|
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы инде хәтергә әверелеп бара. Җиңүгә иң зур өлеш керткән баһадирларыбызның күбесе бу фани дөньядан китеп барды. Күпме газиз җаннарның гомерләре чит-ят җирләрдә өзелде. Сугыш афәте һәммә кеше өчен уртак. Бу уртаклык –кайгы, сагыш, югалту. Җитмеш ел узса да, нинди генә искә алу чаралары уйлап тапсак та, ул япь- яшь егетләрне кире кайтарып булмый. Шулай да ел саен Җиңү көне якынлашканда бу үлемсез геройларның исемнәрен, гүя хәтердән югалтмас өчен, кабат-кабат әйтәсе килә. Яшьли тол калган хатыннарның, ятим балаларның күз яшеннән елга хасил булыр иде.
Хөкүмәтебез утыз авылдашыбызны, тыл ветераннарын, Җиңүнең 70 еллыгы медале белән бүләкләде.
Дошманны җиңү өчен тылда да фронттагыча эшләргә кирәк иде. “Бөтенесе фронт өчен! Бөтенесе җиңү өчен!” кебек өндәмәләр чакыру булып яңгырады.
Бу ачы язмышлар белән әйдәгез, тагын бер танышыйк әле.
| |