Әслам бәете.
Ятим калып үскән чакта,бер дә рәхәт күрмәдем.
Үсеп җитеп, эшләп йөреп,үләрмен дип белмәдем.
Тормышларым алга китте,күңелләрем бик үсте
Менә хәзер бар да булды,бөтенләй өзелеп китте.
Розалия булыр инде,балаларны карасы
Йөрәгеңдә булыр инде,гомерлеккә ярасы.
Розалия белмим, нигә,чалбарларым бушаган?
Сүз әйтмәгез Рөстәмгә,ул үземә охшаган.
Квартиралар алып чыктым,мебельләр дә җитеште
Миңа хәзер болай булгач,менә нинди уй төште.
Тизрәк өйләрне рәтләп,чакырам дим кунаклар.
Шатлыгымнан булды бугай,тукталды бит йөрәкләр.
Язмыш Алладан булган,әҗәле шулай булган
Беркемгә дә үпкәләмим,гомерләрем аз булган.
Инде әнкәй мин булырмын,сезнең гомерлек ярагыз
Мине өзелеп сагынсагыз,балаларга карагыз.
Әслам тиздән үлгән диеп,бөтен кеше шаккаткан
Кырык дүрт яшьтә бала,салкын кабердә ята.
Аклы ситса күлмәгемне,тузганчы кимәдем
Үләр дип уйламадым,“сау булыгыз” димәдем.
Розалия минем өчен,бик өзелде үзәгең
Гомер сүнмәс утлар капты,мәңге янар йөрәгең.
Миннән калган киемнәрне,балаларым кисеннәр
Каберем яныннан үткән чакта,дога кылып үтсеннәр
Аклы ситса күлмәгемнең,бизәкләре беткәндер
Әслам үлеп китте дигәч,әнкәй һушың киткәндер
Розалия бик елама,инде түзәргә тырыш
Балалар укып чыксыннар,инде аларга булыш
Уйлама юк бар уйларны,балаларны кагарлык
Үстерергә бик күп кирәк,сиңа бирсен сабырлык.
|