Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

1941 ел. 22 июнь. Морт авылы халкына да явыз дошман һөҗүме турындагы шомлы хәбәр килеп иреште. Һәм беренче көндә  үк 26 кеше мобилизацияләнү   турында  кәгазь алды. Барлыгы 515 кешесен авыл сугышка озатты, нибары 261 енә кире әйләнеп кайтырга насыйп булды. Фазлиахметов Нургалиләрдән 5-әү – Нурый, Нургаян, Хаҗи, Әгъләмов  Муллахмәтләрдән 4 кеше сугышка китә, Муллахмәт кенә  исән  кайта. Ситдиковлар икәү- әтисе Вафа һәм улы Хәсән, икесе дә үлеп кала. Саттаровлар : Салих һәм улы Харис үлеп калалар. Фазлиахметовлар 5-әү китә, Габделфәт кенә исән кайта. Гиззатуллиннар: Сабирҗан, Мөбәрәкҗан, Әсхәт үлгәннәр, Рахматулла гына исән кайта. Бу исемлекне бик озын дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Кайларда гына башларын салмады авылдашлар. Новгород өлкәсенең Язвище авылындагы 211 кешелек туганнар каберлегендә 23 яшьлек Сабирҗан ятып калды. Энесе Рахматулла Җиңүнең 40 еллыгында барып, абыйсы каберенә Морт туфрагын салып  кайтты. Сабирҗан иң тыныч профессия кешесе – укытучы. Ул 1937 елда Мамадыш педучилищесына укырга керә, аны тәмамлап Морт мәктәбендә укыта, шуннан сугышка  китә. Халык Мәгарифе отличнигы, Хезмәт Кызыл  Байрагы ордены кавалеры Гобәйдуллин Габделнур Гобәйдулла улы аның беренче  укучыларының  берсе. Гиззатуллин Сабирҗанның фронттан авылдашларына язган хаты “Сталинский путь” гәҗитендә басыла:

“Якташларга (фронттан хат). Кадерле якташлар, Алабуга районының хезмәт ияләре! Сезнең һәркайсыгызга үземнән һәм иптәшләремнән ялкынлы сугышчан сәлам. Мин Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән башлап ук инде хәрәкәттәге    Армиянең данлыклы сафларында хезмәт итәм. Героик   Кызыл Армиянең барлык частьлары кебек үк, безнең фронттагы частьлар да дошманга каршы чиксез зур батырлык белән сугышалар, аның җанлы көчләрен юк итәләр, техникасын  җимерәләр. Кызылармеецлар, командирлар, политработниклар Ватанга бирелгәнлекләрен, батырлыкның, кыюлыкның сокландыргыч яхшы үрнәкләрен күрсәтәләр. Без сугыш алып бара торган участокларда Мамедов, Фрунзе кебек данлыклы геройлар үсеп чыктылар.

Фронтта  безнең Алабуга районыннан килгән иптәшләр дә сер сынатмыйлар. Немец басып алучыларына каршы  шулай ук кыю һәм батыр сугышалар. Фронтта батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр арасында безнең райондашлар да бар.

Кадерле якташлар! Без газета һәм хатлар аша сезнең тылда бар көчегезгә  тырышып эшләвегез, фронтка ярдәмне көннән-көн көчәйтүегез турында  ишетеп торабыз. Бу бик яхшы. Ләкин дошманны тизрәк тар-мар итү өчен без үзебезнең көчләребезне    һәм мөмкинлекләребезне тагы да ныграк тупларга тиешбез. Моны сез аңлыйсыз. Шуңа күрә дә үз постларыгызда тагы да, моңа кадәр булганга   караганда да тырышыбрак эшләгез! Хезмәт дисциплинасын  ныгытыгыз! Фронтка ярдәмне  тагы да көчәйтегез!

Сәлам белән якташыгыз,  кече лейтенант Сабирҗан Гиззатуллин. Төньяк- Көнбатыш фронт.

Сафиуллин Гильмулла  да Смоленск өлкәсенең Ярцево районы Крапивка авылында мәңгегә ятып кала. Аның гәүдәсе Ярцево шәһәреннән  15 чакрым ераклыкта урнашкан туганнар каберлегендә. Исеме  мәрмәр ташка алтын хәрефләр белән язылган.

Шакиров Солтан Шакир улы 20 июньдә 1943 елның Орлов өлкәсенең Новосильск районы Көнбатыш аланлык авылында үлеп кала. Фатхуллина Нәгыймәнең ире Габдрахман 1943 елда Смоленск өлкәсендә үлеп кала. Рахманкулова Нәгыймәнең ире Закир 1943 елда  хәбәрсез югала. Мухаметшина Нәгыймәнең улы Нигъмәтҗан үлеп кала, Гайсина Хәдичәнең улы  Исрафил  1944 елны Сталинградны азат иткәндә һәлак була. Мондый кайгылы хәбәр китерүче хатларның беренчесен Мортта Саттарова Зөләйха алды. Анда “ирегез Миннәхмәт Саттаров 1943 елның 19 июнендә  Курск өлкәсендә Светлоозерский районында җирләнде” –дип язылган. Шундый ук хатларны Валиуллина Хәдичәбану, Сафиуллина Нәгыймә, Хәмидуллина Хәлимә, Шайгаллямова Нәфисә, Хөснетдинова Галимә, Шакирова Мәгудә, Закирова Мәскүрә, Миннахметова Миннур, Сафиуллина Гатифә, Альметьева Рәхимә  ала. Рәхимә апа  4 бала белән тол калды. Валиуллина Сәгадәтбану, Гайнетдинова Наилә, Ибатуллина Рабига – 3 бала белән тол кала, Мухаметова Фараваз, Садретдинова  Газдәбану, Ситдикова Фатихабану, Файзуллина Нурасма, Гиззатуллина  Минафа, Валиуллина  Фатихабану, Хуҗина Нәсимә, Валиуллина Газдәбикә - ул ире Гобәйдулланы сугышның өченче көнендә авыл капкасыннан чыгып озатып калды. Сугыш 4 баланы әтисез калдырды. 1941 елны Морт мәктәбен тәмамлаган 16-17 яшьлек егетләр: Әхмәтҗанов  Низамгали, Галиуллин Әхмәдулла, Даутов Әмир, Салимов Габделрәүф, Әгъләмов Исрафил, Гатауллин Лотфулла япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калдылар. Лотфулла Гаффаров әти-әнисенә хат язды. Ә  4 айдан иптәшләре аның батырларча һәлак булуы турында  хәбәр иттеләр. Сугыштагы  батырлыклары өчен бүләкләргә лаек булучылар да шактый:

Гиззатуллин  Рахматулла – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышы инвалиды  - 1993 нче елны үлде;

Сайфуллин Нәкыйп – Кызыл Йолдыз  ордены кавалеры;

Галлямов Габдрахман – Кызыл Йолдыз  ордены кавалеры, инвалид;

Гадельшин  Фаттах  - Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Зиннуров  Габдулла – III  дәрәҗә Дан ордены  кавалеры, II группа инвалид;

Шарифуллин Тимерхан – III  дәрәҗә Дан ордены кавалеры;

Закиров Илдерхан – I дәрәҗә  Бөек  Ватан   сугышы ордены кавалеры;

Ризванов Мулланур  -  III дәрәҗә  Дан ордены кавалеры;

Закиров  Фатих – III дәрәҗә  Дан ордены,  II дәрәҗә  Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры; Фазлиахметов Нургали – III  дәрәҗә Дан ордены кавалеры, инвалид.

Миннахметов Идрис сугышның беренче көненнән алып Берлинга кадәр барып җитте, әтисе  Әхмәт һәм энесе Хафиз ул бәхеткә ирешә алмадылар. Ганиев Гариф Гани улы Морт   авылыннан Словакиянең Лутчиниц шәһәренә кадәр барып җитә. Җиңү көне

алдыннан гына 1 аяксыз кала – 21 яшендә. Гариф III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, “8-

Март” колхозында озак еллар  эшләгәннән соң , 1957 елдан мәктәптә хезмәт дәресләрен укыта, мәктәптә 30 ел буе өзлексез эшли. Мәктәпнең хезмәтне оештыру мастерскоен тәртипкә сала, төрле җиһазлар, кораллар булдыра.

Нургалеев Фаттах, Хабибуллин Галиулла, Мостафин Мортаза, Хафизов Габделхәй, Миннәхмәтов Хаҗи, Гайнуллин Шәрип, Хасанов Хөснулла, Газизуллин Гомәр, Кәримов Хәмит, Фәрхетдинов Баһман, Габдрахманов Фәйзрахман, Мөхәммәтшин Миннәхмәт, Зиннатуллин Гафиятулла, Галиев Нургаяз, Хабибрахманов Галиәхмәт, Галиуллин Газизулла, Кәримов Мирзикамаллар дары исе иснәгән батырлар. Алар Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткән солдатлар. Ә бу көнгә 261 нең 59ы яшәде. Безнең көннәргә кадәр яши алмаган батырлар күпме әле. Аларның исеме авылдашлары  күңелендә мәңге сакланыр.  Гарипов Багданур, Сабиров Фатих, Гайфуллин Мотыйгулла, Газизуллин Хәбибрахман, Хөсәенов Шамил, Насибуллин Шамил, Сабиров Гобәйдулла, Минһаҗев Мостафа, Садыйков Ясәви, Любимов Николай, Шаймарданов Миннегали, Фатыхов Гариф, Фазлиахметов Габделфәт, Гильмуллин Әхәт. Әхмәтшин Әхмәдиша, Панфилов Никита, Миннәхмәтов Гариф, Госманов Зиннур, Хисматуллин Галиәхмәт, Гаффаров Илдерхан, Хөсәенов Галимҗан, Моратов Лотфулла, Сираҗетдинов Ахун, Мөхәммәтҗанов Касим, Марданов Шаһи, Нуриәхмәтов Шәкүр, Зыбин Алексей.

Дошманны җиңү өчен  тылда  да  фронттагыча эшләргә  кирәк иде. “Бөтенесе фронт өчен! Бөтенесе җиңү өчен!” кебек өндәмәләр чакыру булып яңгырады.

1941 елда  Хөсәенов Әмин Донбасс шахтасыннан авылга кайтты. Аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп сайладылар. Колхозда бар эш кул көче белән эшләнә иде. Көн саен хөкүмәткә  30 ат йөге ашлык озатыла. Атлы транспорт  белән  Йосыпов Ибраһим  җитәкчелек итә. Аның бригадасында Хафизов Фоат, Камаев Фаиз, Нигъмәтҗанов Мөбарәк, Закирова Хәдичә, Гиззатуллина Нурзидә, Шакиров Рәис, Гарипов Талип һ.б. Урак белән урып җыюда зур көч керткән Закирова Сара, Вәлиуллина Газдәбикә, Шакирова Бикә, Хәмидуллина Хәлимә, Газизуллина Бану, Даутова Зөһрә, Ягфарова Гайшә, Закирова Хәдичә, Госманова Зөләйха, Масагутова  Саҗидә, Гадельшина  Нурасма, Әхмәтҗанова  Бану, Шәйхетдинова  Галиябану, Ситдикова  Камаллар  була. Камал апаның   улы Армиягә барганда , военкоматта анаң кем,  дип сорагач: “Моя мама как комбайн  40 сутый чыж да пыж”,  –дип җавап биргән.

Сугыш елларында  корыч атларны иярләгән, комбайн һәм тракторлар йөрткән хатын-кызлар: Биктаһирова Саҗидә. Әхмәтҗанова Мөкәррәмә, Сабирҗанова  Мәүҗидә, Әхтәмова Зәйтүнә, Шарифуллина Дәлилә, Гарипова Хәдичә.

1942 елның 10 декабре. “8- Март” колхозының гомуми җыелышында колхозчылар Саратов өлкәсе “Стахановец” колхозчыларының башлангычын яклап чыгалар һәм  илебезне саклаучыларга авиаэскадрилья  төзергә дигән карарга  киләләр. 1943 елның 2 январе көнне 150 мең сум акча җыела. Районның “Сталин юлы” гәҗите бу турыда язып чыга. Тимерче Газизуллин  Гобәйдулла (Либәбә әтисе) үзенең хезмәт хакыннан самолет төзергә 50 мең сум акча кертте. Ул чагында 1 пот (16 кг.) икмәк 1 мең сум тора иде. Ул “Минем ике улым фронтта, фашистларга каршы көрәштә,  мин  читтә кала алмыйм” –ди. 65 яшьлек Хуҗиәхмәтов Шайгалләм, Мөхәммәдиев Мостафалар 25 әр мең, Гаффаров Гатаулла, Сафиуллин   Мирзаян, Исламов Хөсәен, Фазлиахметов Газизулла, Галимов Галиәхмәт, Галимов Миннәхмәт 5әр мең сум акча кертәләр. Укытучылар, авыл интеллигенциясе Яруллина Әминә, Хафизова Нурия, Зиннурова Әминә, Башарова Халидә, Комарова  Татьяна  Николаевна үзләренең төп эшләреннән башка колхоздагы иң авыр физик хезмәттә дә катнаштылар.

1944 ел. Иген уңмады, чәчү орлыгын хатын-кызлар Алабугадан язгы ташу вакытында капчык белән күтәреп җәяү ташыдылар. Сугыш елларында колхоз идарә әгъзалары: Моратов Фәхри, Комарова Татьяна, Яруллина һәм Зиннурова Әминәләр, Хафизова  Нурия, Гиззатуллин Рахматулла, Хабибрахманов  Галиәхмәт, Йосыпов Ибраһим, Сәфәргалиев Нургали, Габдрахманова  Газизәбану, Габитов  Сәйфетдин, Сафиуллин  Хөсәен, Хисматуллин Галиәхмәт, Шәйхетдинова Әкълимә. Сугыш елларында колхоз рәисләре Закиров Гиният, Хөсәенов Әмин. 1944 елның 15 мартында колхоз 3кә аерыла, җитәкчеләргә эшләргә кыен дип “Тукай” колхозы рәисе Хисматуллин Галиәхмәт, бухгалтеры Гиззатуллин Рахматулла, “Чкалов” колхозы рәисе Сафиуллин Хөсәен, бухгалтеры Нургалеева Сөембикә. “8 Март” колхозы рәисе  Хөсәенов Әмин  Хөсәен улы  һәм бухгалтеры  Хабибрахманов Гали була. 1944 елны Мортка район үзәге килә. Шул елны райисполком рәисе Хәйруллин зират өстенә (иске зират) больница  салырга уйлаулары турында әйтә. Ул зиратның тулганына 70 ел булуын дәлилли. Яңа зират шул елны башланган.1954 елны район китә. 1944 елларда аңа кадәр авылның язылышы “Мурт” булса, ул руслаштырылып “Морт”, “Морты” дип йөртелә башлый. 1955 елдан авылга автобус йөри башлый, кыш көннәрендә йөрми.

1942 елда авылга  ленинградлылар килә. 350 бала һәм 25 олы кеше. Алар Ленинградның 300, 320, 321 нче интернат- мәктәпләреннән булалар. Озак еллар мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләгән Мәрьям  Әхтәмова: “...бездә  дә ленинградлылар яшәделәр, ул – Елена Юлиановна Рамбольская  һәм кызы Лариса. Лариса Сергеевнага ул вакытта 12 яшь иде”. Аның  иң беренче тәэсире: “... әйтерсең без җәннәткә  кереп эләккәнбез, тәрәзәләрдә   ут күренә, бернинди снаряд һәм бомба тавышлары ишетелми, тып-тын авыл. Безне бер йортка урнаштырдылар - Зөләйха апа иде аның хуҗасы. 1943 елның кышы була бу. Безгә аерым йорт бирделәр. Бик салкыннан интегә идек. Әни врач иде, авыл халкын  да дәвалый, хәтта күрше авылларга да чакыралар. Менә бервакыт безнең өй каршына ат килеп туктады. Мәрьям Әхмәтҗанованың  әнисе Тайфә апа өйгә керде дә берни әйтеп тормыйча әйберләрне җыя башлады һәм үзенең өенә алып китте. Ул  җылы өендә түрдәге сәкесеннән урын бирде, өч елдан артык катык-сөте белән сыйлый, бәрәңгесен ашата, бакчасында кыяр, кабак үстерергә рөхсәт итә”.

Авыл халкы да ярата Рамбольскаяларны. Сугыш тәмамланып ленинградлыларны үз шәһәрләренә озаткач та сагынып, кире чакырып хат язалар. Ленинград  балалары җәй көннәрендә колхоз басуларында эшлиләр һәм шул елдан   бирле Мортта рус класслары ачыла. Соңгы рус классының чыгарылышы 1989 елда була. Язмыш Мортка китереп җиткергән Анатолий Иванович Кулаков искә ала: “ 1941 елны мин  3 классны  тәмамладым , энем 1 класска керергә өлгермәгән малай. Без 80 бала. Ярославль   өлкәсенең Большесельский  районындагы Чудиново авылыннан эвакуацияләнеп Ленинградка килдек. Анда гына тукталып калынмый шул. Советлар Союзы Герое “Анатолий Серов” пароходына утыртып җибәрделәр. Юлда бик газап чигәләр. Балалар Алабуга  затонына килеп җиткәндә Камада инде су ката башлаган була. Ә балалар кыска күлмәк – ыштаннан, бер кат оек һәм җәйге аяк киемнәре. Морттан аларны олаулар , туннар белән  килеп алалар  һәм мәчеткә алып кереп урнаштыралар. “Җылылыктан эреп йокыга киткәнбез. Иртән торуга кая килеп эләктек, дип тәрәзәләргә ябырылдык. Карасак, мәчет алды тулы халык. Безне кызганып торалар. Тора-бара без дә татарча сүзләр өйрәндек. Берәр өйгә керәбез дә “Апа бир  минеке ашарга”- дибез. Шуннан безгә йә бәрәңге, йә сөт, йә  катык бирәләр. Бигрәк тә безнең мәчет каршында яшәгән Бикә апаларга  керергә ярата идек. Чөнки ул безне беркайчан да буш чыгармый иде. 1941-42 елларда инде безнең күбебезнең әти-әниләре Ленинградта  ачлыктан үлгән була. Ә без аларны исән дип белеп хатлар яза идек”.

Бер   көнне Морт авылы урамнарында таныш булмаган бер кешегә игътибар итәләр. Аның кем икәнен беркем дә белми, танымый билгеле. Күп еллар үткән. Ә ул Анатолий Иванович була. Сугыш елларында үзе яшәгән, укыган җирләрне күреп китим, дип килүе икән. Шәмсенур Мәүлетовадан дөге сорап ала. Русларда шундый гадәт бар: каберенә кошлар төшсен дип җиргә дөге сибәләр. Анатолий Иванович  та дөге алып Морт  авылы зиратына бара. Анда зират кырында Ленинград  балалары күмелгән. Бу каберлеккә мәрмәр ташны Морт урта мәктәбе укучылары 1988 елда колхозда бәрәңге алудан килгән  акчага алып куйдылар. Мәктәпнең беренче чыгарылышына 50 ел тулган көн иде ул. Ә каберлектә 3 бала бар, икесе Ленинград балаларының интернатта кер юучы хатынныкы, юлда үлгән булалар,  диләр, берсе мәчет тавыннан чаңгы белән төшкәндә агачка бәрелеп үлгән,  дигән сүз бар.

      Ленинград балалары  Морт халкына бик рәхмәтле. Рәхмәт сүзләре  белән соңгы вакытта бик күп   хатлар алынды. Алар Мортны сагыналар: үзләре яшәгән мәчет бинасын, урамнарны, елганы, тауны, мәктәпне, почтаны  фоторәсемгә төшереп җибәрүне  сорыйлар. Ул елларда мәктәптә Мәзгудә  Гадиевна  дигән бик матур, әйбәт директор эшли иде,  дип искә  алалар.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}