Морт участок милициясе Хузин Нурислам Нургали улы истәлегенә 1999 елда һәйкәл куелды. (24.08.1940-24.08 1978). Нурислам Нургали улы тумышы белән Юраш авылыннан.
СССР Югары Советы Президиумының указы буенча:”Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен милиция өлкән лейтенаты Хузин Нурислам Нургали улын “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләргә (үлгәннән соң)”.
|