8, “Лада” кооперативы – 1,28 га., ветлечебница – 1,1 га.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}