Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Гайсина Хәдичә Галләм кызы туган елы 1909

1941 нче ел. 22 нче июнь. Кояш көлеп, сандугачлар сайрап торган аяз күк йөзе. Язгы чәчү эшләрен тәмамлап, авыл халкы да иң кадерле киемнәрен киеп,"Сабантуй” бәйрәменә әзерләнә.  Беркем дә бу матур бәйрәмдә җан өшеткеч хәбәр ишетәчәкләрен күз алдына китермичә , бик шатланып бәйрәм итәргә  җыена. Сугыш... Коточкыч хәбәр яшен тизлеге белән  авылга, һәрбер йортка тарала. Йөрәк әрнүләре аша, канлы күз яшьләрен түгеп, авыл ир-егетләрне сугышка озата. Араларында инде гаилә корып 4-5 балалылар да,  яңа гына армия сафларыннан кайткан һәм киләчәккә матур планнар корганнар да бар иде . Иң күп киткәннәр 1941 нең 26 августында булды .Алар барысы да Морт авыл капкасын  җәяүләп чыга, һәм бары тик бәгырьләрне телгәләп : Иделләрне йөзәмен дә буйлыймын. Киткән кошлар да бер кайта, Кайтырмын дип уйлыймын, - дип җырлаган җырлары гына бик озак авыл өстендә яңгырап тора. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга , игенен дә вакытында игәргә, балаларны да ач- ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымнар да түләргә кирәк иде. Авылда тәҗрибәсе күбрәк булган олы яшьтәге ир-атларны җитәкче итеп куйдылар. Безнең бригадир  Юныс абый юк бар сәбәп тапкан булып шаярта, безнең күңелне күтәрә иде. Алар өстендә бик зур җаваплылык була. Чәчүлек җирләре өчен җитәрлек күләмдә орлык кайгыртырга, аны алып кайтырга, җирләрне сөрергә, колхоз малларына җитәрлек итеп азыгын әзерләргә, өлгергән ашлыкны вакытында җыеп та алырга... Бу эшләрнең барысын  да без хатын – кызлар һәм балалар  белән башкарырга кирәк иде. Торымнан торымга Исрафилымнан хәбәрләр килеп торды. Гәүхәрем белән Галиям дә әти сүзен еш әйтәләр. Инде сугыштан яраланып кайтучылар дошманны җиңәбез, немецның көннәре санаулы дигән сүзләр сөйләп күңелгә ышаныч өстиләр. Тик 1944 елның март аенда Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәренендә җирләнүе турында хәбәр алдык. Алган яраларыннан тернәкләнә алмаган икән Исрафилым. Шулай итеп мин кызым белән ялгыз торып калдым.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}