Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 Аллаһының рәхмәте белән ,"тән" дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде. Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә икән. Аның елавы-әти-әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә, "Газиз әти-әнием, кешеләр, зинһар өчен, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез",-дип  бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгат итә. Бәби туды. Өйдә гаиләгә ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатъләр дә китерде. Аның беренчесе-балага исем кушу. Ата-ана һәрвакыт баласына матур исем кушарга тели, әмма аның четерекле мәсьәлә икәнен аңлап бетерми. Исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шул кадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын,иң газиз,иң кадерле сүзе булып тоела.Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга,ямьсез холыклы булуына, авыруга ансат бирешүенә сәбәп булып тора. Балага тыйнак һәм күркәм исемне азан әйтеп кушу кирәк. Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан качып китә, чөнки шайтаннар Аллаһ исемен ишетүгә качалар. Әгәр азан әйтелмәсә, туган вакытта күргән шайтан аның янында балага зыян итеп торачак. Димәк, балага матур исем сайлау фарыз, әти-әнинең бурычы. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән  булып санала. 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}