| Туган туфрагыма күмелеп калган
Гомер агачымның тамырлары.
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.
Өр яңадан катламнарны тишеп,
Калкып чыгар алар югарыга.
Аларны тик җылы яңгыр белән
Сугарырга кирәк, сугарырга.
Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый
Җир -хәтерле, җир- ул мәрхәмәтле.
Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,
Тойсын гына безнең мәхәббәтне.
Бик күпләрнең кәүсәләре читтә,
Туган җирдә калган тамыр гына.
Ә җир көтә әле, һаман көтә,
Аналарча көтә сабыр гына.
Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,
Черек китсә әгәр тамырларга?
Коткаралмас инде ул чагында
әллә нинди җылы яңгырлар да.
Фәнис Яруллин “Тамырлар"
Сез хуҗасы шушы изге җирнең ,
Яшь буыны тарихи авылның.
Еракларга китсәң дә онытма,
Тирән киткән нәсел тамырың.
| |