Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2014 » Декабрь » 29 » Кәҗә елын каршылаганда
20:18
Кәҗә елын каршылаганда

Кәҗә (бәрән) елын каршылаганда

Халык арасында, Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтәр, дигән ышану яши. Яңа ел хуҗасы Кәҗәне ничек лаеклы итеп каршы алырга? Табынга нәрсә әзерләргә дә бәйрәм киченә ничек киенергә? Яңа алга санаулы көннәр калганда баш менә шулар белән каткан.

Кәҗә елы узган елгы Ат кебек үк зәңгәр төстә буласы икән, Кәҗәнең стихиясе исә агач ди.

Мәҗлес табынына килгәндә, менюда күбрәк сөтле ризыклар һәм яшелчәләр булырга тиеш. Кәҗә үлән ярата, димәк, яшелчә салаты әзерлибез. Грек салаты ясасагыз да була. Яшел салат яфрагы өстенә бөтен булган яшелчәләрне турап куегыз. Кәҗәнең мөгезе «көдрә» булгач, табында төрелгән-уралган ризык­лар, әйтик, эчлеге төрле булган рулетлар күп булсын. Сок урынына йогырт эчеп куячакбыз. Десертка туңдырма алып куегыз. Сыр турап куярга да онытмыйбыз. Ә менә консервланган продуктларны, ярымфабрикатларны өстәлгә куеп азапланырга да кирәкми – Кәҗәне үпкәләтүегез бар. Өстәлгә агач кашыклар, тәлин­кәләр кую яхшы буласы икән. Эскәтер, ягъни мәсәлән өстәл япмасы әлеге дә баягы зәңгәр яки инде яшел төстә булсын.

Яңа ел бүләксез узмый. Ел символы булган чып-чын Кәҗә бүләк итеп булмаса да, сувенирлар, брелоклар, уенчыклар кибеттә тулып ята. Якыннарыгызга бүләккә йон тукымадан булган киемнәр, әйтик, җылы оек, үзенчәлекле шарф, свитерлар сайласа­гыз, әйбәт була. Кәҗә елында аның стихиясе булган агач табак-савытлар, вазалар бүләк итү дә популяр. Бүләккә дип агач урындык күтәреп килсәләр дә аптырамагыз.

Тагын бер сорауга җавап эзлисе калды: нәрсә кияргә? Кәҗә елын астрологлар зәңгәр, яшел яки сары төстәге киемнәр киеп каршыларга киңәш итә. Ә менә аксессуарларыгыз, алда әйткәнебезчә, агачтан ясалган булсын.

Шунысын да әйтергә кирәк, Кәҗә бик куркак хайван, зур, шау-шулы компанияләр белән аны өркетергә кирәкми. Иң яхшысы – бәйрәмне гаиләгез, якын дусларыгыз белән каршылау.

 

Просмотров: 480 | Добавил: Кадрия | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz