Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 Почта юллары.

Почта юллары губернага яки өязгә караган. Вятка губернасында губерна трактлары 6 булган: Кострама, Түбәк  Новград, Казан,Уфа,Пермь, һәм Себер трактлары. Өяз трактлары дүртәү: Воткинск – Ижау,Алабуга - Воткинск, Ижау һәм Царевосанчурский. “Вятка губернасы географиясе” уку китабында Алабуга аша үткән ике юл гына билгеләнгән.: аның берсе губерна әһәмиятендәге Уфа тракты булса, икенчесе өяз карамагындагы Алабуга-Воткинск юлы. Бу тракт Сарапул аша Воткинск заводына илткән. Ә Уфа тракты буенча төньяк-көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, Вяткага эләгергә мөмкин булган. Бу тракт  Лекарево, Морт, Үмәк, Бажаниха, алга таба Малмыж, Уржум аша үткән һәм Вяткага (хәзер инде Киров шәһәре) барып тоташкан. Почта трактының шушы участогы 1805 елда Григорий Зельницкий төзегән планда күрсәтелгән. Малмыжда Уфа тракты Алабуга Өязеннән төньяктарак   үтүче Себер тракты белән кисешкән. Бүгенге көндә Вятка-Уфа трактының Алабуга-Малмыж–Уржум участогы турында Морт авылы янындагы таш күпер ( иске Армалыга бара торган юлда) һәм Үмәк янындагы нарат аллеясы искә төшереп тора. Бу юллар бик тар булган,кара-каршы очраганда үтеп китү авыр булган. Тапталган юлдан читкә тайпылган йөк кар көртләренә чумган. Акрынлап бу юлларга таш сала башлаганнар. Вятка губернасында почта трактларыныж 18 гасырда барлыкка килүен истә тотсак, аларны хаклы рәвештщә “Екатерина юллары” дип атарга була.

  Менә шушы тарихи мәгълүмәтләргә нигезләнеп Морт тарихында Олы юл турында, аннан Екатерина 2 үзе үткән икән, ул юл буенча катаржаннарны Себергә сөргәннәр дигән сүзләрне бик җиңел аңлап була да инде. Тагын рус миссионерларын чукындыру сәясәте вакытында казан асып сыйлаган Бигәй һәм аның иптәшләренең менә шул таш күперне очраклы сайламаулары  да бик мөһим.  Шунысы кызыклы Морт авылы иң мөһим юлдан ерак урнашмаган, бу юллар аша ярминкәләргә йөргәннәр, дөнья гизгәннәр, яңалыклар белән хәбардар булганнар.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}