Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Әхмәтҗанова Галиябикә Гыйззатулла кызы

1911 нче елның 8 мартында туганмын, 10 яшь дигәндә әнием үлеп китте. Ашарга кияргә булмагач укып та булмады. 16 яшемдә инде бәхет эзләп Горький шәһәренә чыгып киттем.Химия заводына эшкә урнаштым. Ике ел зарарлы цехта эшләдем. Сәламәтлегем шактый какшады. Авылга кайттым, азрак дәваланганнан соң яңадан Донбасс шахталарына чыгып киттем.Илнең көчен ныгыту өчен бик күп ягулык кирәк диделәр безгә. Бик тырышып олы кәрзингә күмер тутырабыз да шахтадан өскә чыгарабыз. Төн җиткәч аякларны көчкә өстерәп баракка кайтып егылабыз. Бараклар урынына йортлар төзи башладылар, торырга урын бирәләр икән дигәч эшкә төзелешкә күчтем. Шулай туган җирдән еракта мин авылдашым,яшьтәшем, күршем  Барыйны очраттым. Ул инде миңа авылда чагында ук күз төшереп йөргән икән. Без гаилә корып җибәрдек,улыбыз Кавый аннары Габдулхай туды. Икебез дә эшлибез,тормыш гел рәтләнеп бараиде. Габдулхаебызга 1яшь дигәндә сугыш башланды. Барыйны хәрби хезмәткә алдылар. Святогорскийда аларны сугыш һөнәренә өйрәттеләр. Мин кирәк яраклар төйнәп ике тапкыр аның янына бардым . Икенче баруымда Барый бик борчылды, “сугыш якында гына бара, балаларны,үзеңне сакла диде”.  Без җиңелчә генә тагын күрешербез дип саубуллаштык. Тик икебез дә бу дүрт елга сузылган аерылышу икәнен белми идек шул. Барый фронтка китте, шул китүдән дүрт ел буе бер хәбәр дә килмәде. Безнең паспортларны җыеп алдылар. Фронт сызыгы якында гына безне үлгән солдатларны җыеп туганнар каберлегенә күмәргә куштылар. Ул хәлләрне күз алдына китерсәң чәчләр үрә тора, япь-яшь егетләр, мыек та чыкмаган. Минем йөрәк кычкырта, тыелып булмый елыем, бик кызганыч иде бу солдатлар. Шулай итеп берничә ай гомер үтте. Чит ят җирләр өч бала, ашарга кайдан нәрсә табып була инде. Сугыш кырында үлгән атларны төнлә барып туныйбыз да итен бүлешәбез. Аны тагы иртәнгә кадәр пешерәбез. Шулай бер көнне үле солдатларны җыеп йөргәндә татар кешеләрен очраттык. Бу ир атлар безгә туган якларга кайтырга киңәш бирделәр.Авылдашларым Хадиева Җәмилә, Гөлсем, Нәгыймәбану, Хәдичә, Нурзидәләр белән “уфалла” арбасы тартып кайтыр юлга чыктык. Бераздан станөиядә поездга утырдык. Күп тә китмәдек поездны бомбага тоттылар. Без ике ут арасында калдык,якындагы урманга сыендык. Поезд яңадан юлга чыкты, без Сталинградка барып җиттек. Параход көтеп алты кич кундык. Бу алты көн эчендә аздан гына Кавыемны югалтмадым. Кавый пулялар җыеп таш белән төя икән. Бер хатын “Чей сын? дип китереп бирде. Орыштым инде үзен, тагын юкка чыккан. Бу юлы инде канга баткан килеш китерделәр, төенчектән чүпрәкләр табып яраларын бәйләдек. Йөрәк өшеткеч хәлләр булды инде. Җиденче көнне пароходка төялеп кайтыр юлга чыктык.  Параход туктаган арада чиратлап ярга төшеп, ашарга юнәлтеп булмасмы дибез. Юк шул, шулайда җыйган акчам бар иде шуңа ипи, бер литр сөт ,алты йомырка алып балаларымның тамагын туйдырдым. Параход бик озак кайтты, ашарга ризык та , эчәргә су да бетте. Лекаргә хәтле кайттык балалар кычкырыпмы елыйлар ашыйсы килә дип, бик вак бәрәңгеләр алдым әйбергә алыштырып.  Бәрәңгеләрне учак ягып пешереп ашадык, тагын юлга чыктык. Энем Гыйззатуллин Нуруллаларга кайтып егылдык, алар безне мунча ягып керттеләр. Без балалар белән изрәп йокыга киттек. Бер мәлне балалар кычкырып елап уяндылар, урамда яшен яшҗнәп күк күкрәп яңгыр ява иде.  Балаларымны көчкә тынычландырдым. мин инде икенче көнне колхозга эшкә чыктым . башкалар кебек үк чәчтем,урдым,сукаладым. Аннары МТС ка җыештыручы булып эшкә кердем, МТС директоры  Беляеев дигән кеше иде. Барыйдан бер хәбәр дә юк, үле булса кәгазҗ килер иде дим. Үзем төннәрен балаларга сиздерми генә елыйм. 1945 ел җитте, сугыш бетте дигән хәбәр килде, ә Барый юк... Ул елны авылда урак иртә бетте, безне Шүрнәк басуына җибәрделәр. 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}