Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Кояшлы матур җәйге көн. Сабантуй. Тирә-якка гармун тавышы агыла. Барлык халык язгы чәчүнең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итә. Җыр, көрәш, уен-көлке. Шушы шатлыклы көн Вәлиев  Хөсәеннәр гаиләсенә зур кайгы китерә. Аларның 16 яшьлек уллары Әлфәтнур юл фаҗигасенә очрап вакытсыз вафат була. Кече улларын югалту, сүзләр белән әйтеп бирә алмаслык кайгы-хәсрәт, улына булган чиксез мәхәббәт, аны өзелеп-өзелеп сагыну – менә шушы  “Әлфәтнур” бәетендә чагылыш таба.

Кояшлы бер матур көндә, киттем якты дөньядан.

“Бәхилләшә алмадым” дип еларсың әле анам.

      Бик яшь идем, нишләрсең бит,Аллаһе шулай кушкан.

Бик тә белеп әйтәләр бит,узмыш юк дип язмыштан.

Уйламадым шулай яшьли,вафат булырмын диеп

Кече улыгыз булганга,карадыгыз сез сөеп.

Мин утырткан  помидорга, сулар сибәрсез әле.

Минем әйткән сүзләремне, сагынып сөйләрсез әле.

     Су буйлары, су буйлары, су буйлары бормалы.

Матур гомер итәр өчен, гомерләрем булмады.

     Сабан туе йөгерешендә, алдан йөгереп уздым мин

Урманнарга кайтып җиткәч, җан-тәслимнәр булдым мин.

И, туганнар сез кайта дип,капка ачып кайтам мин

Ялгыз башым гүр эчендә,сездән дога көтәм мин.

Мин егылган урыннарда,каеннар җиргә сеңгәндер

Барырга һич уйламадым,күңелем   шуны сизгәндер.

Йөгерешкә барган идем,эчкә төште катуы.

Туганнардан аерылып,ялгыз җирдә ятуы.

Дөм- Дөмнәрнең урамнары,бормалы да бормалы

Тере кайтып туган илдә, гомер  итеп булмады.

Уналтыга җиткәч кенә,гомерләрем булмады

Озату сәгате минутында, өч туганым булмады.

Миннән калган күлмәгемнең,сәдәбен алдырмагыз.

Туганыгыз гүр эчендә, догадан калдырмагыз.

Мин утырган машинаның,тормозлары булмаган

Исән өйгә кайтулары,миңа насыйп булмаган.

Урман буе канауларда,үсә зур-зур куралар.

Фани дөнья мине алдады, алданмагыз, туганнар!

Урман буе күңелле бит,яшел үлән үскәндә

Туганнардан аерылдым,тигез генә үскәндә.

Дөм-Дөм суы тонык акмый, асты комлыга күрә,

Күңелләрем ачылмады,гомерем кыскага күрә.

Күгәрченнең балалары,ике була, өч булмый

Сезнең башка авыр хәсрәт,чыдамыйча һич булмый.

Мин егылган урыннарга,каннар тамгандыр инде

Әтекәем, әнекәем,сагына торгандыр инде.

Кибетчедән хөрмә алдым, бирде бик уйчан гына

Авыр хәсрәт ирештердем,чыдагыз ипләп кенә.

Мин утырган  машинаның,тормозлары булмаган

Җизнәкәем, үпкәләмим,гомерләрем булмаган.

Миннән калган сәгатемне,әти бәйләрсең инде.

Авыр хәлгә ирештердем,сабыр итәрсез инде.

Фани дөнья кыска булды,минем өчен туганнар

Төштә генә күргән кебек, сезнең белән торганнар.

Гәүдәләрем канлы диеп,бик каты курыкмагыз

Ходай миңа шулай язган,бик каты уйланмагыз!

Дөм-Дөмнәргә барган идем,сабан туе күрергә.

Миңа шулай насыйп булган,яшьли гүргә керергә.

Кибетләрдән хөрмә алдым,икебезгә бүләргә.

Миңа шулай язган икән, урманнарда үләргә.

Машинадан егылгач та,барганмын мин кайларга

Әнекәем сиңа әйтәм,бирешмә кайгыларга.

Май айлары ямьле була,төрле чәчәк атканда

Җиде туган арасыннан,берсе гүрдә ятканда.

Машина да бит кайтканда,дөрес юлдан кайтмады.

Урманнарга кайтып җиткәч,канауларга каплады.

Зәңгәр  чуар күлмәгемне,тектергәч тә кимәдем.

Урманнарда вафат булгач,өйгә кайтып кермәдем.

Больницадан кайткан  чактакКүзләрем канлы  иде

Әтекәем килеп күргәч,йөрәге янар инде.

Алып чыгып киттеләр бит,кичке сәгать бишләрдә

Әтекәем  карап калды,белмәде ул нишләргә.

Больницадан кайтып кергәч,килде барча туганнар

Сау-сәламәт кайтыр диеп,мине көтеп торганнар.

Больницадан кайтып кердем,кичке сәгать бишләрдә

Машинадан егылгач та,белмәдем  мин нишләргә.

Больницага барып кергәч,алдылар күлмәгемне

Күкрәгемә пычак салып,алдылар йөрәгемне.

Җәйге көндә матур була,карама юкәләре

Кара белән яздылар бит,өзелгән үпкәләрне.

Туганнарым алдылар бит,каршыларыма  барып

Өйгә кертеп салдылар бит,үле гәүдәмне алып.

Мәктәпләрдә укысам да,хатлар язалар икән

Вафатларга дучар булгач,тәнне яралар икән.

Су буена төшкән идем,су  да  ала алмадым

Әтекәем, әнекәем!Сезне тәрбияли алмадым.

Безнең чишмә буйларында,төрле чишмә агадыр

Әтекәем, сезнең өчен,күздән яшьләр агадыр.

Әнекәем чишмәләрдән,төрле сулар сибелә.

Авыр хәлгә ирештем дип,кешеләргә   сиздермә.

Миннән калган утыннарны,вак-вак итеп ярырсыз

Минем туган Алифнурны,миңа охшатып кочарсыз.

Үткен булса чалгыгыз,мәк чәчәген чабыгыз

Өзелеп исегезгә төшәр,бергә булган чагыбыз.

Тукта-тукта поезд,бар кеше дә утырсын

Яшь  чагымда вафат булгач,мине ничек онытырсыз.

Миннән калган утыннарны,вак-вак итеп ярырсыз

Баш  очыма тал утыртып,исемемне язарсыз.

Миннән калган ботинкамның,асты резин табанлы.

Догалардан калдырмагыз,мин бәхетсез баланы.

Миннән калган помидорлар,кызарып пешәр инде

Өзеп алып ашаганда,исегезгә төшәр инде.

Ай янында якты йолдыз,күпме икән арасы

Йөрәгемә кан савадыр,шул машина ярасы.

Өстемдәге күлмәгемнең,якалары тар булган

Агым суны туктатырлык,каннарым аккан булган.

Миннән калган утыннарны,вак-вак итеп турагыз

Минем туган Алифнурдан,минем хәлне сорагыз.

Урман буе чирәмнәрдән,эзләрсез эзләремне.

Сагынганда, сез сөйләрсез,минем әйткән сүзләремне.

Һаваларда мамык оча,күгәрчен кагынганда

Туганнарым, авыр хәл бит,читендер сагынганда.

 

28 июнь   1964 ел.         Вәлиев Хөсәен.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}