| Борын-борын заманнарда әле язу сәнгате туганчы ук, сәләтле кешеләр төрле мәкаль-әйтемнәр, җыр - бәетләр, әкиятләр һәм мәзәкләр уйлап чыгарганнар, кешеләргә кушаматлар такканнар. Бәетләр, гадәттә теге яки бу сәбәпләр аркасында бәхетсезлеккә очраган кешеләргә карата чыгарылган. Хәсрәт – сәбәпсез булмый. Аның бер сәбәбе –вакытсыз вафат булу. Шулай итеп, балалар ата-аналарыннан, дуслар-дусларыннан мәңгегә аерылганнар. Менә шушы авыр кичерешләр, кайгы-хәсрәт бәетләрдә чагылыш тапкан. Безнең авылдашлар арасында да шигъри җанлы кешеләр шактый.
| |