Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

Мортта башлангыч мәктәп 1928 елдан эшли. Ул мәктәп озак еллар книготорг булды. 1932 елда 7 елык мәктәп ачыла. Ул мәктәп авыл яшьләре мәктәбе дип атала иде. Шул ук елны китапханә ачылды, шунда ук пионерлар клубы да иде. Беренче класска 1930 елны укырга кердем, дип искә ала үзенең 37 ел гомерен балалар бакчасында мөдир булып эшләүгә  биргән Шәйхетдинова Әкълимә Шәйхетдин кызы. Беренче укытучым Карам абый иде. Ул класс Фәсхетдин абый өендә укыган. Фәсхетдин үз гаиләсе  белән аскы өендә яшәгән. Мухаметов Мирза да Әкълимәнең укытучысы.Үзе гармунда уйный, балаларны биергә өйрәтә. Укучылар концертлар куялар. Җырлар искелекне хурлау, яңалыкка омтылу белән сугарылган була. Заманы байлар һәм мулла, поплар белән көрәш еллары.

Мондый киемнәр кимәдек

 

Өйдә яттык без,

Муендагы бетне алып,

Аны чабата башына салып ,

Шартлата идек без , дип аяк тибеп җырлый торган булалар.

 

Поплары да калмасын,

Мулласы да чалмасын

Салып ташласын.

Безнең кебек бил бөгеп

Аркасыннан тир түгеп

Эшләп ашасын.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә мал асрауга өндәп тә җырлыйлар:

Ат, сыер, кәҗә, сарык

Каз, үрдәк, күркә-тавык

Куян, чучка, бозаулар

Турында җырлап алыйк:

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра

Китайский паруда.

Бөтен көчебезне салыйк

Каз үрчетеп баруда.

Кәҗә асрау эшендә

Кәҗәләнеп йөрмәгез.

Иткә, майга, сөт, катыкка

Тук булыр, гаиләгез.

Бу класс укучылары беренче пионерлар. Авылда һәрбер тантанада, сабантуйларда концертлар куялар. Шулай актив катнашканнары өчен  аларны түләүсез “Пионер каләме” дигән газетага язалар. Чыгышлар ясау өчен мәктәп аларга махсус костюмнар кайтара. Ак кофта һәм зәңгәр юбка, шул киемне киеп Әкълимә сәхнәдә бии һәм аны кайберәүләр, дин әһелләре хурлыйлар. Димәк, тыелган булган. 1936 елны яхшы укучыларны Казанга экскурсиягә җибәрәләр. Без Казанда вакытта Горький үлде, Казан урамнарында кырлары кара белән тегелгән флаглар җилфердәп торды, дип искә ала Әкълимә.

1935-40 елларда мәктәптә укыткан   укытучылар:

Макаров абый – директор;

Хисаметдинов Борһан – татар теле;

Баширов Исрафил – тарих;

Макарова Зинаида – табигать;

Козлов  абый -  рус теле;

Карпов -  рус теле;

Галиев – немец теле;

Мөхетдинов – география;

Надыршина -  немец  теле;

Әхмәтова Зәйтүнә - тарих;

Попов А.П. – математика;

Яруллина Әминә - математика;

Матвеев  абый – директор, химия.

      Вахитов  Мостафа – татар теле; Арча районы Казанбаш авылында 1915 елда туган Мортка укытучы итеп җибәрелә,1939 елда Морттан армиягә китә,1941 елны кайтырга тиеш була. Сугыш башлана ,сугышта һәлак була. Яратып йөргән кызы Әклимә апа Шәйхетдинова була.Мостафаның туганнары фото буенча Әклимә апаны табалар. Аннары бер энеләренең кызлары Әклимә апаның улы Айратка кияүгә чыга. Алар туганлашалар.

Мәктәп җитәкчеләреннән Макаров  мәктәп бинасын салдыручы. Ике катлы агач бина. Зур авторитетлы, тыйнак кеше. Ул елларда укытучыларны, шулай  Макаров абый, Козлов абый дип йөрткәннәр. Ә мәктәпнең агач бинасын 1937-38 елларда салган булырга кирәк. Һәм халык телендә мондый юллар сакланган:

Шкул җиткерәбез диеп

Һәр көн эшкә баралар.

Бер бүрәнә салалар да,

Бер ел карап торалар.

      “Мәктәп 1936 елда салынып бетә, 1936-37 уку елы яңа мәктәптә башлана, ләкин салкыннар башлангач, классларда салкын  булу сәбәпле, иске классларга күчеп , укуны шунда дәвам итәргә туры килә. Ә 1937-38 уку елында барлык класслар да яңа бинада укый башлыйлар” дип искә ала Габдулла Зиннуров.Мәктәпнең өченче чыгарылыш укучылары 1940 елда 22 кеше тәмамлый. Шуларның 5  Бөек Ватан  сугышында үлеп кала. Әкълимә Морт урта мәктәбен тәмамлау белән авылда балалар бакчасы ача һәм лаеклы ялга чыкканчы мөдир эшен башкара. Читтән торып Чистай шәһәрендә мәктәпкәчә балалар тәрбияләү училищесын тәмамлый. Тырыш хезмәте өчен бик күп медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Ә менә 1938 елны мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Аны 10 кеше тәмамлый:

Зиннуров  Абдул Зиннур  улы – беренче номерлы аттестат тапшырылган укучы;

Гатауллин  Шарифулла Гатаулла улы;

Гадельшин Фаттах   Мәҗит улы;

Галеева- Камаева Фатыйма;

Гибадуллин Нургали  Гибадулла  улы;

Гараев Мирзаян;

Мозаффарова  Мәрьям Мирсаяп кызы;

Гасимов  Хөсәен;

Садыйков Гәрәй.

     Мәктәпнең 1938, 40, 41 нче елгы чыгарылыш укучыларының хыяллары юлына аркылы төшәчәк кара көч якын булган икән, ул – сугыш.  Камаева Фатыйма мәктәпне тәмамлау белән үзе укыган мәктәптә укытучы була,мәктәпнең  комсомол оешмасы сәркатибе Гадельшин  Фаттах Совет Армиясе сафларына алына. Свердловск өлкәсендәге  хәрби училищены “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. 1942 елны өлкән лейтенант исеме белән фронтка китә. Зиннуров Абдул – 3 айлык радист-телеграфист курсын тәмамлап сугышка китә. 1943 елның 14 октябрендә Днепр елгасын кичеп авыл һәм шәһәрләрне немецлардан азат иткәндә  бер аягын югалта. Бер ел госпитальдә дәваланып 1944 елны авылга кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә бирә. Аның хатыны Әминә Нургали кызы да бөтен гомерен балаларга багышлаган кеше.

     1935 елда мәктәптә комсомол оешмасы төзелә. Аның белән авыл партоешмасекретаре  Саттаров  Әхмәт Исхак  улы җитәкчелек итә. Комсомоллар авыл тормышында актив катнашалар. Мәсәлән, займга язылу, язгы кыр эшләре вакытында төнлә 12- 2 ләрдә фермага килеп атларга он, печән бирелгәнме, дип контроль ясыйлар. Ә менә  беренче пионервожатый  Ибраева Миннебикә була.Ул 1951 елда үлгән.

   1967 елда мәктәптә 498 укучы. Башлангыч классларда 173, өлкән  классларда 325. Мәктәптә 20 класс – бүлмә. Мәктәпнең мастерское, клубы, китапханәсе, ашханәсе һәм 80 урынлык интернаты бар. Зират урамы мәхәлләсе мәчетендә интернат, Олы юлныкында мәктәп клубы. Ул мәчетләрнең манараларын 35-36 елларда кискәннәр диләр. Олы юл манарасын авыл кешесе, Зират урамыныкын керәшеннәр кискәннәр. Мәктәптә 38 укытучы, 26 техник персонал, 22 укытучы югары, 5се төгәлләнмәгән югары белемле. 1965-66 уку елын мәктәп 95 % өлгергәнлек  белән  тәмамлады. 1966-67 уку елында мәктәптә 125 комсомол, секретаре Макарова Роза. 1966 елны мәктәпне медальгә Шурчилов   Юрий, Хабибуллина Нәзирә, Козырев Петр, Каримов Габделнур тәмамлады. Күп кенә комсомоллар мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. 9 нчы класс укучысы Сафиуллина Дания “Намуслы уку” штабы командиры. 10 нчы класс укучысы Миннахметова Әлфия стена газеталары һәм политинформацияләр үткәрү штабы белән җитәкчелек итә. Комсомоллар Шакирова Вәсимә, Сәлимов Фарил, Гарипова Роза, Хуҗина Бибинур, Фәрхетдинова Гөлниса үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар. Мәктәпнең үзешчән сәнгать коллективы район мәктәпләре арасында беренче урынны алды. Отряд вожатыйлары булып: Хуҗина Бибинур, Газизуллина Әлфия, Штейкина Венера, Габделхакова Миннур, Камаева Гүзәл, Нургалиев Әмирләр эшлиләр. Үз эшләренә намус белән караучы комитет членнарын да атап китәргә кирәк: Гайфетдинова Рәйсә, Шәрифуллина Гөлнура, Рябова Татьяна.

    Морт мәктәбендә  директор булып эшләгән Попов А.П., Митрофанов А.Е., Гатауллин Шәрифулла Гатаулла улы  һәм яңа таш мәктәпне җиткерүдә зур көч куйган Камаев Вазих Зәйнәгәбетдин улын хөрмәтләп искә  алалар. Сугыш башланган елны ул укырга керә. Укытучысы Әминә Нургалиевна, 7 классны тәмамлауга алар ике сеңлесе, абыйсы белән ятим калалар. Бик күп авырлыклар кичерәләр. Ул үзенең миһербанлы, киң күңелле мәктәп директорлары  Комарова  Татьяна  Николаевнага, Попов Александр Прокопьевичка, укытучы Әминә Нургалиевна, Латыйфа Галлямовналарга рәхмәт хисләре саклый. 1952-53 елларда Алабуга укытучылар институтында укый.3 ел Совет  Армиясендә хезмәт итә. Хезмәт чорында  Ленинград хәрби ике  еллык марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. 1962 елны читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Морт мәктәбендә физика-математика укыта, 1969-86 елга кадәр мәктәп директоры. 1992 елда лаеклы  ялга китте.

     1988 елда мәктәптә беренче чыгарылыш укучыларына  50 ел тулуга багышланган юбилей булды. Мәктәпкә бик күп кунаклар җыйналды.21 май. Көн бик матур, кояшлы. Кунаклар арасында төрле елларда мәктәпне тәмамлаган, эшләрендә зур уңышларга ирешкән колхозчылар, укытучылар, врачлар. фән эшлеклеләре, артистлар, рәссамнәр...

- беренче чыгарылыш укучылары Зиннуров Габдулла, Гадельшин Фаттах, Камаева (Галеева) Фатыйма;

- Ленин ордены кавалеры, чирәм җирләрне күтәрүдә катнашкан Миннеханов Назир Камил улы;

- Хезмәт Кызыл Байрагы  ордены кавалеры ,“8 Март” колхозы шоферы  Әхмәтов Нурулла.

- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, укытучы  Гобәйдуллин Габделнур Гобәйдулла улы, мәктәптә озак еллар химия фәнен укытып, 1991 елда лаеклы ялга китте,

- РСФСРның һәм ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Хисаметдинов Расих Борһан улы,

- техник фәннәр докторы, профессор Әхмәтов Тимерхан Әхмәт улы;

- ТАССР ның атказанган артисткасы Бадриева Илүсә Әхмәт кызы;

- ТАССР ның атказанган экономисты Вәлиев Миңнулла Вәли улы.

Кич белән мәдәният йортында “Кыңгыраулы мәктәп еллары...” дип аталган бик матур кичә булды. Бу кичәне мәктәптә озак еллар мәктәп директорының укыту буенча урынбасары Әхтәмова  Альфира Нуриәхмәт кызы алып барды.

50 ел. Мәктәп өчен зур вакыт түгел билгеле. Катлаулы сынау елларын кичергән коллектив өчен ярты гасыр үзе бер тарих, үзе бер дөнья ул. Ул тарихның да, ул дөньяның  да бай традицияләре, матур киләчәге бар. Морт урта мәктәбенең  бүгенге көндә ирешелгән  уңышларында катлаулы тормыш  юлы үткән Гатауллина Фатыйма, Зиннурова Әминә, Хафизова Нурия, Каримова Мария  Демьяновна, Хәсәнова Шәмсия Хәсәновна,  Әгъләмов Муллахмәт, Зиннуров Хәммәт, Зиннуров Габдулла, Зыбина Наилә Әюповна, Зыбин Алексей Яковлевич, Әхтәмов Камил Ахунович, Ганиев Гариф Ганиевич һ.б. өлеше бик зур.

1994 ел. Мәктәптә 1986 елдан директор булып Фәхретдинов Роберт Зәһретдин улы эшли. Энергияле яшь  белгеч. Мәктәптә  аның   көче белән информатика бүлмәсе ачылды. Кабинетларга күп кенә техник  җайланмалар  алынды.

Әхтәмова  Альфира  Нуриәхмәтовна укыту бүлеге буенча урынбасар, “Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы”.

Хисаметдинова   Анна  Григорьевна – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Татарстанның    атказанган мәктәп укытучысы”, 1998 елны лаеклы ялга китте.

Галиева Фәния Гайнетдин кызы – биология, экология, география   укытучысы, “Татарстанның  атказанган мәктәп укытучысы”.

Галиев  Равил Гариф улы – физика укытучысы, югары категорияле укытучы, “ Татарстанның атказанның мәктәп укытучысы “

Нургалиева Фәимә  Фаттах кызы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, югары категорияле укытучы, “ Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы”.

Андреев Павел  Сергеевич – районда бердәнбер “Укытучы-тикшеренүче”, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сафиуллин Зиннур Гыйльмулла улы – математика укытучысы, югары категорияле укытучы.

Насыйбуллина  Гөлсинә Бәшәр кызы- башлангыч   сыйныфларны укыта, мәгариф отличнигы, 1996 елдан лаеклы ялда.

Галялтдинова Фәния  Нәҗип кызы – “Халыклар дуслыгы” ордены  белән бүләкләнгән, башлангыч сыйныфларның  укытучысы.

Гайфетдинова  Равилә  Зиннәт кызы, Сафиуллина  Мәүлия   Нәгыйм кызы – башлангыч сыйныф укытучылары.

Фәхретдинова   Сәния  Гариф кызы, Мөхсинова Реммира  Зәһри  кызы – тәрбиячеләр.

Ганиева Гөлфәния  Гариф кызы – мәктәптән тыш эшләрне оештыру буенча директор урынбасары.

Нуриәхмәтов Дәнияр  Шәкүр улы – физкультура  укытучысы.

Гобәйдуллин Фәрит Габделнур улы – сызым, рәсем, хезмәт укытучысы.

Гобәйдуллина  Зөлфирә  Нияз кызы – инглиз теле укытучысы.

Гайфетдинов  Рәшит  Әхәт  улы – тормыш иминлеге нигезләре   укытучысы.

Сафиуллина Миләүшә  Зиннур кызы – химия укытты, 1995 елда китте, аның урынына Гайфуллина Раушания Мөхтәр кызы һәм шул ук  мәктәптән тыш эшләрне оештыручы.

Салимова Кадрия  Хөсәен кызы -  тарих укытучысы, 1995 елның 12 сентябреннән  мәктәп директоры.

Һидиятуллина  Рәмзия  Миннехан  кызы-  музыка укытучысы, педагог-оештыручы.

Әле безнең мәктәптә күп еллар китапханәче булып Әлфия Гобәйдуллина эшләде. Аны  шаяртып  “аяклы китап” дип тә йөртәләр. 1997 елда ул лаеклы ялга китте.

Сафиуллина  Дәния  Хөсәен кызы – лаборант, 1994 елда китте, аның урынына  Шайгаллямова Мәфрүзә Мирзаян кызы эшли.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}