Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Болгарга сәяхәт

Болгарга сәяхәт

 

Мөселманнарның гадәткә кереп киткән Изге Болгар җыены быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1130 еллыгын билгеләп үтте. “Изге ният-ярты гамәл” дигән мәкальне ишеткәнебез бар иде. Изге сәфәргә барабыз дип ният кылгач Аллаһы Тәгалә җаен да, яхшы юлдашларны да, хәтта кояшлы һава торышын да насыйп итте. Шушы елның 21 июлендә иртәнге сәгать дүрттә Морт авылы уртасындагы тукталышка җилдереп, егерме кешелек урыны булган “Мерседес” автобусы килеп туктады. Билгеле инде, авылыбызның Бәһиҗә абыстае шактыйдан оештыру эшләре алып барды, Изге Болгар җыенына бару теләген авылдашлары күңеленә ул салды. “Соңыннан җиңел, рәхәт яшәр өчен Аллаһ биргән мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк. Рухи үсеш юлында бер елга җитәрлек савап җыеп калыйк. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “ ... бер – берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз! Белегез, Аллаһ тәкъвалылар белән” дигән (“Тәүбә” сүрәсенең 36 аятендә). Менә шундый фикерләр күпләрнең күңелендә Җыенга бару ниятен булдырды. Ә “Мерседес”, билгеле инде, Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Файзрахман улының тырышлык нәтиҗәсе. Ул авылдашларның изге ниятләренә беркайчан да колак салмый калмый. Авылыбызнын мөхтәрәм кешеләре- авыл җирлеге рәисе Фаиз Фәйзрахман улы һәм Рөстәм мәчете имамы Хәйдәр хәзрәт - изге юллар теләп безне озатып калдылар.

Ак яулыклы эбиләрне, ханымнар һәм кызларны, түбәтәйле бабайларны утыртып уңайлы автобус җилдереп Болгарга таба юл алды. Машина йөртүчебез Владислав атлы - бик тә ипле, җайлы кеше булып чыкты. Без инде сәгать иртәнге тугыз тулганчы ук Изге Болгар җиренә аяк бастык.

”Сәфәр кылыгыз, ризыкланырсыз, сәламәтләнерсез”- дигән бер хәдистә. Болгар җирендә тарихта бик сирәк очрый торган вакыйга булган: бөтен бер дәүләт ислам динен үз теләге белән кабул иткән. Болгар халкы ислам нуры белән нурланып, тырыш хезмәт куеп, бердәм булып, бай, югары мәгьрифәтле дәүләт булдырган. Төрле каршылыкларны җиңеп гасырлар аша ислам динен безнең көннәргә кадәр китереп җиткерә алган. Динебезнең олы мирасын безләргә кадәр китереп җиткергән әби- бабаларыбызга баш ияр өчен, намазлар укып, хәер догаларыбыз кабул булсын дип килдек бит без Болгарга. Милли үзаң уяну, тарихка күз салу, динебезнең асылын өйрәнү Изге Болгар җыеныннан башлангыч алган.

Кереш өлешендә милли җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр урын алды. Чыгыш ясаучыларның борынгыдан килгән милли киемнәре, осталыклары барыбызны таң калдырды. Зур сәхнәдә Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы, Татарстан Минтимер , Русия Үзәк Диния Нәзәрәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин,.... мөфти- хәзрәтләр, галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре урын алды. Берьюлы шулкадәр күп шәхесләр белән очрашу безне барыбызны да бик дулкынландырды. Болгар җирендә яңартылган тарихи тыюлык һәйкәлләренең бөтендөнья мирасы булып исәпләнүе , Болгар ислам академиясендә уку-укыту системасы җайга салынуы, ”Хозур” нәшрияты эшчәнлегендә яңа проектлар тагын бик күп эшләнгән һәм эшләнәчәк яңалыклар белән таныштык без. Болгар илен, җирен, иманын, рухын, саклап калу өчен гомерләрен биргән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту нияте белән җыенда катнашучыларның күбесе ”Җәмигь” мәчете нигезенә өйлә намазы укырга дип юл алды. Бу мәчет Шәһри Болгарның үзәк мәчете булган, ел да җыенда катнашучылар бу урынында сәҗдә кылалар. 922 елда беренче “бисмилләһ” тә шушы җирдә яңгыраган бит.

Тарихи һәйкәлләр белән танышу мөмкинлеге дә булды. Ерак төбәкләрдән килгән мөселман кардәшләр белән дә аралаштык. Милли киемнәр сатып алу мөмкинлеге дә булдырылган иде. Ә инде мили ризык бик тә мулдан әзерләнгән: тукландык та, үзебез белән күчтәнәчкә дә алдык.

Дини һәм мәдәни тарихка кызыксыну елдан ел арта гына бара. Иман яңартып, рухланып, тагын бер кат шушы тарихны йөрәгебез аша үткәреп, Аллаһ кушканча яшәргә кирәк икәненә тагын бер кат инанып туган авылыбыз Мортка юл алдык. Тоткан динебезнең, уразаларыбызның, укыган намазларыбызның асылын аңлап, шул кыйбылабыздан тайпылмыйча, гамәл -гыйбәдәт кылып яшәсәк иде мөселман кардәшләр.

Кадрия Сәлимова, Морт авылы

 

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (12.10.2018)
Просмотров: 211 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz