Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

         Үлгәннәрне искә алу каберләрен зиярәт кылу  мөселманнар өчен мактаулы вә сөннәт санала. Бары тик гөнаһ иясе кемсәнәләр генә вафат  булган карендәшләрен исләренә төшермәсләр, бары тик диннән язган адәмнәр генә туганнарының вә  ата-бала,әни- әбиләренең каберләренә килмәсләр. Мондый хөрмәтсезлеккә һичкем лаеклы түгел, бу гадәтләрне белергә, йолаларны үтәргә  тиешле.

    Морт авылында ике зыйрат бар. Беренчесе инде авыл уртасында калган. Бу зиратка нигез салучылар  авылыбызның иң беренче урамнары булган Моксин ,Бәкер очлары һәм Аланлы урамнары кешеләре.  Элек-электән мөсеманнар  зыйратларны елга аша чыгып авылдан читтәрәк ясаганнар. Беренче зыйрат бу таләпләргә туры килә.  Ул мәйданы белән артык зур түгел. Урам яктагы өлеше тимер рәшәткә белән ясалган. Галиев Райф  Нургаяз улы шактый кабер ташларын күтәртеп , җиргә сеңеп җимерелүдән саклап калды.Ташлар хәзерге көндә ерактан күренеп торалар, авылдашлар аларга карап дога кылалар.

Икенче зыйрат мәйданы белән шактый зур, аны үстерү мөмкинлеге бар. Ул тимер сеткалар белән әйләндереп алынган. Бу изге эшне авыл Советы рәисе вазифаларын үтәгәндә Сафиуллин Габдрәшит Габдрахман улы башкарды. Авыл халкы аңа мең рәхмәтле.  2011 елда тамырлары Морттан булган Илдархан Миңгулов чит җирләрдә ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә зират капкасы янында мәр-мәр таш куйдырды. Зират капкасын яңартты. Хәзер һәркем репрессия елларында  илнең төрле почмакларында башларын салганнар, сугыш елларында дөньяның төрле илләрендә ятып калганнар, билгесез югалганнар дип төрле сазлыкларда, тау-таш арасында соңгы тамчы каннары тамган авылдашларыбыз өчен дога кылмый китми . Мондый мөмкинлек тудырганы өчен авыл картлары  Илдархан Гариф улын үзен дә догадан калдырмый.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}