Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Морт авыл китапханәсенең тарихы бик зур. Бүген ул яңа ачылган мәдәният үзәгендә эшли. Киштәләрдә китаплар зәвык белән урнаштырылган. Үзеңне кызыксындырган сорауларга җавапны китапханәче ясаган күргәзмә материаллардан алырга мөмкин. "Сөембикә","Казан утлары","Мәйдан", "Сабан туй" һәм тагын бик күп төрле газета -журналлардан бүгенге көн яңалыклары белән таныша аласың, әле генә табадан төшкән язучыларның әсәрләре кызыксындырамы сине ,рәхим ит.Үз эшен яратып башкаручы Зәлия Садыкова һәркемне үзенең ягымлы карашы,ачык йөзе белән каршы ала.

 

Бердәнбер Морт авыл тарихы турында китап “Морт-туган йорт” дип атала.

Җыентыкның идея авторы  авылдашыбыз, бүгенге көндә Казахстанда яшәүче  үз нәселенең тамырларын барлап , киләсе буыннарга саклап калу омтылышы белән бу эшен тормышка ашыручы Илдархан Миңгулов, төзүчесе һәм мөхәррире: Гөлүсә Закирова. Техник мөхәррир ,макетчы-дизайнер: Люция Ишмакова. Китап Казан шәһәрендә  ААҖ “Полигран-Т” нәшриятында 500 данә тиражда 2011 елда бастырылган.

Хөрмәтле авылдашлар боз кузгалды,  һәр йортта гыйбрәт алырлык тарих. Һәр нәселнең үз китабын язарга була. Үзегез сөйләмәсәгез, язмасагыз сезнең язмышларны кем белсен дә,  оныкларыгыз сезне ни дип хәтерләрендә сакласын. Кемнән үрнәк алсын, тормыш борылмаларында кыйблаларын югалтмас өчен кемгә сыенсын. Каләм алыйк дуслар кулга,чыгыйк озын юлларга!

 

Авылдашыбыз Галимҗан ага Нәбиуллинның тәүге китабы дөнья күргән, "Авылым таңнары" дип атала.Авылым чишмәләреннән дәрт алып, иҗат чишмәләре бәреп чыккан. Әйдәгез дусларым , авылдашыбызга тагын да иҗат уңышлары телик. Әдәбиятта үз авылың,авылдашларың, авыл тарихын уку -ул бик зур горурлану хисләре уята. Шәхсән мин сезнең өчен бик шатмын,Галимҗан ага, каләм тибрәтүегезне туктатмагыз. Гомерегез озын, иҗатыгыз Морт чишмәләре кебек мул сулы,татлы булсын!

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}