Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Абруйлы табиб.

Андый кешеләр турында язуы җиңел дә, күңелле дә. Җиңел, чөнки матур сүзләр сайлап интегәсе юк. Күңелле, чөнки кешесе яхшы. Сүзем Морт авыл хастаханәсендә эшләүче, югары категорияле табиб Ганиев Мулланур Гариф улы турында. Гомерлек һөнәр сайлау һәрберебез өчен мөһим адым. Ул синең сәләтеңә дә, күңелеңә дә якын булырга, шул ук вакытта кешеләргә файда китерергә тиеш. Нәфисә белән Гариф Ганиевлар төпчек уллары Мулланурның сайлаган һөнәрен хуплыйлар. Әти-әниләре дә Мортта эшчән-тырыш нәсел буларак билгеле. Кайда гына эшләсәләр дә эшләренә җаваплы карыйлар. Гариф ага сугыш кырында бер аягын калдырып кайтса да калган гомерен балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә багышлады. Нәфисә апа Морт участок хастаханәсендә хисапчы иде. Разыя апасы да Казан медицина институтын тәмамлап, Алабуга шәһәрендә табиб булып эшләде,аның фоторәсеме Мактау тактасыннан төшмәде. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Венера апасы да шәфкать туташы һәнәрен үз итте. Гөлфәния белән Сания әтисе юлыннан киттеп, укытучылык һөнәрен сайладылар . Күрәсез,укытучы һәм табиб һөнәрләрен кешеләр язмышы өчен җаваплылык берләштерә. Нәфисә һәм Гариф Ганиевлар үз балаларында шундый күркәм сыйфатларны тәрбияли алганнар.
1985 елда Казан медицина институтыннан тәмамлап,медицина өлкәсендә үзенә өлге итеп алган терапия кафедрасы профессоры Игорь Петрович Арлеевскийның соңгы киңәшләрен,биргән белемнәрен туплап, Мортка кайткан яшь белгечне авылдашлары тиз арада үз итте.
–Авыруны уңышлы дәвалау күп очракта дөрес итеп, вакытында диагноз куюга бәйле,–ди Мулланур Гариф улы. Шуңа да безгә кешеләрнең сәламәтлеге, тормышы өчен зур җаваплылык ята. Медицина фәне урынында тормый бит. Даими рәвештә һөнәри белемнәрне камилләштерергә туры килә. Заманча медицина җиһазларын үзләштерергә кирәк. Шулай да техник прогресс та, иң заманча методикалар, дарулар да авырулар белән җылы мөгамәләне алыштыра алмый инде. Кешеләр безгә үз авырулары белән киләләр. Һәр кешегә җылы сүз табу, тынычландыру, өмет уяту безнең һөнәрнең аерылгысыз өлеше.
Әйе, Мулланур Гариф улының бу сүзләрендә аның кешелеклелек, һөнәри һәм рухи сыйфатлары ачык чагыла. Күрәсең, аның табиб булуы туганчы ук холкына салынгандыр. Һәрвакыттагыча салмак атлавы, ипле генә сөйләшүе, аның җиде кат үлчә,бер кат кис, дигән мәкальне бер дә исеннән чыгармавын раслый да инде. Олыгая барган саен чирләр дә күбәя,сер бирәсе килмәсә дә, кая барасың, табибка мөрәҗәгать итәсең. Мин генә түгел , аны күпләр “гаилә табибы” дип атый . Әле шәһәрдән ялга кайткан балалар,оныклар кинәт авырып китсә дә, гаилә табибына мөрәҗагать итәбез. Бәйрәмме, тәүлекнең кайсы вакыты булмасын, беркайчан канәгатьсезлек күрсәтмәс.Ул инде безне ярты сүздән аңлый, төпле киңәшләрен биреп, дәвалап аякка бастыра. Гомумән, Морт мәктәбенең 1979 ел чыгарылыш укучылары, төпле белем, аңлы тәрбия алганнар. Ник дигәндә Мулланур Гариф улының классташлары да җаваплы урыннарда, халыкка намуслы хезмәттә. Бер- берсенә терәк булып, киң җилкәләрен куеп тормышта рәттән атлыйлар. Бүген инде аларның балалары шул ук Морт мәктәбен уңышлы тәмамлап әти-әниләре сызган сукмактан ышанычлы адымнар ясый. Фәридә һәм Мулланур Ганиевларның кызлары Лилия дә мәктәпне гел “яхшы” билгеләргә тәмамлап табиблык һөнәрен сайлады. Тормыш иптәше Фәридә Вагыйз кызы –аның ышанычлы ярдәмчесе, киңәшчесе.
Коллегалар арасында хөрмәт коллективка, эшеңә, авыруларга карата мөнәсәбәт белән яулана. Мулланур Гариф улы озак еллар медицина хезмәткәрләренең профсоюз комитетын җитәкли, колегаларының мәнфәгатьләрен яклый. Ә бу җиңел эш түгел. Кайвакытта принципиаль, таләпчән булырга кирәк. Коллегалары аны елның-елында үзләренең профсоюз лидерлары итеп сайлап куялар. Ышаналар, хөрмәт итәләр, димәк. Хәзер инде ул авыл Советы депутаты буларак авыл халкының сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен хәл итә.
Иртән күтәренке күңел белән эшкә бару, ә кичен шатланып өйгә кайту–кеше бәхете шулдыр инде. 30 ел эшләү дәверендә Мулланур Гариф улы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Рәсәйнең бәйсез профсоюзлар федерациясенең Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Табигаттә яз, шушы матурлыкка авыл табибының туган көне һәм хезмәт юлын башлауга өч дистә ел тулу вакыйгалары да өстәлә. Чын табиб – башкаларның газабын йөрәге аша уздыручы, авыртуларын җиңеләйтергә тырышучы, өмет, шәфкать, ышаныч тулы сүзләр табып юатучы ул. Шул яктылыгың, җылылыгың, саулыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан түгелмәсен дип телим.
Без барыбыз да Сезне чын йөрәктән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телибез.
Кадрия Сәлимова.

Категория: мин яздым | Добавил: ^^^^^ (28.03.2015)
Просмотров: 407 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz