Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

Аналар... Дөньяда иң  моңлы, иң  сагышлы җан ияләре  алар. Ана йөрәгеннән чыккан  илаһи  сүз  бала  йөрәгенә  бәрәкәтле  йогынты  ясамый кала  алмый. Олыгайгач, аналар бигрәк  тә шигърияткә  тартылалар. Аларда  ниндидер  илһам  очкыннары, хисләр  ташкыны  гына  түгел, ә  бәлки  озын бер гомергә  йомгак  ясаулар, бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтне   төшендерергә    тырышу,  туган якларны сагыну, үз  әниләренә  булган    мәхәббәт  чагыла.

Балалар  үстерү

Бала  үстерүләр  рәхәт  булмады ул

Безнең  чорга  авыр  килде  ул

Ул вакытта  авыр  булса  да,

Менә  хәзер  рәхәт  инде  ул

Менә  хәзер  үсте инде  алар

Үз көннәрен үзе күрәләр.

15 көнгә  бер  күренмәсәләр  дә

Ана йөрәкләрен  өзәләр.

Ана күңеле нигә  йомшак  шулай?

Атна  саен көтә баласын

Алар киткәч  тагын  читен  була

Белә ана елап  каласын

Балалардан зар юк, акыллылар

Туры  килә инде түзәргә.

Балалары  үсәр,  читкә китәр

Аларның  йөрәкләрен  өзәргә.

Бала үстергәндә  шундый хәлләр  була

Җитмәгәннән  чыга тавышлар

Картайгач та  бар да  искә  төшә

Менә шундый ачы сагышлар.

 

(Мөкәррәмә  Әхмәтҗанова)

 

Әниемә

Әкертен  җил,  монда кабер

Монда әнием күмелгән

Монда ятимә  балаңның

Моңлы  яше түгелгән.

Өзмә  җил, сызгырма,  тукта!

Куркыр әнкәем-бәнем

Бирмисең  тын  зарланырга

Корды ла төн әнкәем-бәнем

Әнкәемнең  каберләре,

Кыешлагандыр  череп

Этме, җәнлекләрме анда

Белмим, эз салган  кереп.

 

(Мөкәррәмә  Әхмәтҗанова)

Туган  авылым.

Туып үскән авылым  Дөм-Дөм  минем

Хәтфә төсле Идел  ярлары

Картайгач  та хәтерләтә  аны,

Текәп  куйган  кызыл  ярлары.

Хәтерләтә  аның  болыннарда

Бөрлегәннәр  җыйган чаклары

Хәтерләтә  аның  бәләкәйдән

Нужа  күреп  үскән  чаклары

Хәтерләтә  аның  пар ат белән

Ипи  ташып йөргән  чаклары.

Нинди авырлыклар күрсәм  дә мин

Сагындыра  Дөм-Дөм  яклары.

Сагындыра  аның  урман буйларында

Урак  урып йөргән чаклары

Сагындыра аның  шау-шу килеп

Уйнап  көлеп йөргән  чаклары.

Картаюлар  килә  бар кешегә

Яшь чагында  берни  белмисең

Эшлисең  дә, һаман  көләсең  дә,

Миңа  картлык килер  димисең.

 

Морт  яклары

Безнең  Мортның  урамнары

Олы юлга тезелгән

Яшьләренә,  кызларына

Кояш нуры  сибелгән.

Хуш исләре биреп тора

Урап алган урманнар

Фермаларда эшләүчеләр

Кирәкмәгән  уңганнар.

Тирә  якта  агып тора

Тәмле  чишмә  сулары

Эшкә  батыр, сүзгә  тапкыр

Безнең  Мортның  кызлары

Кайда барсаң  сагындыра

Менә аның  шулары.

Кыйблага каршы чыккан

Безнең  Морт чишмәләре

Сагынырлар да кайтырлар

Безнең  Морттан  киткәннәр

Тирә-якта  агып тора

Тәмле  чишмә  сулары

Эшкә  батыр, сүзгә  тапкыр

Безнең  Мортның  кызлары

Җәй  көнендә  пешеп тора

Җиләге-җимешләре

Укып  чыга, эшен эшли

Кызлары –егетләре.

(Мөкәррәмә  Әхмәтҗанова)

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}