Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Луиза Александровна Фатыйхова –Попова

 Әтисе Попов Александр Прокофьевич- мәктәп директоры,ә әнисе Әминә Сибгать кызы Яруллина шул ук мәктәптә математика укытучысы. Луиза 1962 елда АДПИ га укырга керә,  физматта белем алып НИИАСУ да программачы булып эшли.Аннан кан күчерү станциясендә хезмәт итә. Ире Морт егете, классташы Фәгыйл Фатыйхов-хәрби кеше, хәзер отставкада. Умарта кортлары белән шөгылләнә. Ике кызлары бар. Эльза республика клиник хастахәнәсендә нейрохирург. Рузана проектлау институтында эшли. Бертуган апасы Лена-Сарман районы Җәлил бистәсендә НГДУ да икътисадчы, ә Альберт абыйсы Дзержинск химия заводында эшли, 34 яшендә вафат.

Ситдиковлар.

Әхмәтшина (Ситдикова) Гөлфәния Закир кызы-яхшы табибларның берсе. Ул 1946 елда Мортта туа.Алар 3 бала үсәләр:Гариф абыйсы-1931 елгы,Вазих-1934 елгы. Сугыштан соң әтисе агроном һөнәрен үзләштерә,югары белем ала. Гөлфәниянең беренче укытучысы-Александра Константиновна Александрова. Үзе ул мәктәптә бик актив укучы: отряд,дружина советы рәисе,комсомол оешмасы секретаре була. Мәктәпне тәмамлагач , Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында белем ала. 5 нче курста Альберт Нәби улы Әхмәтшинга кияүгә чыга. Ирен Чукотка милли округына Дежнев култыгында Уэлен хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Гөлфәния меңләп кеше яшәгән әлеге хәрби частьта акушер –гинеколог та, операцияләр ясаучы хирург та булып таныла. 3 елдан инфекция бүлеге мөдире итеп билгеләнә.1975-77 нче елларда Казанда ординатурада белем ала. Алар гаиләләре белән Казанда яшиләр. Уллары Илдар,кызлары Диләрә туа. 1984 елда Чаллыга күченәләр. Кайда гына эшләсәләр дә Әхмәтшиннар гаиләсен оста,танылган табиблар буларак беләләр.  Кызлары Диләрә дә әти-әнисе һәнәрен сайлый. Уллары Илдар физик.

Гариф абыйсы КХТИ да белем алып,Кемеровада завод директоры булып эшли. 55 яшендә вакытсыз вафат була. Өч баласы бар : Фәридә-табибә, Наилә-бухгалтер,Рөстәм- инженер. Икенче абыйсы Вазыйх –Соликамскида яши.

Нәкыя Әхмәтҗан кызы Закирова- Таҗетдинова

1942 елда Морт авылында туа.. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Ни хикмәттер,алар гаиләсендә барысы 16 бала дөньяга килә. Әмма барысы да 1-2 ай гына яшәп, якты дөньядан китә баралар. Нәкыяга 40 укол кадыйлар, бәлки шул гына баланы саклап калгандыр. Алар Зират урамында торалар.Мөнәвәрә апалары өенә күмергә кергәлиләр, карчык,ятимнәрне жәлләптер инде, мичкә ягарга утын, ашарга берәр бәрәңге, ипи биреп чыгара. Аңа керер өчен бала-чага чират торган. Моннан 10 ел элек Нәкыя авылга кайткан , шул игелекле хатынның каберен зиярат кылган. Үсеп җиткәч,ул Алабуга китапханәчеләр әзерли торган техникумын, аннан пединститутны тәмамлый. Шуннан Чистайда физика-математика укыта. Аспирантурага керергә дип  Казанга килә, планнары тормышка ашмый ,тагын укытырга керешә. Институтта электр машиналары идарәсендә 28 ел өлкән инженер булып эшли 1992 елда Мәскәү җитәкчеләре Казандагы филиалын яба. Нәкыя балалар бакчасына эшкә керә. Тик педучилище белеме юк ди монда да ишекләр ябыла. Нәкыя югалып ка торганнардан түгел, медуниверситет тәмамлап, социаль яклау бүлегенә эшкә урнаша. Ике кызы:Зөлфия белән Айсылу да икешәр югары белемле.

Әлфирә Абдулла кызы Закирова – Зиннурова

Мортта  5 балалы ишле укытучылар гаиләсендә үсә : Альберт КИСИ тәмамлап заводта эшли,Әлифнур Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап Мортта яши, Альфир хәрби кеше, Азат Чаллыда инженер. Әлфирә Алабуга медучилищесын тәмамлагач  Ядегәр фельдшерлык пунктында эшли. 1968 елда күченеп китәләр,тормыш иптәше  бик тә башлы математик Рифкат Хөснетдин улы белән бер кызлары бар. Лилияләре КХТИ ны тәмамлап, тегүчелекне үз итә.

Миңҗәүһәр Габделхак кызы Миннәхмәтова

1939 елда Морт авылында дөньяга килә.1958 елда мәктәпне тәмамлап, Алабуга китапханәчеләр техникумына укырга керә.Бер ара Саба районында эшли. 1961 елдан пенсиягә чыкканчы Казанның 4 нче тегү фабрикасының китапханәсендә эшли. Бертуганнары:Рәшит Мортта инженер,Габделнур-КДФИ ны тәмамлап Ижауда салым инспекциясе начальнигы булып эшли. Файзылһан-1946 елгы, шофер, 54 яшендә вафат, Флера элемтә техникумында эшли.

Асия Вәлиулла кызы Гайнуллина – Нуриева

Хөрмәтулла улы Вәлиулла белән Сәрбиҗамалның 11 төпчек баласы. Бүгенге көндә өчесе исән-сау, Лотфулла белән Гыймулласы сугышта һәлак була. Асия Казанга килгәч КХТИ га укырга керә. Әнисе авырып китү сәбәпле, укуын ташлап кире авылга кайта. Аннан Алабуга мәдәният училищесын, Крупская исемендәге Ленинград сәнгать институтын тәмамлый. Казанда мәдәният һәм сәнгать  институтының китапханәчеләр кафедрасында 42 ел эшли. Доцент. Гөлнара исемле кызлары КАИ ны тәмамлап , үз эшен ачкан. Ире республикага  танылган табиб невролог Рәшит Шәкүров.

Фәридә Әбүзәр кызы  Арсланова – Хәйретдинова

1945 елда Фәридәгә 2 яшь чагында Мортка күченеп килә аларның гаиләсе. Әнисе –Рауза Баһаветдин кызы Сәеткулова, тумышы белән Җаек (Уральск) якларыннан. Чын коммунист иде, дип искә алалар үзен. 47 яшендә 10 яшьлек Фәридәне калдырып яман шештән үлеп китә. Әнисе үлгәч аңа аерым йорт бирсәләр дә Фәридә кулсыз Гаишә апа белән яши, мәктәпне беренче булып алтын медальгә тәмамлый.13 ел дәвамында машина төзү заводында химия лабораториясендә эшли, җитәкчесе дә була, аннан геология институтында өлкән инженер вазифаларын башкара.”Кешеләр миңа җылы мөгәлләмәдә булды. Ятимлекне сизмәдем диярлек, укырга кергәч тә, авыл халкы гел ярдәм итеп торды. Зыбина апа чыгарылыш кичәсенә күлмәк тегеп бирде. Әле 3 курса укыганда ул миңа 15 сум акча юллады, шуңа Яңа елга күлмәк тектем. Нинди киң күңелле кешеләр яшәгән икән Мортта”- дип искә ала ул. Ире математика фәннәре докторы Марат Мирза улы Арсланов белән ике ул Азат белән Камилне үстерәләр.

Гайфетдинов Габделнур  Әхәт улы

1940 елның 13 октябрендә Морт авылында туа, 1947 елда Черкас мәктәбенә укырга керә. Беренче укытучысы Нурия Хафизова исемен еш искә ала. Тәүге тапкыр аның белән танышканда мөгәллимә малайның фамилиясен сорый, тегесе “белмим” дип җавап кайтара. Үзең белмәгәч сиңа фамилияне мин бирермен инде дип,  Нурниса апасының фамилиясен бирә, шулай итеп Габденур бер ел Гайфуллин булып йөри. Каян белсен Нурия апа да читтән килгән кеше бит. 2 нче сыйныфка  Морт мәктәбенә килә. Биредә мәктәп директоры Попов абый хәтеренә уелып кала.Математика укытучысы малайларны бик күп нәрсәгә өйрәтә. Аның кырыс карашыннан күпләр шүрли. Мәктәптән соң урта хәрби училищены тәмамлый. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1972 елдан А.Ф.Можайский исемендәге академиядә белем ала. Хәрби буларак таныла, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хатыны Морт кызы Гөлфәния. Уллары Альберт офицер, кызлары Роза чит телләр буенча белгеч.50 елларда мәктәпне тәмамлаучыларның төп сыйфаты: хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, әдәплелек дип саный ул.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}