Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

Нәбиуллин Галимҗан Галимулла улы,1949 елның 5 мартында Морт авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Каманың 46 нчы училищесында укып монтажчы һөнәре алган. Армия сафларына чакырылганчы Казахстанның Тимертау шәһәрендә эшли. 1971 елдан Түбән Камага кайтып “Нижнекамснефтехим” берләшмәсендә слесарь булып эшкә урнаша. Нефтехимия техникумын, аннары Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый. Институтны тәмамлагач ,шәһәрнең икенче ТЭЦ ында мастер, цех начальнигы булып эшли. “Кама таңнары”әдәби берләшмәсе  члены.

Кайттым сине сагынып.

Галимҗан  Нәбиуллин сүзләре

Ринат Гайнуллин көе

Морт авылы-туган авылым

Яраткан Акай тавым

Бала чагымны сагынып,

Мин сиңа кайттым тагын.

Кушымта.

Урман-кырларга сокланып,

Хискә бирелгән чагым.

Чишмә суларын эчәргә,

Мин сиңа кайттым тагын.

 

Һәркем дә бит изге күрә,

Авылын,туган ягын.

Мәмет буен әйләнергә

Мин сиңа кайттым тагын.

 

Онытмам Мәмет буенда,

Узган Сабантуйларын.

Сабан-туйларың сагынып,

Авылга кайттым тагын.

Минем өчен бүген тагын бик шатлыклы көн. Ник дисезме? Авылдашым Галимҗан ага Нәбиуллинның тәүге китабы дөнья күргән. Авылым чишмәләреннән дәрт алып, иҗат чишмәләре бәреп чыккан. Моңа ничек сөенмисең ди инде. Әйдәгез дусларым , авылдашыбызга тагын да иҗат уңышлары телик. Әдәбиятта үз авылың,авылдашларың, авыл тарихын уку -ул бик зур горурлану хисләре уята. Шәхсән мин сезнең өчен бик шатмын,Галимҗан ага, каләм тибрәтүегезне туктатмагыз. Гомерегез озын, иҗатыгыз Морт чишмәләре кебек мул сулы,татлы булсын!

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}