Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Халкыбызның күңелендә гасырлар буе яшәп тә,үзенең тарихи әһәмиятен җуймаган серләр сандыгы яшәп ята. Һәм ул серле сандыкның иң кадерле хәзинәсе – китап. Ул халык өчен гыйлем чишмәсе, киңәшче һәм юлдаш. Ә китап белән укучы арасында һәрвакыт китапханә һәм китапханәче тора.

1929 елның кышында авылда коллективлаштыру башлана. Колхоз төзү өчен Мортка егермебишмеңче – Мәскәү эшчесе Фарадетдинов Сафиулла җибәрелә. 1932 елда коллективлаштыру тәмамлана. Мортта колхоз оешканнан соң бик күп оешмалар ачыла башлый һәм 1933-1934 елларда авылыбызда беренче китапханә барлыкка килә. Аны ул вакытта “Изба-читальня” дип йөртәләр. Беренче китапханәче булып Шүрнәк авылы кызы Козырева Лиза эшли башлый. Китапханә өчен аерым бина бирелми, шуңа күрә бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә туры килә. Ә аның иң беренче урыны иске теш врачы йорты. Билгеле, әле анда китаплар да аз була. Китапханәнең төп китап укучылары булып мәктәп укучылары була, чөнки авыл халкы әле ул вакытта надан, хәреф танымый торган була. Авыл халкын җәлеп итәр өчен китапханәдә патифон булдырыла. Җәй көннәре, кич белән, бар халык китапханә янына җыелып, чирәмлеккә утырышып, патифон тыңлыйлар. Укырга өйрәнү теләге булган өлкәннәрне китапханәче хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтә.

1939 елны китапханәдә Дөм-Дөм авылы кызы Саттарова Зөләйха эшли башлый. 1942 елны Зөләйха апаны Нигъмәтҗанова Фатыйма алыштыра.

1943 ел, китапханәдә янгын чыга, күп китаплар янып бетә.

1944 нче елның 22 мартында Морт авылы районга, ә Морт китапханәсе район китапханәсенә әверелә.

1949 елны китапханә мөдире булып Державина Евгения Ивановна эшли башлый. Китапханә бәләкәй генә авыл өендә урнашкан була. Евгения Ивановна тырышлыгы белән китапханәдә 3 бүлек булдырыла.

1. Абонемент.    2. Уку залы.         3. Балалар бүлеге.

Абонементта Евгения Ивановна үзе, ә уку залында Юнусова Тәгъзимә эшли.

1951 нче елны гына авылыбыз китапханәсендә специалистлар эшли башлый. Беренче специалистлардан булып авылыбыз кызы Файзуллина Зөһрә Кыямовна (1953 елдан балалар бүлегендә эшли) Һәм Сәнтәк кызы Чернобровкина Люба була. Зөһрә апаның сөйләве буенча, ул вакытта авылда китап укымаган кеше аз була, чөнки радио,телевидение авылларда әле булмый. Зөһрә апа 1980 елга кадәр үз эшенә тугрылыклы булып кала.

Морт авылы-район вакытында китапханәдә 4 кеше эшли.1952 елның ноябрендә авылда район бетә һәм китапханә яңадан авыл китапханәсе булып кала. Китапханәче булып Губайдуллина Наимә Мирзаяновна эшли башлый. Наимә апа мәктәпне тәмамлагач китапханәчеләр техникумын бетерә. 1949-1950нче елларда туган авылының китапханәсендә практика үтә.

1953 елда китапханәгә яңа бина бирелә. Ул бина элекке авыл Советы йорты янында урнашкан була. Китапханә өчен китап стелажлары промкомбинаттан алып кайтыла. Наимә апа 1975 елга кадәр авыл китапханәсендә, ә 1975-1980 елларда мәктәп китапханәсендә эшли. Алдагы елларда 1986 елга кадәр Морт авылы китапханәсе мөдире вазифасын башкара. Йөрәк җылысын биреп эшлөүче, үз һөнәренең остасы булган Наимә апа авылдашларының, хезмәттәшләренең ихтирамын казана. Эшләү дәверендә укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияли. Балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелә: балалар иртәләре, китап укучылар конференцияләре, әдәби-музыкаль кичәләр, язучылар һәм иҗат кешелөре белән очрашулар һ.б. Наимә апа вакыт белән исәпләшми. Эш сәгате сәгать 12дән кичке 8гә хәтле булса да, ул елларда китапханәченең эш сәгате иртән идарәдә башланып терлекчеләр, игенчеләр белән кызыл почмакта әңгәмәләр оештыру белән бетә. Шулай ук төрле семинарлар, практикумнар уздыра. Район китапханә челтәре өчен генә остаз булып калмый, аның эш тәҗрибәсе республика күләмендә дә таныла. Ару-талуны белмәүче,мәдәният өлкәсендә тырышып эшләүче Наимә апа күп санлы Мактау кәгазьләре, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнә.

1980 нче елда Морт авылында ике катлы зур мәдәният йорты ачыла. Китапханә мәдәният йортының икенче катына урнаша. Монда инде бөтен мөмкинлекләре булган китапханә эшли башлый. Зур уку заллары белән. Укырга теләге булган кешегә зур мөмкинлекләр ачыла. Китап фонды да 19000 китаптан тора.1986 елда Наимә апа пенсиягә китә һәм аның урынына Закирова Илсөяр исемле яшь кыз кайта һәм китапханә мөдире булып эшли башлый. Бу чорда Морт китапханәсендә 3 кеше эшли. Закирова Илсөяр, Габбасова Резидә, Габитова Алзира.

1994 елда Казан мәдәният институтын тәмамлап Морт кызы Ахметзянова Гөлназ китапханәгә Закирова Илсөяр урынына кайта һәм китапханә мөдире булып эшли башлый.

1996 елның октябрь аенда Морт авылына килен булып төшкән Алабуга кызы Габдрахманова Ильмира Габбасова Резидә урынына эшкә керә. Ахметзянова Гөлназ белән бергэ эшли башлый. Бу вакытта тулы ике ставка була. Күпмедер вакыттан соң китапханә мөдире булып та эшләп ала һәм Алабуга Үзәк китапханәсенә күчеп, шунда эшли башлый.

  • Азира, Закирова Илсөяр, Габбасова Резидә, Ахметзянова Гөлназ, Мухсинова Римма, Габдрахманова Ильмира, Галиева Ләйсән – бу соңгы елларда эшләгән китапханәчеләр.

2005 нче елда Ахметзянова Гөлназ эштән китә,аның урынына Морт авылы килене Садыкова Зәлия эшли башлый һәм хәзерге вакытта эшләвен дәвам итә.

2013 елда Морт авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Китапханә дә безнең шунда күчте. Хәзерге көндә Морт китапханәсендә татар һәм рус теллөрендә 17 меңнән артык китап, төрле энциклопедияләр,сүзлекләр, белешмәлекләр, газета-журналлар бар. Эш сәгате 10нан 5кә кадәр.

Китапханәгә интернет челтәре кертелгән. Ике компьютер эшли. Интернетта утырасы килгән укучыларыбызга һәрвакыт ишекләр ачык. Китапханәдә балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелеп тора.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2018
    Создать бесплатный сайт с uCoz