Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

“Тырышкан – табар, ташка кадак кагар”, дип ничек дөрес әйткән икән халык! Хезмәт сөюче кешеләр гомер-гомергә мактау-хөрмәткә лаек булганнар. Тырышып эшләсәң, тормышта зур уңышларга казанырга, югары үрләр яуларга була.

Валиуллин Равил Хәби улы.

Морт авылының кырлары ,үзәннәре Равилгә малай чактан ук таныш. Ул 1945 елда туа. Ул җиргә ,игенче хезмәтенә гашыйк,ата-анасы  егетне  чалгы тавышларын кырлар моңын,аяз күктә иген үстерүчегә дан җырлаган тургайлар моңын тыңларга өйрәткән. Ул еллардан соң билгеле бик күп сулар акты. Шулайда Равил әтисенең “ җирдән аерылма ,улым”-,дигән васыятен күңелендә саклый. Равилнең әтисе Хәбибулла абый колхозда иң тырыш,эшчән механизатор иде. Алар Гәйшә апа белән 4 бала үстерделәр. Әти кеше улларында җиргә, техникага мәхәббәт тәрбияләде. Аларның өч уллары да туган колхозларында тырыш механизатор буларак аерылып тордылар. Төпчек уллары Равил төп йортта әти- әнисе белән  калды. Равил башта абыйсы Нургали белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Аннары үзе тракторга утырды. Равил нинди генә маркалы тракторга утырса да сынатмады, аның техникасы сәгать кебек эшләде. Тормыш иптәше Рабига белән алар әти-әниләрен хәстәрләп соңгы юлга озаттылар. Үзлзре ике бала  тәрбияләп үстерделәр. Морт авылында үрнәк гаилә. Валиуллин Равил Хәбибулла улы “8-Март”колхозының Почет китабына кертелгән. Хөкүмәтебез аның тырыш хезмәтен лаеклы бәяләде,ул-“Хезмәт Даны” ордены кавалеры.

 

Галиуллин Габделнур Газизулла улы.

Җирне ап-ак кар каплады. Күп механизаторлар көзге эшләрдән соң җиңел сулап куялар.  Ә Габделнур Газизулла улы Галиуллин  өчен каникуллар юк,чөнки ул мал-туар өчен тракторы белән ел әйләнәсендә азык кертә. Кыш чоры аның өчен бигрәк тә җаваплы. Үзе ул Морт егете, инде мәктәпне тәмамлаганда ук тракторчы таныклыгы алып чыкты. Шул елны ук комбайнчы ярдәмчесе булды. Габделнур киң кырлы белгеч, тракторчы гына түгел ,терлекләрне ашату технологиясен дә яхшы белә. Җәй айларында азык әзерләүне өстен күрсә, кышлату  чорында , әзерләгән азыкның граммын да әрәм итми маллар алдына җиткерә . 1965 елдан алып елның бер генә көнен дә калдырмыйча  тракторы артында утырды . Лаеклы ялга чыккач та ияләнгән хезмәтен ташлый алмый азапланды әле ул. Тормыш иптәше Фәһимә белән бер кыз үстерделәр, аңа Зөләйха дип исем куштылар, югары белем бирделәр.

Фатхуллин Фаиз

Кайсы басуга барып керсәң дә , икмәк исе белән бергә  күңелгә шатлык  хисе тула. Мөгаен тормыш шавы, яшәү авазыдыр ул. Икмәк тә тере җан иясе кебек шул. Һәр бөртеге- алтын бәясе. Авылыбызда икмәкнең һәр бөртеген кадерләп чәчми- түкми кырдан ындырга , ындырдан дәүләткә ташучы шоферларның берсе,ул- Фатхуллин Фаиз абый. Ул Морт мәктәбенең 7 классын  тәмамлаганнан соң абыйсы Файзрахман  янына Кизылга юл ала. Башта ул төрле эшләрдә йөри, яше җиткәч шахтер була. Бер ел эшләүгә Совет Армиясенә китә. Армиядә өч ел хезмәт итү дәверендә Фаиз шофер хезмәтен үзләштерде.  Аннан соң да әле ул  ике елдан артык Ленинград суднолар  төзү заводында эшләде. Кайда гына булса да туган авылының ак таш җәелгән төп-төз Олы юл урамнары төшләренә кереп йөдәтте.  1967 елда бер дә икеләнми туган колхозына кайтып шофер булып урнашты. Фаиз Фатхуллин ташыган икмәкне  бер урынга өйсәң Каф таулары  барлыкка килер иде мөгаен. Үзенең профессиясенә тугрылыклы калып ,лаеклы  ялга чыкканчы машина руленнән аерылмады ул. Хезмәт сөйгән гаиләдә генә тырыш балалар үсә, Гүзәл апа белән Фаиз абый балалары Фәрит белән Фәридә дә шундыйлардан.

Хидиятуллина Мамдуха

Авыл хезмәтчәннәренең эше авыр һәм мактаулы. Бигрәк тә терлекчелек хезмәте үзенчәлекле.  Кайчак шулай була. Табигать  әйтерсең лә кешене билгеле бер һөнәр өчен ярата да, тормышта аның урынын билгели дә куя. Үзенең гомерен терлекчелек хезмәтенә багышлаган савымчы Мәмдуха Хидиятуллина шундыйлардан. Мамдухага 7 яшь  тулганда Бөек Ватан сугышы башлана.  Әтиләре 5 баласын калдырып сугышка китә, батырларча һәлак була. Иң олысы булган Мамдуха,  11 яшендә инде тавык фермасына эшкә керешә. Ә инде 16 яшендә өлкәннәр белән бергә сыер сава. Бармаклары талса да, авыр носилкалардан беләкләре сызласа да сер бирмәде ул. 1959 елда Мортка килен булып төште. Морт авылында да сыер саву эшенә алынды.  Тормыш иптәше Гиният белән өч бала үстерделәр.

Хуҗиннар.

Мортта Хуҗиннар терлекчелектә эшләп хөрмәт казанган нәсел. Хуҗа ага Шәрәфиев (Хуҗиннар фамилиясенең башы) 75 яшенә кадәр колхозда эшләде. Олы улы Зиннур атлар карады. Зиннурның улы Марсел дә 15 яшеннән терлекчелектә хезмәт куйды. Марселнең хатыны Мәгүдә дә терлекчелектә дан, шөхрәт казанды. Мин сарык фермасына эшкә килгәндә ничә яшьтә булганымны хәтерләмим, ферма ишегенең келәсенә буем җитмәгәч, таяк белән төртеп ача идем дип искә ала ул.  Икенче улы Габделнур  да 7 классны тәмамлагач фермага эшкә килде, сеңлесе Гөлфәния дә 8 класс тәмамлау  белән  өлкәннәрдән калышмый  сыер  сауды. Габделнурның  хатыны Сәкинә дә алдынгы сыер савучы булды, лаеклы  ялга киткәнче , ферма сукмагын үз итте. Өлкән уллары Азат бүгенге көндә дә терлекчелектә мактау тактасында.  Хуҗа аганың  икенче улы Нәҗип тә сугыштан соң колхозның фермасын уңышлы җитәкләде. Кызы Миннур 8 класстан соң сыер сауды ,алдынгылыкны бирмәде, гомере кыска булды, 55 яшендә вафат булды.  Нәҗипнең улы Миннегали дә әтисеннән мал-туар белән эш итү серләрен өйрәнеп калды. Алар безнең авылда гына түгел янәшә тирәдә дә мал табибы эшен башкаручы. Бүгенге көндә тормыш  тоткасы булган сыер авыруларын, бозаулату серләрен ул тәҗрибә белән башкарса. Миннегалинең улы Ленар Казан дәүләт ветеренария институтын тәмамлауга иреште, ул инде фәнгә нигезләнеп эш итә. Менә шундый эшчән, тырыш нәсел ул Хуҗиннар.

Мирсәет һәм Фәгыйлә Ибатуллиннар.

Фәгыйлә әнисе  Хөснифатыйманың бердәнбер терәге, ышанычы иде. 8 классны тәмамлагач бозаулар фермасына эшкә килде. Бозауларны бик иркәләде, яратты ул. Алардан аерыла алмады, үстергәч сыер саву эшенә  күчте. Фермага машиналар килгәч эшләр азрак җиңеләйде билгеле, ләкин авыл хуҗалыгына  прогрессның нинди адымнар белән килүен кем белми инде. Шулайда ул кичке мәктәптә урта белем алды, авылны үз итте.  9 балалы Зөһрә һәм Зиннатулла Ибатуллиннарның уллары Мирсәеткә тормышка чыкты. Әти-әнисе кебек Мирсәет тә бик тырыш булып чыкты, 8 класс белем алгач колхозга ат җигеп эшкә кереште. Кичке мәктәптә укуын дәвам итте, ә аннан урта белем һәм тракторист таныклыгы алып чыкты. Совет Армиясеннән соң да шәһәрне  яратмады ул, җиң сызганып тракторына утырып эшкә чумды. Нарат исләре аңкып торган агачтан йорт салып керде. Әллә яңалык Мирсәетне,әллә Мирсәет  яңалыкны эзли шунда аңламассың. Районда иң беренче аппарат белән сыер савучы ир –ат  та  Мирсәет булды. Бу  гаиләнең бик яхшы гадәте бар, алар китап укырга яраталар. Бүгенге көндә өч балаларын үстереп, канат куеп, икесе генә матур картлык кичерәләр.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}