Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Мөслимәләр җыены

Мөслимәләр җыены.

Морт авылы - бай тарихы булган иң зур авылларның берсе. Янәшә тирә авылларның 12 мәчете белән идарә иткән белемле имам ахуны булган авыл ул - Морт авылы. 1930 елларга кадәр Төркияләрдә белем алган указлы муллалары, ике мәчете, мәдрәсәсе булган. Замана җилләре мәчетләребезнең манараларын кискән, башсыз иткән. Яңа мәчет 1995 елда Татнефть газтөзелеш “ТатСиб” оешмасы генераль директоры Шигапов Рөстәм Зияф улының хәериячелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә төзелде. Шушы кеше хөрмәтенә мәчет “Рөстәм” исемен йөртә. Морт авылында дини эшчәнлекнең тарихи тамырлары тирән. 1868 елда 24 яшьлек Масагутов Хабибрахман Әхмәтситдик улы указлы мулла итеп җибәрелә. Мулла янәшә тирә авылларның 12 мәчетенә Ахун итеп куела. 1917 елда авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була һәм 1921 елда Семипалатинск шәһәрендә вафат була. Указлы мулла Ишалов Мотигулланың исеме билгеле ул репрессия корбаны.1930 елда кулга алына, атып үтерелә. Шулай ук мулла Нәҗметдинов Зәйнәгбетдин дә 10 елга төрмәгә җибәрелә. Бу ике мулланың исеме репрессия корбаны буларак Казандагы Кол Шәриф мәчете истәлек тактасында теркәлгән.

Җиде дистә елдан соң 1995 елда авылыбызда яңадан азан тавышы яңгырый башлады. Әби-бабайларыбыз зур корбаннар биреп булса да дини мирасыбызны безләргә кадәр китереп тапшырды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгаләгә иң якын булганнарыгыз - юмартларыгыз ...” диде. Авылыбызда яңа Аллаһ йорты торгызылуга да 22 ел вакыт узып китте. Менә инде дистә елдан артык, зур ихласлык белән “Рөстәм” мәчетендә имам вазифаларын Хәйдәр хәзрәт Гайнанов башкара.

Мәчеткә дин кардәшләребезнен сукмаклары суынмый. Якшәмбе мәктәбендә 12 бала белем ала. Дүшәмбе көнне хатын-кызлар өчен дин сабаклары оештырылды. Һәр атнаның атна кичендә тәҗрибәле абыстайлар Коръән уку дәресләренә җыела. Һәр көнне өйлә намазында мәчет манарасыннан моңлы Азан тавышын яңгырату өчен авыл ир-атлары мәчеткә килә. Җомга намазы, Мәүлид бәйрәме, Корбан ашлары, ураза ае дәвамында Тәравих намазына мәчеткә җыелу авыл халкы арасында куркәм гадәткә әйләнде. Мәчетебезне төзекләндерү эше бара.

Игелекле гамәлләр онытылмас, изге эштә бердәм булыйк, юмарт булыйк, авылдашларым.

Рәҗәб аенда бер изге гамәл дип «Мөслимәләр җыены» уздырырга булдык. Билгеле, әзерлек эшләре алдан башланды. Мөслимәләр вәгазь темалары сайлап, бик җентекләп әзерләнде. Җыен буласы көнне мәдәният йорты тирәсендә инде иртәдән үк ыгы-зыгы башланды. Кемдер күргәзмә көйли. Күргәзмәләрдә әби –бабайлардан калган сандык төбендә бик кадерләп сакланган гаилә ядькарләре, мөслимәләрнең үзләренең, кызларының, оныкларының кул эшләре урын алды, һәммәсен авылдашларга күрсәтәсе килә бит. Күргәзмә белән кызыксынучыларны үзләренең эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч сөйләмнәре белән Гөлнара Сәлимова, Гөлфинә Гаффанова һәм Зәлия Садыковалар озак кына авылдашларны яннарынан җибәрмәделәр.

  • бер экспонат. 1930 елларда авылдагы ике мәчетнең дә манараларын кисәләр. Җәмигь мәчетенең манарасын кискәндә авыл халкы җыела. Мәчетнең манарасы ыңгыраша-ыңгыраша җиргә аугач, авыл халкы бик борчылып таралыша. Шунда Шакиров Русланның бабасы читкәрәк төшкән мәчетнең аена игътибар итә һәм айны үзе белән алып кайтып китә. Үзе шикләнә, шуңа да ул айны кеше күзеннән ераккарак җыеп куя. Шуңадыр да җиде дистә еллар узгач кына, оныгы Руслан айга юлыга. Мәктәптә музей оештыру эшләре белән йөргәндә ул: “Апа, безнең келәттә мәчет ае бар, алып килимме?”- дип мөрәҗәгать итте. шундый язмышлы бу Морт авылы Җәмигь мәчете ае. Җыенга әзерлек барышында мәктәп балалары да бик теләп катнашты, алар «Татар милли киемнәре» дигән рәсем күргәзмәсе оештырды. Шиһабетдин Мәрҗәнинең бүгенге көндә дә бик актуаль булган «Милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт милләтне саклый” дигән фикерен мәктәп коллективы бик тырышып тормышка ашыра.

Морт авылында динебезнең олы мирасын безләргә кадәр җиткергән, хәзер инде ахыйрәткә күчкән абыстайлар һәм муллаларның да исемнәрен хөрмәтләп искә алды бүген авыл халкы.

Ул арада Алабуга мөхтәсибәте имам хатибы ярдәме белән оештырылган Җәмигь мәчете кибете дә, “Бердигән” кибете дә килеп матур-матур мөселман киемнәрен, китапларын, сәламәтлек өчен бик тә файдалы чәйләрен, майларын урнаштырып куйды. Авылдаш мөслимәләрнең матур-матур яулыклар, күлмәкләр киеп караулары күңелне куандырды. Ул арада Ләйлә Мулланур кызы белән Минҗиһан Габитоваларның көзге каршына утыртып мөслимәләргә яулык бәйләү мастер-класслары оештыруы, Фәрдия Шагидуллина белән Алсу Рахмановаларның фото рәсемнәргә төшереп йөрүләре дә ак яулыклы мөслимәләр күңеленә хуш килде. Бертуган Зәйтүнә белән Тәкмилә апалар тәсбих ясау серләрен өйрәтте. Яңа гына “юлга чыгып” үзләренә сатып алыр өчен “ Корьән китабын ничек сайларга?” икән дип кызыксынучылар Җәүһәр Габбасова оештырган мастер –класстан файдалы киңәшләр алдылар..

“Рөстәм” мәчетендә уздырылган чаралар турында ясалган презентация һәм аны озатып баручы Изге ай ансамбле башкаруындагы “Су буйлап” көе күңелнең әллә кайдагы нечкә кылларын тибрәлдереп күңелләрне айкый иде. Җыенга килгән мөслимәләрне Морт авылы җирле үзидарә рәисе Фаиз Фәйзрахман улы һәм “Рөстәм” мәчете имам хатибы Хәйдәр хәзрәт Гайнанов сәламләде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, авылдашларым бүгенге “Мөслимәләр җыеныбыз”- котлы мөбарәк булсын! Дәвамлы булсын!” - дип башлады сүзен инде тугызынчы дистәсен ваклаган Морт авылында гына түгел янәшә тирә авылларда да күп кенә шәкертләр әзерләгән, вәгазе генә түгел, бар булган тормыш юлы барыбызга да өлге булырдай Бәхиҗә абыстай. Аның яшләрчә трибуна артына басып чыгыш ясавы барыбызны да сокландырды. Мөслимәләрне мәчетләргә чакырып: “Сез күңел рәхәтен таба алырсыз; тыңлаган вәгазьләрдән ләззәтләнерсез, киләчәккә өметләрегез артыр, ышанычларыгыз тагын да ныгыр. Динебезне саклап калуда әби-бабаларыбызның тырышлыкларын, манараларын киссәләр дә, мәчетләрне җимерсәләр дә, ислам рухын, без балаларына ничек саклап, безгә тапшыруларын сөйләп кенә бетерерлек түгел, - диде хаҗия. Морт авылының ике мәчете дә шундый язмышка дучар булган дип, мөнәҗәтен дә көйләп җибәрде.

«Адәм ике өлештән тора. Җан һәм гәүдә өлеше. Гәүдә өлешенә тукталып тормыйм. Бик күп беләбез, мәктәпләрдә дә өйрәтәләр. Ә менә җан турында?. Безгә күренмәсә дә барлыгына ышанабыз: “җаным әрни, җан ярасы, җаның ни тели, җаным, тәнем белән шатландым дибез. Җан турында сөйләсәк тә, аны тәрбияләү турында уйламыйбыз да. Ләкин беләбез, кеше җансыз яши алмый. Күп очракта үзебезне тынычландырып: Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Берәр җиргә куяр әле, дибез. Аллаһы Тәгаләнең безгә әзерләп куйган бер “җире” дә юк икән, аның ике генә урыны бар: җәннәте һәм җәһәннәме. Дин - бердәнбер җәннәткә бару юлы» икәнен авылдашларына вәгазьләде Зәйтүнә апа Габитова.

Ихлас күңелдән авылдашлары өчен борчылып йөрүче Тәкмилә апа залда утыручы мөслимәләрне тәүбәгә килергә ашыктырды. Көн дә биш вакыт намазында ул балаларының, туган тумачаларының, классташларының, күрше-күләннәренең, авылдашларының Аллаһы Тәгаләдән гонаһларын ярлыкавын сорый. Авыл халкының иманлы,намазлы һәм бәхетле булуы өчен бик тә борчыла ул.

Бәгъдия Габдулхай кызы бик үтемле итеп кешенең бу дөньяда яшәү максаты йорт салу, бала тәрбияләү һәм агач утырту гына түгел икәнен, ә дөньядагы асыл максатыбыз Аллаһка гыйбәдәт кылу дип тәгаенләде.

Авылыбызның киләчәге бүгенге сабыйга бәйле. Ничек үсә? Нинди тәрбия ала? Кемнәр белән аралаша? Бала - гаилә көзгесе икәнен, ата-анага баланы түгел, ә үзләрен тәрбияләргә кирәклеге турында бик саллы киңәшләрен бирде 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә биргән Фәния апа Галялетдинова.

Алфира апа Әхтәмова залда утыручыларны үзенең бик моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр дөньясына алып кереп китте. Мөкәррәмә апа Әхмәтҗәнованың Мәмет елгасында суга батып үлгән 11яшьлек улын югалту көннәрендә кичергән кайгы-хәсрәте, күңелендәге моң һәм сагышы “Кәүсәр бәетендә” чагылыш тапты. Ерак еллар хәтирәсе буларак бу кайгылы көннәр вакыйгасы авылдашлары, туганнары күңелендә тагын яңарды. Бу мөнәҗәтне тыңлаганда инде гомер уртасын узган ир-атларның да күзләрендә яшь күренде.

Җыенга кызы, килене, оныклары белән килгән ханымнар, хаҗия Фәния апа Галееваның “балам, кызым, күз нурым” дип өзгәләнеп әйткән үгет–нәсыйхәтләрен мәңге күңел дәфтәрләренә салып куйдылар. Озак еллар бергә, тигезлектә, балаларның, оныкларның, оныкчыкларның рәхәтен күреп, кадер- хөрмәттә яшәп, гаилә кыйммәтенең иң югары баскычына ирешкән Фәния апа бу вәгазендә үз тәҗрибәсеннән чыгып, чын күңелдән изге теләкләр теләде.

- Хөрмәт сүзе безнең каныбызга гомер-гомердән сеңеп килгән. Коры сүз түгел, яшәү рәвеше белән тәрбияләнгән. “Олылар ашамыйча, ризыкка сузылма, шаркылдап көлмә, ата-ана янында киерелеп йөрмә, олылар барда телеңне тый, алар басып торса, торып урын бир, кунак килсә, хөрмәт ит” дип әкеренләп күңелгә сеңдереп торганнар. Хезмәтнең дә нәтиҗәсе хөрмәт белән булган: үзе ашаганчы кайнар коймак белән иң элек эти-әнисенә авыз иттергән, шулай итеп әти-әнисенең хәер догасын алган. Кеше тормышында һәм ахирәт өчен дә бик мөһим темаларның берсе “Ата-анага итагәть итү” вәгазен үз йөрәге аша үткәреп, тамашачыга Минҗиһан Габитова сөйләде.

“Намаз – ул Аллаһ тарафыннан Пәйгамбәребезгә, өммәтен нәфес бозыклыгыннан саклап, җәннәткә алып бару өчен бирелгән олуг бер сәгадәттер.

Фани дөньяда һәр кешенең үз язмышы. Вакытыбызның һәр мизгелнең кадерен белеп, Аллаһы Тәгалә кушкан әмерләрнең берсе – намазларыбызга битараф булмасак иде. Рухи азыктан күңелебезне мәхрүм итмәсәк иде” – дип сөйләде Флера апа Мөхәммәтҗанова “Намаз - җәннәт ачкычы” дигән вәгазендә.

Мөслимәләр җыенын Алфира Нуриәхмәт кызы “Аллаһыгы шөкер кылам” шигыре белән дәвам итте.

Динне саклау – милләтне олылаудан, халыкның мирасына хөрмәт белән караудан башлана. Милләт казанышларын алдагы буыннарга җиткерү, туган җиргә мәхәббәт, үзара туганлыкны, дуслыкны саклау - болар тәрбиянең алтын фонды. Бер дәвердә дә актуальлеген югалтмаган сыйфатлар бу. Мирасыбызны энҗе бөртегедәй саклау, аңа мәхәббәт тәрбияләү - гаиләдә мөслимәләр кулында.

Әйе, әхлак, намус, рухи тәрбия мәсьәләләрен хәл иткәндә кешегә гыйлем кирәк. Балаларыбыз мәрхәмәтле, инсафлы, тәртипле, киң күңелле кеше булып үссен дисәк , аларны тәрбияләү өчен дә гыйлемле булырга кирәк.

Барчабызның да бәхетле буласы килә. Әмма дини гыйлемнән башка бу максатка ирешү мөмкин түгелдер. Чөнки Аллаһы Тәгалә кешедән разый булган очракта гына, кешенең күңеле тыныч була, ә күңеле тыныч булганда гына Адәм баласы үзен бәхетле тоя. Шуңа да яшебезгә карамыйча, барчабыз да гыйлем юлында булыйк.

Менә шундый нәтиҗәләр ясады “Мөслимәләр җыены”. Оешма эшчәнлеген алга таба да төрле чаралар белән дәвам итәргә исәпли һәм үзләренең сафлары тагын да киңәер дигән теләктә кала. Аллаһ разый булсын. Һәммәбез Аллаһыга шөкер кылып яшик.

Кадрия Сәлимова.

Морт авылы.

 

 

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (20.04.2018)
Просмотров: 271 | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz