Ни генә көтәләрдер?
Әгерҗе районы, Яңа Аккүз авылыннан Илсур Хикмәтовның хатындагы фикерләргә мин дә бик теләп кушылам. Россиянең унҗиде төбәгендә безнең шикелле әтиләре сугышта һәлак булган сугыш чоры балаларына (без инде хәзер 70тән узган әбиләр һәм бабайлар) матди ярдәм күрсәтелә икән. Ә Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә безне, сугыш чоры балаларын, җылы сүз белән дә искә алмадылар. Сугышта һәлак булып калган әтиләребез өчен дәүләт биргән пособиенең безгә бер генә тиене дә сарыф ителмәде дисәм дә, ялгыш булмас. Чөнки бу пособие ул вакыттагы түләүләргә, салымнарга китте.Сугыш ветераннарына булышабыз дип һаман язалар, сөйлиләр. Безнең шундый зур Морт авылында бер ветеран исән. Ул да инде 90 яшендә. Әтием фронтка киткәндә мин 7 айлык бала булып калганмын, хәзер инде миңа 75 яшь. Газ өчен, электр өчен тарифларны гел арттырып торалар, ә пенсияләрне арттырганда бик аз гына өстиләр. Йә газ, йә электр, йә телефон түләүләренә ташламалар ясап, яртысын гына түли торган итсәләр дә, бик зур ярдәм булыр иде. Әтиләре сугышта һәлак булып калган иптәшләребезнең күбесе бакыйлыкка да күчте инде. Калганнарыбызның да үлеп беткәнен көтә торганнардыр, күрәсең.
Рауза Рафикова.
Алабуга районы,Морт авылы
(“Ватаным Татарстан”, /№ 13, 30.01.2016/)
|