Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Масагутов Хабибрахман Ахметситдикович

Мортта яшәүче Масагутовларның нәсел тамырларын укып белегез әле. Бу материалларны мин интернеттан алдым. Хабибрахман мулла эшчәнлеге белән ул заманда яшәгән Морт халкының тормышы турыдан туры бәйле.

Әхмәтситдик улы Хабибрахман Масагутов 1862 елның 4 июлендә Алабугада указлы мулла гаиләсендә туа. Әтисе Әхмәтситдик  Фатхулла улы Әгерҗе районыннан, гыйлемле кеше була. Әнисе Бибиәсма исемле. Хабибрахман Малмыж өязендәге Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлый һәм өяз училищесын тәмамлый. 1886 елда 24 яшендә Хабибрахман Мортка  указлы мулла итеп җибәрелә. 1896 елда Зират урамындагы мәчеткә яңадан Алабуга өязендәге 12 мәчет карый  һәм Хабибрахман ахун-хәзрәт дип атала. 1907 елда Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана, 1917 елда авылдан чыгып китә. Семипалатинск шәһәрендә сәүдә эше белән шөгылләнә. 1921 елда үпкәсенә суык тиеп үлә. Бүгенге көндә төп нигездә (Хабибрахман улы Барый, Барый улы Фидаил,) Фидаил улы Роберт яши.

Бу Хабибрахман мулланың печәте, аның ярдәмендә ул үлгән һәм өйләнгән кешеләрнең документларын раслаган. Печәт Мөхәммәтнәгыйм абыйда сакланган. Бүгенге көндә ул Алабуга музеенда урын алды.

 

 

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}