Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ибатуллина Рабига Фәсхетдин кызы

Мин Морт авылында Фәсхетдин белән    гаиләсендә күп балалы гаиләдә туганмын. Әти-әниемнең тугыз кызы булган . Әти хафага төшкән бер иманага 11 авызны ничек туйдырмак кирәк дип. Бабам исә атаклы сәүдәгәр Стахеевларда ат караучы булган, аның да ярдәме тигәндер, үзебез дә бик тырыш идек гел нужа күреп үсмәдек. Без Зират урамында Набиуллин Галимуллалар торган нигездә ике катлы йортта яшәдек.Әти ул йортны сатты,аннары анда балалар укыттылар.18 яшемдә мине Ибатуллин Мирзаянга кияүгә бирделәр. Мирзаян бик тырыш булып чыкты. 1929 елда колхозлар оеша башлагач атыбызны,сукаларыбызны бирдек тә колхозга кердек. Мин кыр эшләренә йөрдем. 1934 елларда тракторлар күренә башлады. Мирзаян тракторчылар курсы бетерде, тракторга утырды. Техкниканы бик яратты инде ул, шуңадырмы аны бригадир итеп куйдылар. Без бик бәхетле идек, бер-бер артлы ике улыбыз бер кызыбыз туды аларга Наимә, Раиф, Рәис дип исем куштык. Ләкин безнең бәхетне күпсенгәннәр бугай сугыш балаларымны ятим мине тол итте. Мирзаяным сугыш кырында ятып калды. Чүп өстенә чүмәлә диләрме әле сеңлем Әминә өчен дә бик борчылдым.Әминәнең ире рөхсәтсез бер чиләк арыш алып кайткан. Өйләренә тентү кергән ,кодагый арышны Әминә алып кайтты дигән. Әминәне Казан төрмәләренең берсенә ябалар. Бер хәбәре дә булмый, күпмедер вакыт үткәч кенә Әминәнең ачка үлгәнлеге билгеле була. Кабере кайда икәнен дә белмәдек. Ә ирен сугышка алдылар ,ул да кайтмады,үлеп калды. Үзем балаларымны ялгыз үстердем, укыттым. Наимәм китапханәче булды, Раифым әтисе шикелле техниканы үз итте, ә Рәисем хәрби кеше булды. Аллага шөкер ким хур булмадылар, балаларым тәртипле, тырыш булдылар.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}