Морт авылы.
Гөлзада Әхтәмовна.
Урманнарда коела чикләвекләр,
Онытылып калса ,җыелмый.
Тик коелмый халык,юкка чыкмый,
Эссез генә кинәт җуелмый.
Урман эчләренә кемнәр качмас,
Башкисәрдән,канлы яулардан,
Кырылудан,чукындырулардан,
Куылганда әллә кайлардан.
Куеннарда “Йосыф” кыйссалары,
Йөрәккләрдә бәет –дастаннар,
“Сөембикә” кебек кадерлеләр,
Яндыралмас һичбер баскыннар.
Урман эчләрендә елан чаккан,
Кортлар чаккан-булган чыдарлык.
Бал менелгәнагач башларына,
Яраларга дәва табарлык.
Умарталык авылы-Морт авылы,
Халкы тырыш, эшчән корт кебек.
Җырлар җырлыйм,чын күңелдән кыйләп,
Сөя чәчәк,сөя гүзәллек.
Урманнарда кура җиләкләре,
Кызарып пешкәч җиргә коела.
Буыннардан –буыннарга күчеп,
Истәлекләр бергә җыела.
Ерак әбиләрнең моң –зарлары
Мөнәҗәт-бәеткә салынган.
Ярый әле канлы гасырларда
Карурманнарга кереп калынган.
Динен саклый алган Морт авылы,
Мең афәттән ничек котылган?
Телен саклаган ул җырлый-җырлый,
Үзенчә яшәргә омтылган.
Шуңа аның бүген үз йөзе бар,
Горурланып тибә йөрәге.
Монда татар рухы,татар горефе,
Ямьле,гүзәл татар төбәге.
|