Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Юлга чыгу вә сәфәр.

     Сәфәргә чыгу мактаулы эшләрнең берсе. Cәламәтлек, мал, ризык вә гыйбрәтле хәлләрдән хәбәрләр алу ягыннан, белем эзләү вә галимнәр белән очрашу өчен сәфәр һәркемгә киңәш ителә. Юлга чыккан кеше үзенең өйдә эшләгән эшләреннән, гадәтләреннән, уңайлыклардан вә тарлыклардан аерылып тора, сагыну вә искә төшерү кебек җан ризыклары белән үзен тәрбияли, күңелен баета, Аллаһы Тәгаләгә сыенып, аның барлыгына вә рәхмәтләренә дәлилләр таба. Әгәр дә мөселманның диненә вә үзенә куркыныч яный икән, бу вакытта да аңа сәфәр чыгу киңәш ителә. Хәтта күчеп китүе дә яхшы санала. Андый өммәтләргә Ибраһим пәйгәмбәрнең рухы юлдаш була. Сәфәргә чыгу өчен дүшәмбе вә пәнҗешәмбе көннәре ихтыяр кылына. Юлга иртәнге якта кузгалу бәрәкәтле санала. Туганнары белән күрешү, юлга чыгуы хакында аларга хәбәр бирүе сөннәт санала. Кардәшләрнең фатихасы, догасы сәфәрнең авырлыгын җиңеләйтер. Хатын-кыз өчен үзләре өчен ялгыз сәфәргә чыгу шәригать тарафыннан киңәш ителми, әгәр инде юлга төшәргә туры килә икән, өч көннән артмаска тиеш. Ире  белән бергә, яки якын кардәше белән бару гына сөннәт санала. Сәфәрдән өйдә көтеп торган өй җәмәгатенә бүләк алып кайту мәслихәт. Исән –имин кайткач туганнарын, күршеләрен чакырып, аларга сәфәр вакыйгаларыннан хәбәр биреп , сөйләшеп, күчтәнәчләре белән хөрмәт күрсәтү  сөннәт санала.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}