Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [7]
авылдашлар турында язалар [4]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » авылдашлар турында язалар

Морт дигэн авыл бар Ватаным Татарстан

Морт дигэн авыл бар Ватаным Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

http://protatarstan.ru/wp-content/uploads/2017/03/%D0%B7%D0%B0%D1%85%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%B8%D0%BA-960x492.jpg

Морт атамасын авылда төрлечә аңлаталар. Бәлки, элек-электән авылда муртайган тупылларның күп булуы бу исемнең килеп чыгуына этәргәндер…

Автор: Гөлүсә Закирова /01.03.2017

Морт исемле авыл Татарстанда берәү генә. 10 ел дәвамында район үзәге булып торгангамы, халкы хәзер дә урамга чыкканда да шәһәрчә бизәнеп-ясанып, итек-читекләрен чистартып, матурланып чыга. Ипигә генә килгән идем, дип, халаттан йөрүче бер генә әбекәйне дә очратмассыз. Урамнарында чүп ташлар өчен махсус савытлар куелган. Ә кешеләре бик ачык, кемгә генә сугылсаң да, чәй эчерми чыгарып җибәрмәсләр…

Бигәй батырлыгы

Морт авылының беренче урыны урман буендагы Мәмет елгасы тирәсендә булган. Явыз Иванның чукындыру сәясәтеннән качып, бирегә күченгәннәр. Урманның арьягында чукындырылган татар авыллары бар: Айталан, Февраль, Елово… Рус баскакларын авылга кертмәс өчен кырыкмаса кырык сәбәп уйлап таба белгән Морт кешеләре. Болай дип тә сөйлиләр: “Пәһлевандай батыр Йөзәй һәм Бигәй бабалар, сыерларын кызганмыйча, суя һәм Армалы авылы башына чыгып, учак тергезә. Казан асып, шул ит белән чукындыру сәясәте алып барган урыс миссионерларын шәп итеп сыйлыйлар. Аннан сый-хөрмәттән шактый йомшарган урысларны: “Бу тирәдә чукындырырга яраклы татар авыллары юк”, – дип башларын бутап, икенче юнәлештә борып җибәрәләр”.

Бигәй батырның даны Казанда да билгеле була. Шәһәр Сабан туенда ел саен батыр кала ул. Аңа каршы чыгарга берәү дә батырчылык итми. Шунда татар байларыннан берәү, күп җирләрен һәм кызын бирергә вәгъдә итеп, бер урысны Бигәй батыр белән бил алышырга күндерә. Көрәш каты була, шулай да урыс җиңелә. Бай вәгъдәсендә тора. Бигәй батырның Чулман елгасын аркылыга йөзеп чыгуы турында да риваятьләр бар. Сабан туенда җиңелүче көрәшче генә аны гафу итә алмый, Чулманда йөзгәндә көймә белән килеп, батырны батырып үтерә.

 

Умарталар муртайган

Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивында сакланган XVIII гасыр документларында авыл Март исеме белән теркәлгән. 1795 елда аның 42 хуҗалыгында 102 ир-ат, 78 хатын-кыз исәпләнә. 1612 дисәтинә 1829 сажин җирләре була. Авыл янәшәсендә Морт һәм Киленбиегән елгалары җәйрәп ята. Малмыждан Алабугага китә торган олы юл үтә. Чыршылы елгасының уң, Акай елгасының сул ярларында, Мәмет, Бурсык, Морт, Киленбиегән елгаларының ике ярында да чишмәләр челтерәп ага. Морт һәм Чыршылы елгаларында берәр тегермән урнашкан, янәшәләрендә берәр амбар бар. Басуларында арыш, арпа, солы, бодай, карабодай, борай үстерәләр, туфрагы соры комлы. Печән җирләре шулай ук уңдырышлы. Халык казна крестьяннары санала, басуда хезмәт итүдән бушаган арада йон эрли, киндер тетә, постау суга.

Урманнары бай: чыршы, ак чыршы (пихта), усак, юкә, өрәңге, каен, миләш, шомырт үсә, аю, бүре, төлке, сусар, ас кебек җәнлекләр, көртлек, бөркет, карчыга, боҗыр, карга, чыпчык кебек кошлар тереклек итә. Елгаларында чуртан, алабуга, жумба (налим), шартлака, чабаклар бар.

Морт атамасын авылда төрлечә аңлаталар. Элек-электән авылда муртайган тупылларның күп булуы бу исемнең килеп чыгуына этәргәндер.

Авыл сазлык урынында утыра. Ә тупыллар сазлыкны киптерә, аны шуның өчен утыртканнар да. Профессор Гомәр Саттаров “Татар исемнәре сүзлеге”ндә, Морт сүзенең мәгънәсе мәңге яшел үсемлекне аңлата, дип яза. Монгол телендә “маритой” дигән сүз дә бар, анысы ат менәр җайдак мәгънәсендә йөри. Авыл исеме “умарта” сүзеннән дә алынган булырга мөмкин. Морт урманнарында кыргый умарталар күп булган, хәзер дә кыргый бал кортларына капкын кую гадәте бар. Географик урнашуы белән бәйле тагын бер аңлатма бар: морт – тирән күл дигәнне дә аңлата, удмуртларның “мур”, “мурдала” сүзләре тирәнлеккә ишарәли. Ә коми халкы бу сүзне кешелеклелек төшенчәсе белән бәйли.

 

Ахун хәзрәт

Хәбибрахман Мәсәгутов – ХХ гасыр башында Морт авылының бик дәрәҗәле имамнарыннан була. Хәтта үзенең мөһере дә булган, анда «Ахун» дип язылган, диләр. Дәүләт Думасының III һәм IV чакырылышы депутаты. Талканы коры була ахунның: “Җыр-бию, күңел ачу, музыка Коръәнгә каршы килә, җырлаганчы Аллаһка табынсагыз иде”, – ди. Кичләрен “ау”га да чыккалый. Мәче кебек сак кына адымнар белән килә дә, күңел ачкан яшьләрнең башларын, җилкәләрен йодрыклары белән төя икән. Баһадирларча таза гәүдәле хәзрәткә каршы торырлык кеше табылмый.

Морт авылы 1914-1917 еллардагы канлы вакыйгалар шаһиты да була. Дәһшәтле елларда Токмашканың 31 кызылгвардиячесе, Яңа Гришкин һәм Танайка дружиначылары, Морт активистлары революциягә җаннары-тәннәре белән инана һәм аны яклап һәлак була. Кешеләрне тереләй күмүләре, “Үлем баржасы”на ябулары, асулары, атулары турында уйларга да куркыныч.

1917 ел башы. Юеш окопларда өч ел аунап, кичәге иптәшләренең үле гәүдәләре аша атлап йөдәп беткән, яраланган госпитальләрдә дәваланган фронтовик Фәхри Моратов туган авылы Мортка кайтып төшә. Ул вакытта авылда фронттан кайтучылар шактый була. кичләрен җыелып, төрле мәсьәләләр турында сүз йөртәләр. Байлар да тик тормый. Алабугадан революциягә каршы фикердәге 230нчы запас полктан 20 солдатны алып кайталар. Төне буе эчеп, исерешеп беткәч, активистларны эзәрлекләргә керешәләр. Башта Хөсәенов йортына керәләр, аны үтергәнче кыйныйлар. Моратовны да тотарга уйлыйлар. Әмма ул Алабугага качып китә. Ләкин аның кайдалыгын белеп, кыйнап Мортка алып кайталар. Башка активистларны да кулга алалар. Кайберләрен шунда ук кыйнап үтерәләр. Моратовны исә шәһәр ягына алып китеп атарга боера унтер-офицер. Кече унтер каршы килә, халыкны җыеп, авылдашлары алдында атабыз, ди. Иртәнгә кадәр калдыралар, кыйнап, Земство йортына кертеп биклиләр. Шунда ул тагын биш иптәшен күрә. Берсе үлгән булып чыга. Ике исерек солдат кереп ике иптәшен атып үтерә, Моратовка төбәгәч, фронтовик ачуыннан мылтыкны тартып ала, мылтык түтәсе лампага бәрелә һәм ут сүнә. Шуннан файдаланып, Фәхри чыгып кача. Авылдашлары ярдәме белән хатын-кыз булып киенеп, башына яулык бәйләп авылдан юк була.

 

Азин үзе туктап торган

1918 елның июлендә авылга колчаклылар килә. Мамадыш ягыннан Кызыл Армия һөҗүмгә күчә. Менә 1885 елгы Миңнеҗамал әби истәлекләре: “Аклар авылга Акай тау башыннан төштеләр. Мәметтә туплар шартлады, бөтен җир дөңгер-дөңгер килеп торды. Ату тавышлары ишеткәч, авыл халкы кем арба өстерәп, кем атка утырып Юрашка киттек. Гатаулла бабагыз Миңнегул Фатыйхы белән качып, Алабугадан түшләре белән шуышып кайтканнар. Бабагыз: “15 чакрымда бер авыл бар, туплар шартлый башлагач, гаиләне шунда илткән идек, хәл белергә бардык”, – дип котылган. Кайткач, ике көн Саттар Саҗидәләренең атлар өе түбәсендә качып ятканнар. Моксиннар акларга бал ташыган”.

Морт авылы аша Азин отрядлары уза. Земство йорты каршында Азин үзе дә тукталып торган, диләр. Күп кенә мортлылар Азин отрядына да кушыла.

1920 елда авылда хәтәр янгын чыга. Ефәк Фатыйхның анасы: “Ипи пешергән идем, пеләчә белән чүп түккән идем”, – ди. Чүп урынына утлы көл түккән була шул. Янгын шактый йортның башына җитә.

Сталин Габделбәр

1929 елда Мортта авыл хуҗалыгы артеле оештыралар. 8 март көнне артельнең беренче гомуми җыелышы була. Халыкара хатын-кызлар көне булганга, күмәк хуҗалыкны да “8 Март” исеме белән йөртә башлыйлар. Һәр гаилә 3 сум акча һәм чәчүлек орлык бирә. Атлар, дирбия, сукалар гомуми милеккә әйләнә. Беренче рәисе – “егермебишмеңенче” Фома Тихонов. Берничә ел эчендә хуҗалыкта алма бакчасы утыртыла, балык күле ясала, ат заводы төзелә, тимерче Газизулла Гобәйдуллин болында үлән үстерү өчен су сиптерү җайланмасы төзеп куя. 1933 елда дуңгыз фермасы төзелә. Бу елда зур уңыш алалар: бөртеклеләрнең гектарыннан — 15-16 ц, бәрәңгедән — 205 ц. Һәр хезмәт көненә, ниһаять, колхозчыларга 8әр кило ашлык, яшелчә, 200 г бал бирелә. Колхозда бер яшелчәчелек, бер төзү бригадасы оештырыла.

Шул ук елны Казанда колхоз ударникларының I съездына Ибраһим Йосыпов белән Саҗидә Биктаһироваларны җибәрәләр. Съездда Михаил Калинин да чыгыш ясый. Аннан кайткач, авылдашларының: “Сталинны күрдеңме?” – дип сораштыруларына, “Күрдем, күрдем”, – дип шапырына Ибраһим абзый һәм аңа “Сталин” кушаматы ябышып кала…

Самолетка акча

Сугыш вакытында хөкүмәткә көн саен 30 ат йөге ашлык озата “8 Март” хуҗалыгы. 1942 елның 10 декабрендә колхозчылар Ватанны саклаучыларга авиаэскадрилья төзергә алына. Бу максатларда халыктан 150 мең акча җыялар. Ул чакта бер пот (16 кг) икмәк бер мең сум тора. Районның “Сталин юлы” газетасы бу хакта язып та чыга: “Тимерче Гобәйдулла Газизуллин үзенең хезмәт хакыннан самолет төзергә 50 мең сум акча кертте. Ул: “Минем ике улым фронтта, фашистларга каршы көрәштә, читтә кала алмыйм”, – ди…”

Гобәйдулла абзый кызы Либәбә апа Мусина бу хакта истәлекләре белән уртаклаша: “Әтием үзебезнең келәттә нәрсә бар, барысын төяп, бер арба ашлык алып китеп, он итеп тарттырып алып кайтты бер көнне. Эшләп тора бит, ашлык килә тора. Шулай итеп, 50 мең акча белән кайттылар. Тәрәзәләрне одеаллар белән капладылар да идәндә акча санарга керештеләр. Бер-ике төн кунды әле ул акча өйдә. Аннан аны авыл советына төшереп бирделәр”.

Пуля тишкән медаль

Ә менә Хөсәен Шәрифуллинның “Сталинград оборонасы өчен” медале үзе бер тарих. Сталинградны саклаганда ул хезмәт иткән бер төркем солдатлар Идел аша кичәргә тиеш була. Дошман пулясы астында көймәләргә төялеп юлга кузгалалар. Янәшәдә генә йөзгән көймә, бомба эләгеп, су астына китә, анда Хөсәеннең якташлары да була. Аннан Сталинград урамнарында сугышлар дәвам итә. Самолеттан ташлап киткән азык-төлекне дә алып булмый: снайпер чүкеп кенә тора. Менә шулай кайчандыр хуҗалар чыгарып түккән бәрәңге кабыклары, элмә кайрылары ашап, алты ай сугыша алар. Оборонаны өзеп чыккач, сакал-мыек баскан, йончыган солдатларны медаль белән бүләклиләр. Аннан тагын сугыш, тагын атака. Дошман пулясы Хөсәеннең күкрәгенә төбәлә. Әмма яңа гына таккан медаль аның гомерен саклап кала. Пуля тишкән медаль бүген мәктәп музеенда саклана.

 

«Апа, бир минеке ашарга…»

1942 елда Мортка ленинградлылар килә. 350 бала һәм 25 олы кеше. Алар Ленинградның 300, 320, 321нче интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр була. Алар арасында табибә Елена Рамбольская һәм аның кызы Лариса да була. Лариса Рамбольская, сугыш бетеп, туган шәһәренә кайтып киткәч тә, озак еллар дәвамында Морт халкы белән аралашып яши. Болай дип хатлар яза ул: “Ул чакта, җәннәткә юлыккандай булдык, тәрәзәләрдә утлар яна, бернинди снаряд һәм бомба тавышлары ишетелми. Әни табибә, авыл халкын да дәвалый, тирә-күрше авылларга да чакыралар үзен. Безне Зөләйха апаларга урнаштырдылар. 1943 елның кышы иде бу. Аннан аерым йорт бирделәр, без анда салкыннан бик интектек. Көннәрнең берендә Тайфә апа Әхмәтҗанова килеп керде дә, берни әйтеп тормый, әйберләребезне җыя башлады. Аннан үзенең өенә алып китте. Өч елдан артык яшәдек без аларда. Катык-сөте белән сыйлады, бәрәңгесен ашатты, бакчасында кыяр, кабак үстерергә рөхсәт итте”.

Вакытлар үткәч, Морт урамында таныш булмаган бер кешегә игътибар итәләр. Ул кайчандыр бирегә эвакуацияләнгән Анатолий Куликов була. Морт халкына менә ниләр сөйли ул: “Без мең газаплар кичеп килдек. Өстә юка, барыбыз да җәйге аяк киеменнән. Морт кешеләре безне Алабугадан олаулар белән килеп алды. Үзләре белән туннар да алганнар. Аларга төренгәч, эреп йокыга киткәнбез. Безне мәчеткә урнаштырдылар. Иртән кая килеп эләктек икән дип, тәрәзәләргә ябырылсак, ишегалды тулы халык, безне кызганып басып торалар. Ятимнәр бит, күбебезнең әти-әниләре Ленинградта ачлыктан кырылган. Тора-бара татар сүзләре өйрәндек, бик ашыйсы килгәндә, берәр йортка керәбез дә: “Апа, бир минеке ашарга”, – дибез. Беркайчан да буш чыгармадылар”.

Морт зираты кырында Ленинградтан килеп, биредә вафат булган өч бала кабере дә бар. Алар янына мәрмәр ташны Морт мәктәбе укучылары колхоздан бәрәңге алудан килгән акчага куйдырган.

 

Атказанган химик

Морт мәктәбе – берничә буын химиклар тәрбияләгән мәктәп тә әле ул. Аның башлангычы дөньяга танылган уйлап табучы химик Тимерхан Әхмәтов белән бәйле. Әтисе – Габдулла абый, “8 Март” колхозы бригадиры, әнисе – гади колхозчы була. 1952 елда КХТИга укырга керә, авылдан килгән башка студентлар кебек ул да портта йөк бушатып тамагын ялгарлык акча юнәтә. Шунда салкын тидереп, урын өстенә егыла. Үпкәләре ялкынсынган егеткә укуны ташларга киңәш итәләр. Әмма ул барысын да шаккатырып, көрәш белән шөгыльләнә башлый һәм авыруын җиңә дә. Казанда гына түгел, Мәскәү шәһәрләрендә дә җиңеп чыга, спорт остасы исемен ала. Диплом алгач, башта туган авылы мәктәбендә укыта, аннан Бондюг (Менделеев) шәһәре химия заводында мастер булып эшли башлый. Цех җитәкчесе итеп билгеләнгәч, рационализаторлык идеяләрен тәкъдим итә башлый. Аеруча хлорид барий технологияләре кызыксындыра аны. Аның исемен Татарстанның уйлап табучылар һәм рационализаторлары Мактау китабына да кертәләр. Һава торышы нинди булуга карамастан, баллистик ракеталарга тиешле нокталарга эләгү өчен кирәк булган порошокны да да ул җитәкләгән лаборатория җитештерә. Әлеге чимал контаклы линзалар өчен дә нигез булып тора. Күкерт катнашмасын өйрәнеп, Левенсон кебек инглиз галимнәре фикерләренә каршы килерлек ачыш: составында күкерт булган төзелеш чималларын кулланышка кертә. Сульфит һәм барий тозларын камилләштерү буенча да зур эш башкара. Илдә силикагель өчен мохтаҗлык тугач, анысында да Морт егете җитезлек күрсәтә, моның өчен СССРның атказанган химигы исеменә лаек була. Уйлап табулары өчен 80 патентка ия “СССРның атказанган уйлап табучысы Тимерхан Әхмәтов. Аның авторлыгындагы химия дәреслекләре дә югары уку йортларында популярлык казана.

 

 

 

Категория: авылдашлар турында язалар | Добавил: Кадрия (12.10.2018)
Просмотров: 4 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2018
    Создать бесплатный сайт с uCoz