Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Йола буенча йорт салу.

Әгәр дә берәр кеше гаиләсе өчен йорт салырга уйлаган икән, ул вакытта ул иң элек ниятләп эшкә керешергә тиеш, ягъни Аллаһы  Тәгаләнең исемен телгә алып, йорт төзүенең салкыннан вә эсселектән саклау өчен икәнлеген белдереп куяр. Йортны эшләгәндә, алдан ук таза вә чиста урынны хәзерләп куярга вә ниятләргә кирәк. Йортны төзеп бетергәч, күп кешеләр аның диварларын һәм кыекларын бизәргә тотыналар. Бизәк төшерү-йортка күркәм күлмәк кидерү белән бер. Иң яхшысы-йортның кыекларын вә диварларын матур итәсегез килсә, җан иясе булмаган әйберләрнең рәсемен төшерү дә җитәр, төрле ысуллар белән сырлап һәм төрле төсләр белән бизәкләсәң тагын да күркәм булыр. Чөнки әйтерләр ки, сүрәт төшерелгән йорт эченә фәрештәләр кермәсләр вә аларга сыенып ял итә алмаслар. Чөнки беренчедән сүрәт җан сораса, икенчедән фәрештәләрнең канатларын кисә икән. Мөселман бәндәсе йорт тирәсен һәрвакыт чиста тотар. Хак мөселман өй эчендә эт асрамас. Һәр гаиләдә  тәһарәт вә йомыш өчен төзелгән урын булуы шарт һәм ул чиста булырга тиеш. Йорт эчендә чиста булырга тиеш, зур келәмнәрдә кеше , хайван  рәсемнәре түгел , ә матур бизәкләр, шамаилләр булу хуплана. Йортка ишектән кергәндә тупсага басмыйча, уң аякны алдан йөртү күркәм санала. Сәламләп, Аллаһы Тәгаләне телгә алып тупса аша үтү йортка бәрәкәт вә сөенче китерә вә байлыкларны арттыра. Өйдә Корьән укыту, аш уздырып, ятимә әбиләрне кунак итү, мөнәҗәтләр , бәетләр әйттерә күркәм гадәтләрдән санала.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}