Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 16
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 »

       Игелекле  булу -  шәфкатьле, иманлы , әхлаклы, ярдәмчел булу дип уйлыйм мин. Бу сыйфатлар безгә әби – бабайлардан мирас булып калган. Изгелек ... бу сүзгә күпме мәгънә салынган. Кешегә эшләгән кечкенә генә яхшылык та күңелгә никадәр рәхәтлек бирә бит. Йөрәк сыкрап торганда , әйтелгән бер җылы сүз, яки ягымлы бер караш булса, көне буе кош тоткандай очып йөрисең .

мин яздым | Просмотров: 69 | Добавил: Кадрия | Дата: 27.01.2022 | Комментарии (0)

9 октябрьдә   Морт мәдәният йортында  Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә адәм баласы “ әсәрен сәхнәгә  куйдылар.  Әсәрне  сәхнәгә куючы Ләйлә Мулланур кызы Фәрхетдинова. Мин Ләйлә Мулланур кызын, аның үз эшенең остасы икәнен шактый күптән беләм. Шулай да бу юлы нинди әсәр  сайлады икән дип, тизрәк китапка тотынам. Шул  тикле тамашачыны җәлеп итәрдәй,  моннан 60 ел элек язылган, бүгенге көндә дә актуаль  проблемалар күтәрелгән әсәрне  сайлап алырга кирәк бит! 

мин яздым | Просмотров: 65 | Добавил: Кадрия | Дата: 07.11.2021 | Комментарии (0)

8 май иртәсендә авыл өстендә болытлар куерганнан куера барды. Ул да булмады ишеп яңгыр яварга тотынды. Шуңа карамастан кул чатырлары тоткан авылдашлар митинг буласы  урынга юл тотты.  Бүген бит Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Барысы да әзер: ветераннар да, мәктәп укучылары да, балалар бакчасыннан нәниләр дә, район үзәгеннән кунаклар да килгән. Менә  җирле үзидәрә рәисе Фаиз Фәйзрахман улы Закиров митингны ачып җибәрде. Сүзне авылыбызның “Рөстәм “ мәчете имамы Хәйдәр хәзрәт  сугыш кырында ятып калган  һәм исән- сау кайтып та бүгенге көнгә кадәр яши алмаган авылдашлар  рухына дога итеп  Коръән сәрәләре укып китте. Ни хикмәт яңгыр туктады, ялтырап кояш чыкты.

            Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең тагын бер илаһи кодрәтенә шаһит булдык. Бүгенге бәйрәм бигрәк тә үзенчәлекле. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә быел 51 ел булды. Җиңүгә 75 ел тулган көннәрдә авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына бу һәйкәл тулысынча яңартылды. Бер өлешенә  “Сезнең каһарманлык үлемсез!” дип , ә инде икенче өлешенә “Тыл батырларына мәңгелек дан!” дип язылды. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә минем авылдашларым да җирдә тынычлык өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы  алар үлемсезлеккә атлады. Адарның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк. Авылым уртасында горур басып торучы һәйкәл шул турыда сөйли. Бу һәйкәлнең авторы һәм башкарып чыгучысы Расих Борһан улы. Үзе исән чакта авылдашлар аны да хөрмәтләргә ният кылды һәм аның фидакарь хезмәте турында  буыннан –буынга  тапшырылсын дип истәлек тактасы куярга булдылар. Бу тактада “Һәйкәл 1970 елда ачылды. 2019 елда халыктан җыелган үзара салым акчасына яңартылды. Авторы 1932 елда  Морт авылында туган Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Алабуганың мөхтәрәм кешесе” Хисаметдинов Расих Борһан улы “ дип язылган. Тантаналы төстә истәлек тактасын ачканнан соң, чал чәчле ил агасының да күзләре дымланды. Расих ага бик нык дулкынланып, авыл халкына һәм бу изге эшне башлап йөрүче Фаиз Файзрахман улына үзенең рәхмәтен җиткерде. Аннары ипләп кенә һәйкәл төзүнең тарихын сөйләп китте, гүя бу факыйгалар ярты гасыр элек түгел, ә кичә генә булган диярсең. Үзенең фикерләрен хуплаган, ярдәм иткән авылдашларның исемнәрен атап, рәхмәтем аларга дога булып барып ирешсен  иде дип сүзен тәмамлады  Расих абый. Балалар Расих абыйга һәм аның тормыш иптәше, киңәшчесе Анна Григорий кызына кәнәфер чәчәкләре бүләк иттеләр .

мин яздым | Просмотров: 62 | Добавил: Кадрия | Дата: 07.11.2021 | Комментарии (0)

Шушы яктан , шушы туфрактан без.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова һәм Фәрдия Шагидуллина урам концертлары оештырып җибәрделәр. Шаулап гөрләп җиде урам концерты узды. Берсеннән берсе эчтәлекле, матур итеп оештырылган, шыгрым тулы заллар белән үтте алар. Чират Зират урамы һәм Өчөйлегә җитте. Менә без дә бар булганлыгыбызны туплап оештыру эшләренә керештек. Әниләр көне белән бәйләсәк отышлырак булыр дип уйладык, барыбер да нәсел , төп нигез, туган җир темасы өстен чыкты. Бу кичәне әзерләгәндә авылдашларыбызның бердәм, бик тә җаваплы, эчкерсез иң мөһиме, үз туган туфрагыбызны нык яратулары сөендерде. Садыковларның иң мәрхәмәтлесе Рамзия Фатхуллина концертка милли ризыгыбыз булган тау хәтле чәк-чәк күтәреп төште. Ләйлә Фәрхетдинова белән Ләйсән Галиевага да рәхмәтебез зур.

 

авылдашлар турында язалар | Просмотров: 185 | Добавил: Кадрия | Дата: 25.03.2019 | Комментарии (0)

Кыш ял итәргә китте

Кар эреп бетте

Гөрләвекләре белән яз килеп җитте.

Кояш җылыта

Табигәть яшелләнә матурлана

Агачлар яфрак яра

Җир өстен яшел үлән

Чәчәкләр яулап ала.

Бөтен җирдә матурлык

Чәчәкләргә күмелә туган йорт

Хуш исләр таратып

Чәчәк ата бакчада шомырт

Яшәрә матурлана авылыбыз Морт.

Урамнар чиста, авылыбыз матур

Авылыбыз уртасында басып тора

мәчетебез горур.

Авыл халкы дини, намаз укырга

мәчеткә йөри.

Мәчеттән әз генә аска төшәсе

Анда үз җырын җырлап

Челтерәп ага Балавыз чишмәсе.

Ерактан күренә матур ташлардан

Бизәп салынган, аның коймасы

Әйтерсеңлә әкияттәге бер ханның

матур бинасы.

Монда җанга рәхәт, тыныч

Рәхәтләнеп изге чишмәнең

суын эч.

Утырып ял ит, җый үзеңә көч.

Авылыбыз матур , кичен

Утлар кабына, урамнар якты

Артислар килгән, үзенә чакыра

Мәдәният йорты

Концертка ашыга авылның

Яше һәм карты.

Тормыш матур, бәхетле рәхәт яшә

Кунакчыл,эшчән авылым халкы

Тагыда матурланып авылым

Кояштай балкы.

 

 

авылдашлар турында язалар | Просмотров: 153 | Добавил: Кадрия | Дата: 19.02.2019 | Комментарии (0)

Мөселманнарның гадәткә кереп киткән Изге Болгар җыены быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1130 еллыгын билгеләп үтте. “Изге ният-ярты гамәл” дигән мәкальне ишеткәнебез бар иде. Изге сәфәргә барабыз дип ният кылгач Аллаһы Тәгалә җаен да, яхшы юлдашларны да, хәтта кояшлы һава торышын да насыйп итте. Шушы елның 21 июлендә иртәнге сәгать дүрттә Морт авылы уртасындагы тукталышка җилдереп, егерме кешелек урыны булган “Мерседес” автобусы килеп туктады. Билгеле инде, авылыбызның Бәһиҗә абыстае шактыйдан оештыру эшләре алып барды, Изге Болгар җыенына бару теләген авылдашлары күңеленә ул салды. “Соңыннан җиңел, рәхәт яшәр өчен Аллаһ биргән мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк. Рухи үсеш юлында бер елга җитәрлек савап җыеп калыйк. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “ ... бер – берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Белегез, Аллаһ тәкъвалылар белән” дигән (“Тәүбә” сүрәсенең 36 аятендә). Менә шундый фикерләр күпләрнең күңелендә Җыенга бару ниятен булдырды. Ә “Мерседес”, билгеле инде, Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Файзрахман улының тырышлык нәтиҗәсе. Ул авылдашларның изге ниятләренә беркайчан да колак салмый калмый. Авылыбызнын мөхтәрәм кешеләре- авыл җирлеге рәисе Фаиз Фәйзрахман улы һәм Рөстәм мәчете имамы Хәйдәр хәзрәт - изге юллар теләп безне озатып калдылар.

мин яздым | Просмотров: 204 | Добавил: Кадрия | Дата: 12.10.2018 | Комментарии (0)

Иҗтимагый-сәяси басма

Морт атамасын авылда төрлечә аңлаталар. Бәлки, элек-электән авылда муртайган тупылларның күп булуы бу исемнең килеп чыгуына этәргәндер…

авылдашлар турында язалар | Просмотров: 198 | Добавил: Кадрия | Дата: 12.10.2018 | Комментарии (0)

Җиде дистә елдан соң 1995 елда авылыбызда яңадан азан тавышы яңгырый башлады. Әби-бабайларыбыз зур корбаннар биреп булса да дини мирасыбызны безләргә кадәр китереп тапшырды.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгаләгә иң якын булганнарыгыз - юмартларыгыз ...” диде. Авылыбызда яңа Аллаһ йорты торгызылуга да 22 ел вакыт узып китте. Менә инде дистә елдан артык, зур ихласлык белән “Рөстәм” мәчетендә имам вазифаларын Хәйдәр хәзрәт Гайнанов башкара.
Мәчеткә дин кардәшләребезнен сукмаклары суынмый. Якшәмбе мәктәбендә 12 бала белем ала. Дүшәмбе көнне хатын-кызлар өчен дин сабаклары оештырылды. Һәр атнаның атна кичендә тәҗрибәле абыстайлар Коръән уку дәресләренә җыела. Һәр көнне өйлә намазында мәчет манарасыннан моңлы Азан тавышын яңгырату өчен авыл ир-атлары мәчеткә килә. Җомга намазы, Мәүлид бәйрәме, Корбан ашлары, ураза ае дәвамында Тәравих намазына мәчеткә җыелу авыл халкы арасында куркәм гадәткә әйләнде. Мәчетебезне төзекләндерү эше бара.
Игелекле гамәлләр онытылмас, изге эштә бердәм булыйк, юмарт булыйк, авылдашларым.
Рәҗәб аенда бер изге гамәл дип «Мөслимәләр җыены» уздырырга булдык. Билгеле, әзерлек эшләре алдан башланды. Мөслимәләр вәгазь темалары сайлап, бик җентекләп әзерләнде. Җыен буласы көнне мәдәният йорты тирәсендә инде иртәдән үк ыгы-зыгы башланды. Кемдер күргәзмә көйли. Күргәзмәләрдә әби –бабайлардан калган сандык төбендә бик кадерләп сакланган гаилә ядькарләре, мөслимәләрнең үзләренең, кызларының, оныкларының кул эшләре урын алды, һәммәсен авылдашларга күрсәтәсе килә бит. Күргәзмә белән кызыксынучыларны үзләренең эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч сөйләмнәре белән Гөлнара Сәлимова, Гөлфинә Гаффанова һәм Зәлия Садыковалар озак кына авылдашларны яннарынан җибәрмәделәр.
Менә бер экспонат. 1930 елларда авылдагы ике мәчетнең дә манараларын кисәләр. Җәмигь мәчетенең манарасын кискәндә авыл халкы җыела. Мәчетнең манарасы ыңгыраша-ыңгыраша җиргә аугач, авыл халкы бик борчылып таралыша. Шунда Шакиров Русланның бабасы читкәрәк төшкән мәчетнең аена игътибар итә һәм айны үзе белән алып кайтып китә. Үзе шикләнә, шуңа да ул айны кеше күзеннән ераккарак җыеп куя. Шуңадыр да җиде дистә еллар узгач кына, оныгы Руслан айга юлыга. Мәктәптә музей оештыру эшләре белән йөргәндә ул: “Апа, безнең келәттә мәчет ае бар, алып килимме?”- дип мөрәҗәгать итте. Менә шундый язмышлы бу Морт авылы Җәмигь мәчете ае. Җыенга әзерлек барышында мәктәп балалары да бик теләп катнашты, алар «Татар милли киемнәре» дигән рәсем күргәзмәсе оештырды. Шиһабетдин Мәрҗәнинең бүгенге көндә дә бик актуаль булган «Милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт милләтне саклый” дигән фикерен мәктәп коллективы бик тырышып тормышка ашыра.
Морт авылында динебезнең олы мирасын безләргә кадәр җиткергән, хәзер инде ахыйрәткә күчкән абыстайлар һәм муллаларның да исемнәрен хөрмәтләп искә алды бүген авыл халкы.
Ул арада Алабуга мөхтәсибәте имам хатибы ярдәме белән оештырылган Җәмигь мәчете кибете дә, “Бердигән” кибете дә килеп матур-матур мөселман киемнәрен, китапларын, сәламәтлек өчен бик тә файдалы чәйләрен, майларын урнаштырып куйды. Авылдаш мөслимәләрнең матур-матур яулыклар, күлмәкләр киеп караулары күңелне куандырды. Ул арада Ләйлә Мулланур кызы белән Минҗиһан Габитоваларның көзге каршына утыртып мөслимәләргә яулык бәйләү мастер-класслары оештыруы, Фәрдия Шагидуллина белән Алсу Рахмановаларның фото рәсемнәргә төшереп йөрүләре дә ак яулыклы мөслимәләр күңеленә хуш килде. Бертуган Зәйтүнә белән Тәкмилә апалар тәсбих ясау серләрен өйрәтте. Яңа гына “юлга чыгып” үзләренә сатып алыр өчен “ Корьән китабын ничек сайларга?” икән дип кызыксынучылар Җәүһәр Габбасова оештырган мастер –класстан файдалы киңәшләр алдылар..
мин яздым | Просмотров: 262 | Добавил: Кадрия | Дата: 20.04.2018 | Комментарии (0)

Сәламәтлек – ул һәр кешенең бәяләп бетергесез зур байлыгы. Соңгы елларда медицина өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Яңа хастахәнәләр төзелә, алар яңадан –яңа аппаратлар белән җиһазландырыла, өстәвенә, күләмле информатизацияләү процессы бара. Шуның белән бергә оптимизация җиле сәламәтлек өлкәсен читләтеп үтми. Бу мәсьәләгә килгәндә Морт төбәгендә яшәүче халык бик бәхетле,  күп азаплар белән булса да төзелеп калган заманча хастаханә бүген дә үзенең йөзен югалтмый. Барыбыз да ул вакытта эшләгән баш табиб Шәфкат Гарифҗан улына мең рәхмәтлебез.

 

 

авылдашлар турында язалар | Просмотров: 260 | Добавил: Кадрия | Дата: 07.03.2016 | Комментарии (0)

Полицейский әни.

авылдашлар турында язалар | Просмотров: 346 | Добавил: Кадрия | Дата: 12.09.2015 | Комментарии (0)

1-10 11-16
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz