Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

1898 елның 10 сентябрендә Морт авылында туган Сәлимов Рәфигулла Габделгалләм улының белгәннәре һәм күргәннәре.

     Безнең нәсел Ишмәкәй нәселе дип йөртелгән. Ягъни безнең бабабыз шушы Мурт авылы төзелә башлаган вакытта  Ишмөхәммәт исемле кеше булган булырга тиеш дип әйтә беленә. Муртның тарихы булмаганлыктан моны бертөрле язма белән дә раслап булмый. Мурт авылында метрикә дәфтәре 1770 елдан алып барылган. Шуңылчы үлгәннәр һәм туганнар турында алып барылмаган. Гаскәри хезмәткә солдатка хөкүмәт тарафыннан бер я ике кеше сорап киленсә авылда кем хокуксыз ягъни башбаштаклык кылыбрак йөрсәләр аның яшенә карамастан тотып җибәргәннәр. Алар 25 ел хезмәт иткәннәр.Шул 1770 елда языла башлаган метрикә дәфтәреннән  тикшереп белүемчә шул метрикә дәфтәрләре языла башлаганнан соң безнең элекке бабабыз Биктимер исемле булган. 1816 елгы “ревизионные сказки” материалларында Биктимернең фамилиясе Усманов диелгән, (хатыны Сәхибә исемле) яше 74, димәк якынча 1737 елларда туган булырга тиеш. Балалары аталарының исемнәрен фамилия итеп алганнары күзәтелә димәк Биктимернең атасы Госман булырга тиеш һәм буыннар арасы якынча  30 ел чамасы дип исәпләсәк Госманның туган елын 1700 ел дип куярга була.Биктимер бабабызның өч улы берсе Сәлеш икенчесе Әмин булган, аны 1798 елдан рекрут итеп алганнар 21 яшендә , шуннан соң аның турында белешмә юк Өченчесе Гомәр исемле булган. Гомәр Биктимеров олырак булырга тиеш шул ук 1816 елгы “ревизионные сказки”да  аңа 45-49 яшь чамасы диелгән. Гомәрнең уллары Мозаффар -1804 елгы, Мостафа-1807 елгы, Мөхәммәтшәриф-1812 елда үлгән, Гобәйдулла-1815 елгы.

 Биктимер улы Сәлеш исемле булганыннан без таралганбыз. Сәлеш (Салит) 1777 елгы булырга мөмкин, аның хатыны Зәбига Мокай кызы 1784 елгы..

 Сәлеш бабабызның безгә мәгълүм булганы 5 улы булган :

Сәлим, Габдуллатиф, Габдулҗаффар,Габдулхалик, Гайнулла.

 Сәлим (1804 елгы) бабайның 6 улы булган, алар Мөхамматша, Мөхәммәтрәхим,  Мөхәммәтгата-1февраль 1835елгы, Мөхәммәтсафа-16 декабрь 1838 елгы,  Әюп һәм Галләм исемлеләр. Шулардан Габделгалләм исемлесеннән без таралганбыз.Сәлимнең хатыны Әминә Баязитова (1806 елгы) булырга тиеш. Ике кызы да булган Хәлимә һәм Сәмига исемлеләр.

      Әтиебез Габделгалләм 1848 елда 7 майда туган. Бабабыз Сәлимнең төпчек  улы булган, 80 яшендә 1928 елда үлде Алланың рәхмәтендә булса иде. Без әтидән  1914 елга исән калганнарыбыз 6 бала идек.

    1 кыз бала Фәридә 1876 елда туган. Ул хәзерге көндә 85 нче яше булсада күзләре күрми, колаклары ишетми, кече кызы Нурлыхөдә тәрбиясендә яши. 1960 елда 15 апрелендә, аның ир балалары булмады, 2 кыз баласы булып зурысы  Зөһрә яшьләй 1929 елда үлде, кечесе Нурлыхөдә бу көнгә кадәр исән. Югарыда күрсәткәнчә әнисе Фәридә кече кызы тәрбиясендә яши.

      Икенчесе -Галиулла 1880 елда туган ул 1914 елда беренче Ватан сугышында үлеп, аннан ике ир бала Лотфулла һәм Габдулла калдылар. Габдулла 1914 елда туган Икенче Бөек Ватан сугышында үлеп, аннан бер бала да юк.  Лотфулла 1908 елда туган хәзерге көндә исән гомер кичерә.

     Өченчесе Хәбибулла 1883 елда туган. 1943 елда 60 яшендә  Магнитогорск  шәһәрендә трамвайга кысылып сул аягын төбеннән өздереп больниска җибәрелсә дә шул көнне үк үлгән. Аның 6 ир баласы, 2 кыз баласы булып 4се 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы фронтында үлделәр. Калган 2 ир һәм 2 кызбалалары Урта Азиядә яшәп киләләр.

Дүртенчесе Гафиятулла. 1893 елда туган, 1921 елда илдә каты ачлык булу сәбәпле янәшә тирәдә авылда боба һәм холера авыруыннан 1921 елда 20 августа Дөм-Дөм авылында йогышлы авыру дәвалау йортында үлеп, Дөм-Дөм авылы зиратында күмелде. Аннан бер ир бала  калып ул да үлде. Аның Дөм-Дөм авыл зиратында күмелү  сәбәбе шуның белән аңлатыла. Ул Черкас авылында волисполком булып хезмәт итә иде ,шунда холера белән авыргач, авылдан чыгарырга рөхсәт булмады.

Бишенчесе мин Рәфигулла 1898 елда иске стиль белән 10 сентябрдә туганмын. Әтием , туганнарым һәм үзем ттурында ахырда тулырак аңлатманы күрерсез.

Алтынчысы Гайнулла,1909 елда туган һәм хәзерге көндә исән булып күптән түгел генә язган  хаты буенча Татарстанның Заинск  шәһәрендә яшәве билгеле.

     Хәзер бабабызның, әтиебезнең һәм туганнарымның белгән кадәр тәрҗемәи хәлләре белән таныштырып узарга телим. Әтиебез сөйләвенә караганда Сәлим Сәлеш улы заманына карата аңлы,эш сөюче халык булган. Үзенә күрә бераз гына булсада белеме булган. Үзе үлгән вакытта  балаларына 7 баш  ат калган. Шуннан ук аңларга була ,әгәр аңлы һәм эшчән булмаган булса балаларына 7 баш ат калмас иде. Бабай үлеп 1-2 ел үтүгә 1 баш та ат калмаган. Ягъни  5 туган бу атларны бетергәннәр. Мөхамматша мин туганчы үлгән, аның бер улы булып ,ул Мөхәммәтхади 1944 елда үлгән. Хадиев Самат 1903 елда туган исән. Сафаның улы Хөснетдин, аның гаиләсе 1921 елны каты ачлык булып үлде. Гата тимерче булган, мин аны азрак хәтерлим,ул 1902 елда үлгән булса кирәк. Аның ике улы булган: Шәрәфетдин һәм Сәләхетдин. Шәрәфетдин абый 1920 елда үлде булырга кирәк. Бу көнгә аның токымы юк. Ә Сәләхетдин абый хәзерге көндә  Бондюгта яши, заводта эшләп күзсез калып шунда пенсия карамагында яшәсәдә аның балалары юк. Әюп абый өйләнеп 2 кыз бала булганнан соңда гаскәри хезмәткә солдатка алынган. Бу хәл мин туганчы булган. Ул  вакытта гаскәри хезмәт бик авыр һәм бик озак вакыт хезмәт итәсе булган булырга кирәк, ул солдат хезмәтеннән качкан һәм илгә кайта алмаган, хәбәрсез югалган. Аннан калган ике кыз  бала бу көнгә кадәр озак яшәп үлгәннәр.

      Галләм әтиебез белеме ярыйсы гына булып укый белсә дә, яза белми иде. Шул вакыттагы гадәт буенча әтиебез тутабыз булган Фәридәне укысада язарга өйрәтергә рөхсәт итмәгән. Ягъни кыз бала язарга өйрәнсә егетләргә хат алышуда шик тотканнар. Әтиебез күзгә сау түгел, якыннан күрә. 80  яшькә яшәп чабата үрүдән башканы белми иде.  Революциягә кадәр авылда берничә кеше тимерче, балта белән шөгылләнә иде. Калганнарның бер өлеше шахталарда вакытлы эшләп, күбрәк өлеше чабата үрүдә иде. Башка һөнәр белүче юк иде. Безнең әтиебез гомер буе чабата үрде, шуннан һәм игенчелектән башка керем юк иде. Мин белә белгәннән алып әтинең игенчелектә эшләгәне булмады. Зур абыйлар башта хезмәтчелектә булып, без Гафиятулла абыем белән яшь булганлыктан безнең атыбыз булып Хөснетдин агабызның аты булмаган безнең эшне дә үзенекен дә эшләгән, шунлыктан гомумән без үсеп җиткәнче, революциягә кадәр тормышыбыз чиктән тыш фәкыйрь иде. Хуҗалыкта бер аттан башка мал туарыбыз юк иде. Ул ат та хөкүмәт тарафыннан  ссуда бирелгән булып, әтиебез фәкыйрьлектән ул ат өчен ссуда түли алмаган. Җиребез 4 җанлык булсада әтиебез аның бер җанлыгын сата, 3 сен чәчә иде. Икмәгебез җитәргә тиеш булса да шул иген өстеннән булганлыктан елныкы елга җитми иде. Ягарга утын булмыйча салам белән генә көн күргәнлектән 1әм  аны чамалап якканлыктан, аның өстенэ  кияргә кием, ябынырга әйбер булмаган, кышның күп көннәрен туңып үлер-үлмәс кенә булыр иде. Әтиебез 80 ел гомеренең соңгы 10 елын гына рәхәт яшәде дияргә була. Ул да булса революциягә кадәр беренче 10 ел.

    Инде үземнең туганнарым турында.

  Тутабыз Фәридә 1876 елда туган, ул вакытта мәдрәсә булмыйча, абыстайга йөреп иҗек укырга өйрәнгәннәр. Егетләргә хат алышудан куркып язарга рөхсәт булмаган. Яшьтән күрше бай Гобәйдулла  Әхмәтҗановка хезмәтчелеккә бирелгән. Аннары аны хатын аерган туберкулез белән авырый торган  Әмин Хөсәеновка биргәннәр. Ул озак та яшәмичә үлгән. Аннан ике кыз бала калып , ул балаларны үстереп килгәндә 1913 елда авылда бер картка  Хуҗиәхмәт Габидуллинга биргәннәр. Аның белән ни сәбәптер килешә алмыйча аерылганнан соң озак та үтмичә икенче бер картка  Кәрим Ибраһимовка тормышка биреп , бер аз яшәгәннән соң ул картта үлеп китә. Шулай итеп 50 яшькә кадәр гомере читенлек белән узганнан соң, рәхәт тормышка чыккан булса да соңгы елларда күзе сукыраеп , колагы ишетми, бик читенгә кала. Шулай да тамагы тук, йорты җылы.

    Икенче   агабыз  Галиулла 1880 елда туган. Укый яза белүне муллаларга, абыстайларга йөреп өйрәнгән, өстенә кияргә булмаганлыктан, палас ябынып йөргән. 12 яшендә энесе Хәбибулла белән көтү көтә башлаганнар. 1892 елда аларның көтү көткән акчасына әтиебез хуҗалыкка беренче самавар алган, аңа кадәр чәйне казанда кайнатканнар. Шул самавар белән 1950 елга кадәр файдаландык. Берничә ел көтү көткәннән соң  ул күрше байларга, Гобәйдулла Әхмәтҗановларга хезмәтче була. 1906 елда ире үлгән бер балалы Шәмсеруй Әхмәтша кызына өйләнә. 1914 елда сугышка китеп вафат була. Әйткәнемчә аның ике улы кала.

 Өченче агабыз Хабибулла 1883 елда туган, муллаларга абыстайларга йөреп уку-язарга өйрәнгән. Чиктән тыш фәкыйрь булу сәбәпле, өстенә башына кияргә булмагач шулай ук палас ябынып йөргән.  1892 елда 9 яшендә зур агабыз Галиулла белән авылда мал көтүе көтә башлаган. Ничә ел көтү көткәндер ансын әйтә алмыйм, шуннан соң хезмәтче булган. Аннан кибеткә сатучы,  прикашшик булып эшли. Бу эштә 1916 елга кадәр  эшли.Саулыгы таман булганлыктан Бөек Ватан сугышына алынмый кала. Миңа 4яшь тулганчы үлә. Бер ел вакыт чамасы без әнисез йортыбызда бер хатын-кызсыз яшәргә туры килә. 1903 елда атабыз бер яшь кызга, Минҗамал исемле өйләнеп без агам Гафиятулла белән яшь ана тәрбиясенә күчәбез. Яшь анабыз башыннан кулыннан килгән тәрбияне кызганмаса да үз баласы Гайнулла тугач безгә билгеле тәрбия икенче булып китте. Аңарга сүз әйтеп булмый аның өчен тормышның фәкыйрь һәм сәләматлекнең начар булуында да туберкулез белән авыру. Шулай итеп агам Гафиятулла аның тәрбиясендә 1910 елга кадәр, мин 1912 елга кадәр булырга туры килде. 1906 ел, ягъни миңа 8 яшь укырга вакыт җитте. Абыем мәдрәсәдә уку сәбәпле инде мин  аннан өйрәнеп бер-аз гына булсада укырга да өйрәнә башлаган идем.Тормыш фәкыйрь өскә башка аякка юк. Өстемә әтинең бер иске кыска җиңле камзулын башка бер иске бүреген аякка оексыз гана иске бер чабатасын элеп, күлмәк ыштан ничек булгандыр ансын белмим. Абыем Гафиятулла  белән ноябрь айларында булырга кирәк мин дә мәдрәсәгә киттем. Минем бәхеткә каршы мәдрәсә ерак түгел иде. Мин укый башлаган вакытта мәдрәсәдә укулар  яңа тәртипкә күчерелгән. Әлифба буенча укыта башлаганнар иде. Ә муллаларда иҗектән уку тәртибе иде. Мәдрәсәдә яңа тәртип буенча укытылсада анда ничә генә ел укытылсада , ул мәдрәсәне тәмамлап чыгу дигән нәрсә юк иде. Мин дә 1906 елдан башлап 1912 ел язына кадәр 6 кыш буена укысамда мәдрәсәгә барып керү белән кулыма бирелгән коръәнне 6 кыш буен күтәреп йөрсәм дә аның бер сүзен дә аңламый идем. Укытучыларыбыз да бер сүзенең дә мәгънәсен белми иделәр. Шулай итеп 6 кыш буена укып берни чыкмаячагын аңлагач 1912 елның көзендә агам Хәбибулла үз янына Мамадышка ала һәм анда шул елны гына ачылган 4 класслы рус- татар училищасына укырга бирә. Мин шул уку йортын 1916 елны уңышлы гына тәмамлап чыгам. Яхшы укыган өчен мактау кәгазе һәм бүләкләр бирәләр. Инде анда узган 4 елга тукталып китми булмый. Анда тормыш җиңел булмый , агамның үз семьясы да шактый була.  Биш бала һәм без Гафиятулла белән. 2 ел тулганчы аяктан чабата оек  төшмичә, өскә башка зарланырлык булмаса да утын кисү, яру, аны өйгә кертү, су алып кайту, кар көрәү минем өстә иде.  Шулай ук кыш көне генә, җәй көнендә урамга яисә башка җиргә чыгып ирек ачу миңа шулай ук абыем Гафиятуллага нык рәвештә тыелган була. 1916 ел языннан башлап 1917 ел көзенә кадәр мин авылга кайтып хуҗалыкта эшлим иген чәчәм һәм җыям. 1917 ел көзен Донбасс шахталарына китеп эшли башлыйм ару гына эшләгәндә минем бәхетсезлеккә каршы 1918 ел язында Донбасска немецлар, кайдаклар басып керә башлыйлар. Бездә авылдашлар белән алар кул астында каласы килмичә илгә кайтып китәбез. 1918 ел язында илгә кайтып көзгә кадәр тагын хуҗалыкта эшләдем. 1918 ел сентябрь аенда Алабуга һәм Мамадыш шәһәрен һәм  Танайка авылын чехлар алалар. Кызыл Армия Сарапул, Вятские Поляны якларына чигәргә мәҗбүр булалар. Безнең авыл байлары да тик ятмыйча Танайкага барып чехларны каршы алалар, аларның бер рота гаскәрен каршы алып тору өчен, таратырга дип 35 мылтыкларын алып кайтып җиткерәләр. Шулай да аларга Муртны биләп озак торырга туры килми. Кызыллар урман аша чыгып аларны Мурттан Алабугага кадәр куалар. Алар киткәннән соңында шул Мамадыштагы абыем Хәбибулла мине тагын үз янына чакыртып ала. Анда учительская семинария ачыла икән. Ул миңа шунда керергә тәкъдим итә. Мин һич каршылыксыз ризалашып семинариягә укырга керәм. Мине семинариянең 2 классына алалар. Анда 1919 елның 15 апреленә кадәр укып Колчак армиясе якынлашу сәбәпле семинарияне ябып торырга мәҗбүр булалар һәм безне тараталар. Миндә илгә Муртка кайткан булсам да Колчак армиясе килеп  җитә башлагач без комитет членнары белән барлыгыбыз 14 кеше ,шулар эчендә мин һәм абыем Гафият Мамадышка җигәргә мәҗбүр булдык. Вятка елгасы ул вакытта киң булганлыктан Колчак теге якка чыга алмады. Анда 25  көннәр чамасы булдык аннары кулга мылтык алып  кызыл  гаскәр белән бергәләп  Колчак армиясен куып кайттык, Муртта калдык.

     1919 ел җәен хуҗалыкта эшләп көз җиткәч укырга дәвам итү өчен Мамадышка барсамда, семинариянең эшләмәячәген белеп инде , хуҗалыкка кайттым. Шуның соңында йортта эшләп килеп1919 елның 20 декабрендә авылның гомуми җыелышы мине Морт авыл советы булышчысы итеп сайлап 1920 елның май аеннан башлап үзем секретарь булып эшли башладым. Аның өчен минем баш секретарем булган Солтангәрәй авырый башлаган иде. Ул шул авыруыннан терелмичә 1920 елны үлеп китте. 1919 елның 20 декабреннән алып 1937 елның июленә кадәр өзлексез секретарь булып эшләдем. 1937 елның июль аеннан башлап 1942 елның ноябренә кадәр  мине секретарь һәм колхозга хисапчы кирәк булса шунда күчереп йөрттеләр.Шул вакыт эчендә 1939 елларда җиде ай эчендә Морт сельпосының Армалы кибетендә сатучы  булып эшләдем. Авыл советы секретаре булып эшләгәндә шактый гына хәлләр күрергә туры килде. Ул да булса 1921 елда иген уңышы начар булып 1922 ел көзенә кадәр каты ачлык булды.Күп кенә халык  ачлыктан кырылды. Авылда һәм янәшә  тирәдә боба чире кузгалды. 1922 ел яхшы уңыш булып халык бу бәләдән котылды. Басудан җирнең яртысына чәчелгән булсада халык икмәккә туенды. 1930 ел башында күмәк хуҗалык колхоз оештыру башланды. Мин ул вакытта авыл советы секретаре һәм колхоз хисапчысы идем. Морт авылында колхозга кермәгән фәкать  35 хуҗалык калган иде. Апрель аенда иптәш Сталинның башы әйләнгәгән (Головокружение от успехов), дигән мәкаләсе чыккач колхоз бөтенләй таралды. Авылның активларыннан укытучыларыннан булган 17 хуҗалык калды.Алар эченнән беренче Фәрәшетдинов Сафи (Мәскәү  эшчесе) 25 меңче,  укытучылар 4 кеше :Сакаева Рауза, Баязитова Әминә, Гимязиев Карам, Ахтямов Хөснетдин, Камаев Гаптри,Нуриев Муфахар, Сәлимов Рафик, Идрисова Гыдельниса, Гимранова Хәдичә, Биктагирова Газдә, Мухаметов Моксин, Ахметов Сабир, Рахимов Әймөхәммәт. Шул 17 хуҗалыктан оешкан колхоз 1930 елда күмәк эш башлап җибәрде һәм 1931 ел апрель башына кадәр колхозга кермәгән бик аз гына хуҗалык калды. Шул ук вакытта авылда калган кулак калдыклары һәм иярченнәре белән зур көрәш алып барыла башлады. Шул ук вакытта үзебезнең иптәшләр Кәримов Солтан һәм Фәршетдинов Сафа һәм кайбер башкалар миңа ачу белән мине кулак яклаучы дип күрсәтеп 1931 елның 8 апрелендә кулга алынып Алабуга төрмәсенә ябалар.     Шунда 1931 елның 10 июненә кадәр 3 ай ятып эшне тикшергәннән соңында мине гаепсез дип табып чыгаралар. Ә Кәримов Солтанны гаепле дип табып 5 елга срок биреп, шул 5 елын тутырмыйча кайтсада чирле булып озак та тормыйча үлде. Төрмәдән кайту белән шул ук секретарь эшен башлап аның өстенә колхоз активы комитеты председателе итеп сайланып, ул эшне дә алып бара башладым. Бу вакытта колхоз председателе булган Фәршетдинов Сафа урыныны Алабугадан Тихонов Фома дигән кешене җибәрәләр. 1933 елның март аена кадәр эшләп килгәндә тагын бер уңышсызлык килеп чыга. Колхозның хисапчысы  Ахметов Шәмси була , аның абыйсы Саттаров Ахмет уку йорты мөдире булып эшли. Аңа хезмәт хакы колхозның көне белән түләнә. Миңа биргән сводка буенча мин Саттаровның бер айга хезмәт хакы артык язганы беленде, шуңа ачу итеп  Шәмси Ахметов аларга ияреп Тихонов колхоз идарәсен таратырга йөрүче дип минем өстән жалоб биреп  мине 1933 елның 10 мартында тагын кулга алалар. Шул ук 1933 елның 22 июленә кадәр 4 ай төрмәдә утырып тикшереп мине гаепсез дип табып азат итәләр. Шуннан соң озак та үтми Шәмси туберкулез авыруыннан үлеп китә. Тихонов озак эшләми Мурттан китте. 1933 елда төрмәдән кайту белән шул ук секретарь эшен алып бара башлап 1937 елның июль аена кадәр эшләп отпуска алып 4 ай чамасы читтә йөреп кайттым.

   Читтән кайткач 1938-1939 ел колхоз хисапчысы булып  эшләп килеп 1939 ел көзенә Морт авыл сельпосы Армалы кибетенә килеп 7 ай эшләгәннән соң 1940 елның җәендә авыл советы председателе иптәш Фаттахов һәм колхоз председателе Шакиров Хөсни мине колхозга хисап эшенә алдылар. Шул вакытта баш хисапчы Рахматулла Гиззатуллин булып мин аның ярдәмчесе булып эшли башлыйм. 1940 елның иген уңышын җыеп алып хөкүмәткә икмәкне тапшырсакта безнең колхозга бирелгән план үтәлми. Орлыкка һәм хайваннарга фураж өчен салынган шактый гына икмәк була. Ноябрь башларында колхоз калган икмәкне үлчәп хөкүмәткә тапшыру өчен комиссия төзелә аның эчендә колхозның ревкомиссия члены Нәҗип Даутов була. Берничә көннән икмәкне үлчәп бетердек. Районга мәгълүмәт бирергә дип авыл советы бинасына җыелалар. Районнан бирелгән бланкны тутыру өчен баш хисапчы Гиззатуллин Рахматулла  ашарга китү сәбәпле миңа керергә һәм тутырырга туры килде. Мин ул бланкка Даутов һәм комиссиянең башка членнары кушуы буенча кул куйдырып күпме калганын тутырып бирдем һәм хисапчы өчен имзамны куйдым моның өчен 10-15 минут вакыт җитте. Шуның өчен Рафигулладан  да тиз генә “халык дошманы” ясыйлар.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}