Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Алабуга төбәге эпиграфик истәлекләре

Алабуга районында иске ташъязмалар барлыгы ун торак пунктта: Алабуга шәһәренең иске мөселман зиратында, Морт, Илмәт, Иске Юраш, Атау, Татар Дөм-Дөме, Көек, Ядегәр, Салавыч һәм Каенлык авылларында табылды. Салавыч һәм Каенлык авыллары инде беткәннәр, зиратлары гына калган.

Ташларның иң күбесе Морт авылындагы ике зиратта: авыл эчендәге искесендә егерме һәм авыл читендәге яңа зиратта 130 ташны өйрәндек. Аннан кала Илмәт зиратында — 101, Алабугада — 52, Иске Юраштагы ике зиратта — 41, Дөм-Дөмдә 30 ташны тикшердек. Бүтән авылларда ташларның саны азрак.

Алабуга төбәгендәге иң борынгы таш Атау авылының «Ышна басуы» дип йөртелгән җирендә, Удмуртиянең Грахово районына керә торган Таулар (Горный Юраш) исемле, удмуртлар яши торган авылга ярты чакрымлап ераклыктагы иске зират урынында. Хәзерге вакытта иңе һәм буе 50x50 см чамасындагы ул ташның борынгы мөселман кабер ташы булганлыгы аңлашылса да, инде бернинди язу әсәре калмаган. Зират урыны сөрелгән. Атауда яшәүчеләр әйтүенчә, Таулар авылы урынында элек татар авылы булган, һәм бу таш шул авылны нигезләгән кешенеке, элек гарәп язулары шәйләнгән. Еллар узган саен, ташлар да уала, юкка чыгып бара шул. Алабуга район газетасында Р.Сәлимов язуына (1997 ел, 11 декабрь) караганда, Ташлы зират исеме белән йөртелгән урындагы бу ядкарьне галим М.Әхмәтҗанов, 1612 елда Тәңребирде исемле кеше җирләнгән, дип укыган булган. Шул мәгълүматка нигезләнеп, без бу таш калдыгын Алабуга төбәгендәге иң иске тарихи ташъязма истәлек дип әйтә алабыз.

Алабуга шәһәре зиратына кыскача күзәтү ясап үтик. Анда без тапкан иң иске таш 1860 елгы. Ул «Оренбург губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Каргалы каръясенең морза Исмәгыйль Госман угылы»на куелган. Бу зат татар морзалары Еникиевлар нәселеннән. Еникиевларны Алабуга өязенең Тирсә волостенда эре җирбиләүче алпавытлар — морза Тәфкилевлар нәселе белән туганлык җепләре бәйләгән. Тирсә волостенда Еникиевларның да җир һәм урман биләмәләре булган. Шул сәбәпле, Исмәгыйль морзаның Алабугада җирләнгән булуы очраклы түгел.

Алабугада электән яшәп, өяз идарәсендә һәм төрле канцелярия эшләрендә хезмәт иткән морзалар нәселе Сакаевларга бәйле ташлар да бар.

Ахун Әхмәтситдыйк Мәсгудинең җәмәгате Бибәсма мулла Әхмәтситдыйк кызына куелган ташта аның кырык ел балалар укытып, 76 яшендә, 1914 елда бакый дөньяга күчүе белдерелгән.

1911 елда вафат иткән 2 нче сыйныф укучысы Өммегөлсем Шәрәфетдин кызы Альмашеваның 1 метр 25 см зурлыгындагы мәһабәт кабер ташына «Өммегөлсем моңлана» исеме астында уелган шигьри юллар уйландырырлык:

  • Әй, әти-әнинең иркәләп 
    Мине сөйгәннәрен
    Җәннәтнең бар рәхәтенә 
    Бирмәмен меңнән берен. 
    Хуре гыйльман иркәләвендә дә 
    Тапмыйм һич тә тәм, 
    Булмагач янымда 
    Шәфкатьле әнәм илә әтәм.

Укучы бала исеменнән әйтелгән бу сүзләр, чорына күрә, шактый кыю булганнар. Чөнки алар ислам өйрәтмәләренә каршы килә.

Алабуга шәһәре зиратында башка төбәк кешеләре дә шактый җирләнгән икән. Мәсәлән, Малмыж өязе Адай авылы (хәзер Кукмара районына керә), Лаеш өязе Каз авылы, Чистай өязе Күгәрчен авылы (хәзер Балык Бистәсе районында), Чаллы кантоны Шәңгәлче авылы (хәзер Түбән Кама районында), Нөркәй авылы (хәзер Сарман районында) кешеләренә, Казан мещаны Исмәгыйль Гыймадетдин улы Сәгыйтовка (1908 елда вафат), Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында туып, Казанда яшәгән педагог һәм журналист Якуб Хәлилинең 1911 елда вафат булган улына һ.б. куелган ташлар бар. Мөхәммәтлатыйф Хәлфинның 1879 елда Теләнче Тамак авылында (хәзер Тукай районында) туган, 1914 елда 35 яшендә дөнья куйган кызы Рабигага — Нурулла Әлмөхәммәтов хатынына куелган истәлек ташы да шундыйлардан.

1914 елда вафат Рабига Мөхәммәтлатыйф кызына куелган таш. Алабуга шәһәре зираты. Ташны уючы - Морт авылының Закир мәзин

Морт авылы эчендәге иске зиратта сакланып калган ташлардан иң әүвәлгесе 1821 елга карый, ул Фәритшаһ Нәсифгали улы исемле затка куелган. Бу зират 1901 елда ябылып, шул елдан авыл читендә яңа зират ачылган дигән хәбәр дөреслеккә туры килә. Чынлап та, хәзер дә гамәлдәге зиратта 1901 елдан да элеккерәк ташъязмалар юк. Бу ике зираттагы эпитафик истәлекләр, нигездә, бер үк кеше тарафыннан эшләнгәннәр. Ул — шушы авылның мәзине Мөхәммәтзакир Шакир улы. Кайбер ташларда ул үзенең исемен дә күрсәткән. Ләкин исеме булмаганнарының да язу үзенчәлеге, бизәкләре һәм ташның эшләнеше буенча аныкы булуы аңлашыла. Шулай ук Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, хәтта Саба төбәгендә дә аның тарафыннан эшләнгән ташларны күп очраттык. Бу затның кайчан вафат булуы безгә билгесез, 1930 елларда аның кулы белән язылган ташлар Морт зиратында бар. Ул чордагы ташларның кайберләре бер ягына гарәп, икенче ягына латин язуы белән уелган. Мөхәммәтзакир мәзин язган ташлар төрле шәкелдә: бик зур һәм зиннәтлеләре булган кебек, гадирәк, кечкенә һәм аз язулылары да бар. Ул уйган ташларга хас үзенчәлекләрнең берсе — һәр ташка диярлек, төп мәгълүматтан тыш, гарәп һәм татар телендәге фәлсәфи:

  • Әҗәл тартып торыптыр җәя илән ук, 
    Яшеренер җир, качар дәрманымыз юк,

яисә:

  • Безнең күк сез дә килерсез монда, 
    Коръән укыңыз рухыма көн дә, —

дигән кебек, уйландыра торган шигъри юлларның күплеге.

Морт авылы зиратындагы ташларда да төрле төбәкләргә бәйле затларның ташлары очрый. Якын-тирә генә түгел, мәсәлән, 1909 елда дөнья куйган «Бөгелмә шәһәрендә сәүдәгәр Габдрахман мулла Бәһаветдин угылының кызы Бибизәйтүнә» кебекләрнең дә ташлары бар.

Зиратларда кабер ташларының бик күп төрле шәкелдәгеләрен очратканыбыз булса да, Морттагы кебек өч кырлысын моңарчы күргәнебез юк иде. Биеклеге 115 см, ә өч ягының да киңлеге 33 см булган таш өч кешегә уртак куелган. Анда 1906 елда 35 яшендә үлгән Әхмәт хаҗи кызы (исеме коелган) һәм Мөхәммәтзакирның ике кызы: 1906 елда бер яшендә вафат булган Бибинәфисә белән 1907 елда дүрт яшендә җан тәслим кылган Маһибәдәр исемнәре уелган.

Илмәт авылында исә күпчелек ташларның бүтән бер оста тарафыннан уелганлыгы күренә. Безнең фикеребезчә, бу авылның таш уючы үз осталары булган. Илмәт зиратындагы ташларның гадәттән тыш күп булуы да шуның белән аңлатылса кирәк. Алар эре хәрефле һәм аз язулы булулары белән аерылып тора. Илмәттәге ташларны уючының исеме билгеле түгел. Шул бер үк оста тарафыннан язылган ташлар бу төбәктәге башка авылларда да күп. Илмәттәге икенче бер төрдәге ташларны язучылардан 1884 елгы ташта Насыйбулла Хәсәнгата улы исеме һәм 1906 һәм 1913 еллардагы ташларда Галимҗан Шакир улы исеме очрый.

Илмәт авылында Шаһигалләм исемле кешегә XX гасыр башында куелган таш

1805 елда Киекле авылыннан Илмәткә килеп имам булган «Кабули Мөхәммәд Фәезхан мөриде» (ягъни Бохара шәһәрендәге Фәезхан Кабули исемле мәшһүр шәехнең шәкерте) Йосыф хәзрәт Имангол улына куелган таш аерым әһәмияткә ия. Аның кайсы елда вафат булуы әйтелмәгән, бары тик 85 яшендә дип кенә язылган. Йосыф хәзрәтнең җәмәгате Мөхибҗәмал Зәбир кызы исеме шул ук ташның икенче ягына язылган. Ул 1847 елда вафат, диелгән. Сүз уңаеннан шуны да искәртик, XVIII гасыр ахырында мәшһүр татар әдибе һәм галиме Габдеррәхим Утыз Имәни дә Бохарада Фәезхан Кабули мөриде булган.

Шушы ук зиратта Закир хәзрәт улы Хөснимәрданның ташына «Илмәт карьясендә 26 сәнә имам булып, милләтебезгә ихлас илән хезмәт кылды» сүзләре язылып, 1915 елда дөнья куюы белдерелгән һәм аны мактау сүзләре язылган.

Дөм-Дөм авылындагы 1862 елгы ташта мулла Хөҗҗәтулла, 1886 елгы ташта Мамадыш өязе Комазан авылының Шаһимәрдан Ибраһим улы, 1913 елгы ташта Түбән Ушмы (хәзерге Мамадыш районында) авылының Әхмәт Әхтәмҗан улы Аппакый исемле таш уючылар булганлыгы беленә. 1933 елда вафат булган мулла Мирсәет мулла Әсфәндияр улына Дөм-Дөм зиратында куелган ташның бер ягы гарәп, ә икенче ягы латин язулары белән уелган.

Дөм-Дөм авылында Галиәсгар Габдрахман улына куелган таш. 1886 ел. Ташны уючы - Шаһимәрдан Ибраһим улы

Иске Юраш авылындагы ике зиратта да кызыклы ташлар бар. Мәсәлән, авылның Түбән Оч (2 нче мәхәллә) зиратында, дәфтәр битенә язылгандай, бик вак кына язулы ике таш әһәмиятле. Аларның беренчесе 1861 елда 71 яшендә вафат булган мулла Нәүширван Рахманкол улына куелган. Таштагы язуларда аның турында шактый мәгълүмат бирелгән. Бу хәзрәт үзе Бәләбәй өязендә туган һәм 1818 елда Йәбраш авылында (Йәбраш (Җәбраш) — Юрашның искечә аталышы) имамлык итә башлаган. Биеклеге бер метрлы, иңе 28 сантиметрлы булган бу ташның алгы ягына 29, ә икенче ягына 20 юллык текст уелган. Күршесендәге шундый ук зурлыктагы һәм нәкъ шундый вак язулы таш Нәүширван хәзрәтнең 1864 елда 72 яшендә дөнья белән хушлашкан җәмәгате Шәмселкамәр Хәсән кызына куелган. Ташта аларның Йәбраш авылында икәүләшеп 46 ел белем бирүләре, бик күп шәкертләре калуы, әмма үз варислары булмавы һ.б. мәгълүматлар теркәлгән. Бу ташның алгы ягына язылган 25 юлны укып була, ә дәвамы җир астында, арткы ягында җиде юл, уң ягында 21 юл һәм сул ягына дүртьюллык текст язылган. Мондый вак кына язулы ташлар Менделеев районындагы Бәзәкә авылында һ.б. зиратларда, сирәк булса да, очрады.

Иске Юраш авылында Нәүширван Рәхманкол улы кабере. 1861 ел

Иске Юрашның шул ук зиратында икенче мәхәлләдә илле елдан артык имамлык иткән мулла Шаһимәрдан мулла Габделфәез улына куелган таш та игьтибарга лаеклы. Ул 1918 елда 76 яшендә вафат булган. Күрәсең, ул алдарак телгә алынган Нәүширван хәзрәттән соң имамлык итә башлаган.

Иске Юрашның беренче мәхәллә зиратында да аталы-уллы имамнарга: 1878 елда 65 яшендә вафат булган мулла Мөхәммәдгалим мулла Сабит улына һәм 1919 елда 63 яшендә дөнья куйган мулла Һади Мөхәммәдгалим улына куелган эпитафик истәлекләр сакланган.

Салавыч авылы зиратындагы унбер ташның иң элеккесе 1809 елгы.

Ватандашлар сугышы чорындагы тарихи вакыйгаларга бәйле ташлар да бар зиратларда. Мәсәлән, Илмәт зиратында 1919 елның 26 маенда һәлак булган 249 нчы укчы полк солдаты — Казан өязе Карауҗа авылының (хәзер Яшел Үзән районында) 23 яшьлек Шәйхетдин Хөсәен улына куелган таш бар. Ә Көек авылындагы ташъязма текстын тулаем күчерәбез: «Шәмсебану Шәмсетдин кызы. 1918 елда 15 сентябрьдә 60 яшендә вафат. Кызыл Армия Дутов армиясен куганда куркып килеп вафат булды. Яздырды угылы Дәүләтҗан. Морт авылыныкы».

Алабуга төбәге белән Саба ягының элекке чордагы тарихи бәйләнешләрен ача торган ташъязма мисаллары да кызыклы. Саба районының Казанчы Бигәнәй авылындагы зират эчендә таш койма белән бүлеп алынган зур гына аерым каберлек бар. Ул «Бигәнәй ишаны» дип танылган, шул авылда имамлык иткән һәм халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим улының нәселенә нисбәтле. Бу каберлектәге бер таштан аңлашылганча, Вәлиәхмәт ишан Алабуга ягы кияве булган икән. Ягъни ташларның берсендә Әсфәндияр мулла Гаделшаһ улы Мозаффаровның 1918 елның 3 февралендә кияве ишан хәзрәткә кунакка килгәч, 85 яшендә дөнья куюы язылган. Ташта шулай ук Әсфәндияр хәзрәтнең Сатыш авылы мәдрәсәсендә укып, сигез ел Бохарада белем алганнан соң, Дөм-Дөм авылында 45 ел имам булып торганлыгы һәм бу ташны улы Мирсәет ясатып куйдырганлыгы да теркәлгән (Дөм-Демдә Мирсәетнең үз ташы да барлыгы алдарак әйтелде).

Бигәнәй каберлегендәге дистәгә якын кабер гашы Морт авылының Мөхәммәтзакир мәзин тарафыннан уелган. Ташларның өчесендә ул үз исемен дә күрсәткән, калганнарының да аның тарафыннан язылган булуында шигебез юк. Бер ташта «Атау Җәбраш иленнән мосафир Алабуга хаҗи Мөхәммәтҗан...», икенчесендә «Җәбраш иленнән килеп 13 яшендә вафат кыз бала Бибиәминә менла Әсфәндияр кызы», янә берсендә Илмәт авылына бәйле сүзләр булуы да үзара бәйләнешләрне дәлилли.

Раиф МӘРДАНОВ,  Казан дәүләт университеты доценты,

Ирек ҺАДИЕВ, Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}