Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Хөрмәтле авылдашлар, читтә яшәүче,әмма тамырлары белән Мортка береккән мөселман кардәшләр!

Һәр ел саен  авыл зиратында өмә оештырыла. Быел ул авыл мәчет картлары тарафыннан 2 май көненә билгеләнгән. Әйдәгез барыбыз бергәләп ,җыелып мәңгелек йортка тәртип салыйк. Анда бит безнең әти-әниләр,дуслар,әби-бабайлар,күршеләр күмелгән. Күпләрнең транспорты, пычкылары бар, һәр йортка 5-6 ир-ат кайта бәйрәм көннәренә,хатын-кызга да,балаларга да эш җитәр. 2-3 сәгать вакытыгызны кызганмагыз, бу гамәл кем өчендер түгел, һәркемгә күңелләрен сафландыру,яшәргә дәрт өстәр өчен кирәк.7 буын-әби бабаларыгыз Сезне  мәңгелек йорт ишек төбендә,  өмәдә каршы алыр.Әйдәгез бердәм булыйк,бергә булыйк!
                                                                                                      20 апрель 2016 ел.
2 май көнне авыл зиратында өмә булды,шактый кеше килгән иде. Кемдер зират капка төбендәге чүплекне трактор арбасына төяде,кемдер зират эчендәге ауган агачларны кисте,кемдер "Эссен" пакетларын,"коко-кола" савытларын җыйды. Гомумән эш кайнады,изге йорттан шактый күп чүп чыгарылды. Сорау: кем чүпли икән аны?
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}