Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

                                                                                                                                                   

Мин Сабирова Мәүҗидә Сабит кызы 1919 елда Юраш авылында туганмын. 12 яшемдә ятим калдым, мине абыем Сабир карап үстерде. Балалык елларым авыр елларга туры килде. Урак урдым, иртә таңнан утау эшенә йөрдем. Абыема ияреп бәхет эзләп чит җирләргә чыгып киттем. Кизел шахталарында күмер чыгардык. Сугыш башланды, ни булса шул дип тизрәк туган якка кайтырга булдык. Сабир абыем Морт кызы Сәүдәгә өйләнде. Без  бер гаилә булып яши башладык. Ирләрне сугышка алдылар, ә без хатын- кызларны тракторчылар курсында укыттыларМин дә тракторчылар курсын тәмамлап тракторга утырдым. Башта тракторлар “газ генераторлы” иде, аларны вак утын “чурка” белән ягып эшләтәсе иде.Тәүлегенә ике – өч сәгать кенә йокы эләгә. Йоклап китмәсеннәр дип басуның һәр ике башына каравылчы куялар. Трактор ватылса,төн булса да ремонтлыйсы. Трактор бригадасының бригадиры Миннахметов Габдулхак абый иде, тракторым ватылды. Кап – караңгы мин таякка чүпрәк урап ягулыкка манчып яктыртып торам. Баскан мәлгә йоклап киткәнмен. “Нишлисең, уян!”-дигәнгә сискәнеп киттем, бишмәтемә ут капкан икән. Безнең бригада да Биктагирова Саҗидә, Әхмәтҗанова Мөкәррәмә апалы сеңелле Варвара белән Лена да эшләделәр. Хезмәт хакы түләнми, норманы үтәсәң, икмәк бирәләр иде. Менә шул тамак өчен көне-төне эшләдек. Ягулыкны да иртән үлчәп бирәләр кич тагы үлчиләр, артык тотсаң икмәкне алып калалар. !955 елдан тракторымны үземнең укучым Валиуллин Нургалигә бирдем.  Тормыш иптәшем Фатих белән өч ул бер кыз үстердек. Трактордан төштем дип тик утырмадым инде колхоз эшендә булдым,борчак чаптым, амбар эшенә йөрдем.

Мәүҗидә Сабит кызы 94 яшен тутырып бакыйлыкка күчте.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}