Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Кәримова Мәймүнә Гата кызы.

Мин 1913 елда Морт авылында туганмын. Әниемне бөтенләй хәтерләмим, миңа ике атна тулганда ул вафат булган. Әле бу минем күрәселәрнең соңгысы булмаган, биш яшем тулганда әтием дә вафат булып мин бөтенләй ятимә булып калганмын. 19 яшемә кадәр мине Нигъматулла абыйлар гаиләсе тәрбияләде. Мин балачагымны менә бу шигъри  юлларга салдым.

 

Балачакка әле кердем-

Соң булса да уң булсын,

Яланаяк суда йөрдем

Тезләремне кояш күрсен.

Сез көлмәгез,буламени

Балачак дип 80 дә?

Балачагым үтте минем

Утын эзләп таллыкта.

Үтте урман буйларында

Бил тиңентен кар ерып,

Өйгә алып кайтыр өчен

Бер чана коры чыбык.

Үтте колхоз кырларында

Тезләнеп башак җыеп.

Борчак йолкып, бөртеген дә

Капмыйча нәфесем тыеп.

Симәнәгә ашлык чүпләп

Үтте нәни кичләрем.

Көтеп алдык мичкә салган

Бәрәңгенең исләрен.

Портфелләрне белмәдек без,

Укыдык букча тегеп.

Без мәктәпкә китә идек

Бер сынык икмәк тыгып.

Яз булды исә чабатага

Күтәрмә ясый идек.

Аш пешерергә он бетсә,

Кычыткан ашый идек.

Элмә агачының оны

Шулпага ярый иде.

Алабута күмәченнән аяк

Тиз арый иде.

Кунак килсә он юнәлтеп

Белен пешерә идек,

Колмак белән бал төнәтеп

Килен төшерә идек.

Йөрмәдек без кош-кортларның

Ояларын туздырып.

Балтырган һәм әнис ашап

Йөрдек тамак туйдырып.

Кичләрен без урамнардан

Җырламыйча үтмәдек.

Тормыш бик авыр булса да

Илне ташлап китмәдек.

Суны колонкадан түгел

Чишмәдән эчә идек.

Шахта галушлары киеп

Уенга төшә идек тә:

“Суга салсаң , су күтәрми

Бер мыскал тимерләрне

Алтыннар биреп тапмассың

Узган яшь гомерләрне”,-дип

Җырладык без үсә төшкәч,

Шаккатып тимерләргә.

Хәзер кайтасы да килми

Шул узган гомерләргә.

 

Әйе, балачагым бик авыр булды минем. Күпне күрдем, күпне кичердем. Аякта чабата, өскә кияргә юньле кием юк. Шуңа күрә мәктәпкә дә йөри алмадым, сентябрь башында гына мәктәпкә барам да җир катыргач өйдә утырам, җиңгәмә өй эшләрендә булышам. 1932 елны колхозга урак урырга, утауга йөри башладым. Ул чакта басуларны кул белән утыйсы, төшеп калган башакларны да кул белән җыясы иде. Җитен талкырга да туры килде. 19 яшемдә Мирзикамалга тормышка чыктым. Тормышыбыз рәтләнә дип торганда сугыш башланды, иремне сугышка алдылар. Мин гарип эткәй, әнкәй һәм өч бала белән тагын ялгыз калдым. Ашарга юк, инде нишләргә, сабыйларымның күзләренә карарга оялам. Өч айлык Исрафилымны алып иртәдән кичкә кадәр урак урам. Бер кило икмәк өчен 20 сутый урырга кирәк, бала да елый, нурманы ничек тутырырга. Ындыр табагында ашлык сугу язга кадәр дәвам итә. Бөртекләп җыелган икмәк амбарларга да кереп тормый, дәүләткә озатыла. Юныс абый колхозда бригадир булып эшләгәнлектән, аның икмәге калмасмы дип ике баламны олы кызым Саниягә ияртеп юк йомышны бар итеп абыйларга җибәрәм. Үзем эчтән генә балаларымны ач килеш борып җибәрмәсә генщ ярар иде дип телим.

Яз җиттеме аркабызга биштәрләр асып, буран дими ,яңгыр дими Алабугага я Юрашка чәчүлек орлыкка җибәрәләр. Үзебез ач, чабаталарга боз ката, барып җиткәнче бер кием чабата туза, кайтырга икенчесен киясең. Барып җитеп булмас дип юлга кичтән чыгабыз Лекар авылында кунып, иртүк тагын юлга чыгабыз.

Кышлык икмәк әзерләп булмасмы дип балалар авызыннан өзеп сыер маен Алабугага сатарга барабыз. Шулай беренче баруымда, базарда май сатарга булдым. Кеше тәрәзәгә чиратка баскан, мин дә бастым. Майны алды да, “Где паспорт ?,-ди бу. Юк дим, алып килмәдем. Маемны алдылар да калдылар. Менә елыйм, инде нишләргә? Кайткач әткәйгә сөйләдем инде. Бер танышыбызга әйтеп, яртысын тычкан ашаган майны берничә көннән кире алып кайтып ашадык инде. Менә шундый хәлләрдә ирләребезнең исән –сау кайтуларына ышаныч яшәтте безне. Чынлап та сугыш тәмамланды, Мирзикамалым да кайтты, аллага шөкер. Мин яңәдән дә биш бала таптым. Барысы да укыдылар, Морт мәктәбендә ныклы белем алдылар. Улым Габделнурым мәктәпне көмеш медалгә тәмамлады , инженер булды. Балаларым тәртипле, гаиләләре нык, тырышлар. Минем бар теләгем шул , сугышлар булмасын, дөньялар имин булсын иде. 

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}