Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Җәйге  эссе көн. Барлык  бала-чага чыр-чу килеп Мәмет елгасында су коена. Кинәт су буйларын яңгыратып: “Коткарыгыз!” – дигән тавыш  ишетелә. Үзәк  өзгеч  аваз була бу. Мөкәррәмә  апага әнә шул үзәк өзгеч ялвару тавышы бүген дә ишетелгән кебек була. Ул көннәрдә кичергән  кайгы-хәсрәт, күңелдәге  моң һәм сагыш “Кәүсәр  бәете”ндә  ачык чагыла.

Сулар  керергә   төшәргә беркем дә  кыстамады

Бик  үткен  малай  булсам  да башларым  эшләмәде.

Әбекәем  яныннан  чыгып ник  Мәметкә  киттем  мин?

Суда  йөзә  белмәгәнгә су  төбенә  киттем  мин.

Иптәшләрем  күп булса  да суга беренче кердем  мин

Шул көнне  көннәр  буенча гел  җилкенеп йөрдем мин.

Сикереп  төштем  суларга теге  якка  чыгарга

Беркем дә  ярдәм  итмәде миңа  судан  чыгарга.

Минем  Мәметкә  төшкәнемне әбекәем  белмәде.

Тәкъдирләрем  суда булгач беркем  ярдәм  итмәде.

Иптәшләремә  кычкырам “Зинһар, ярдәм  итегез” – дип

Ябышсам  да  ычкындырдылар су  төбенә  китсен  дип.

Инде  ярдәм итәрләр  дип иптәшләремнән  көттем

Алардан ярдәм  булмагач су  төпләренә  киттем.

Инде  судан  чыгам диеп ике-өч тапкыр калыктым

Авызыма  сулар тулгач яңадан  суга  баттым.

Әтекәем, әнекәем! Зинһар, дим,  еламагыз!

Башка  сүзләрем юк  сезгә догадан  калдырмагыз.

Әтекәем, әнекәем! Читен  булыр бу көндә

Ахырында  чыкты  җаным Мәмет  суы  төбендә.

Әткәй, әнкәй! Мин  ясадым сезгә  гомерлек  җәрәхәт.

Су төпләрендә  үлсәм  дә, урыннарым  рәхәт.

Инде  әнкәй мин булырмын сезнең  гомерлек  ярагыз

Мине өзелеп сагынганда Розалияга  карагыз.

Суга  бата башлагач  та инде үләм диеп уйладым.

Үкенечкә үскән икән минем  зифа  буйларым.

Әбекәем бик саклады бер җиргә  чыкма диеп

Әллә  уйлады  микән ул мине суга  батар дип ?

Үләрмен дип кермәдем суык туфрак суытыр дип инде,

Кулыгызда  үлмәдем.

Суларга  батып үлсәм дә миңа  булыр  рәхәт

Мин  ясадым инде сезгә гомерлеккә  җәрәхәт.

Кәүсәр  суга  төшкән  диеп бөтен кеше шаккатыр

11 яшьтә зифа  буем су төпләрендә  ятыр.

Якты дөньяда иптәшләрем Һәр  барчасы калдылар.

Әни чыкма, дип әйтсә дә  уеннан кайтмый идем.

Әткәй, әнкәй! Читен булыр инде сезгә бу көндә

Зифа буем әрәм булды Мәмет суы төбендә.

Әтекәем, әнекәем урманнарда калдыгыз

Үлсәм дә минем гәүдәмне су төбеннән  алдыгыз.

Аклы ситса күлмәгемне туйганчы кия алмадым

Үләрмен дип уйламадым сау булыгыз димәдем.

Миннән калган киемнәрне иптәшләрем  кисеннәр

Каберемнән үткән чакта дога кылып китсеннәр.

Йокларга мин ята идем зәңгәр  майкалар белән

Мине күргән, мине белгән сагынсын дога белән.

Әнекәем белән бергә иртә эшли башладым

Сорамыйча чыгып китеп башларымны ашадым.

Әнекәем эшкә китте “Өйдән чыкма, балам”,-дип

“Минем сүзне тыңламасаң, мәңге  уңмас юлың дип

11 яшьләремә  җиттем, әтидән бик курыктым

Сорамыйча чыгып китеп хәтәрләргә юлыктым.

Әнекәем минем өчен бик өзелер үзәгең.

Гомер сүнмәс утлар капты мәңге  янар йөрәгең!

Балакаем, бәгырькәем! Сине истән чыгарырмын микән

Гомер буе янар булсаң, мин ничек чыдармын микән?

Су керергә чыгып китеп суларда үлсен  балаң

Бу хәсрәткә түзеп булмый сабырлык бирсен аллам.

Төшләремдә су күрсәм дә йөрәгем яна тәмам

Дүрт.биш малай төшеп китеп минем балам гына калган.

Ашар идем, ашап булмый күзләремнән яшь  өзелми

Сабырлык бирсен үзе  Аллам.

Балакаем, бәгырькәем! нигә  төштең  барып анда

Ни күрәсен белеп булмый сабыр бирсен үзе Алла.

Су эченә  кергән  чакта тетрәп китте кулларым

Су төбенә киткән чакта чыдамады җаннарым.

Күлмәгемне салган чакта карлыганга сөялдем.

Туган үскән илләремә җансыз кайтты сөягем.

Аклы ситса күлмәгемнең бизәкләре беткәндер

Кәүсәр суга төште дигәч әнкәй һушың киткәндер.

Су керергә  төшкән чакта майлы ипи ашадым

Гөлчәчәктәй  яшьлегемне суга төшеп ашадым.

Әти, әни! Васыятем Иптәшләрем өчен дә

Дүрт ел җыйган белемем дә

Бар да китте эчемдә.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}