Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Гатауллина Фатима Габдрафик кызы.

Мин 1921 елның 9 гыйнварында Морт авылында туганмын. Гаиләдә 4 бала идек, миңа 6 яшҗ булганда әтиебез  үлде. Әтисез тормышны үзегез яхшы күз алдына китерәсездер инде, ягарга утын, ашарга ипи, өскә кичяргә кием юк. Минем бик тә укыйсым килде. Ул вакытта юлга түшәү өчен  Олы юл башында олы-олы ташларны ваклаталар иде. Мин иртүк торам да дәресләргә кадәр шунда йөгерәм, аз булса да акча бирәләр иде. Кичләрен кешегә йон җегерлим, бәй бәйлим. Шулай итеп китап дәфтәрлек акча әзерли идем. 7 яшҗтә генә булсам да буем шактый иде, әни мине үзе белән уракка ияртеп йөртте. Мин әнинең хәлен җиңеләйтәм дип баш күтәрми эшлим.Җәйге айларда 15 көн кайтмый ындыр суктыруда эшлим. Ничек итсәм иттем 10 класс белем алдым. Мине Иске Үтәгән авылына балалар укытырга җибәрделәр. Минем инде остазым бар иде анда ул Евдокимов Иван Евдокимович дигән укытучы.  Сугыш башланды. Авыл бик ярлы, мәктәпкә ягарга утын юк. Балалар белән эрем, тигәнәк сабаклары җыябыз. Үтәгән авылы дүрт бригададан тора. Безне агитаторлар итеп билгеләделәр. Мәктәптән кайтабыз даукучыларыбызны ияртеп басуга йөгерәбез.Фронттан шомлы  хәбәрләр килә. Без авыл Советы урнашкан йортта кунабыз. Менә төнлә районнан заемга акча җыярга дигән хәбәр килеп төште, дошманны дөмектерергә корал кирәк. Без агитаторлар төнлә өйдән –өйгә йөреп иртәнгә кадәр акча җыйдык. Халык та аңлый ирләрен, улларының исемнәрен такмаклый- такмаклый соңгы тиеннәрен чыгарып бирә. Иртән инде бу акчалар районга китте. Һәр гаилә төнлә керосин лампасы яктысында оекбош, бияләй бәйли. Без шул әйберләрдән фронтка посылкалар әзерлибез. Әти булмаса да сугышның кара канаты безнең гаиләдә булган бердән бер ир затына ,энем Габдерәшиткә тиде, ул чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калды. Кече сеңлем исә бума ютәлдән вафат булды. Әниемнең ике ягында без сеңлем Зәйтүнә белән генә  калдык.  1946 елда сугыштан күкрәген тутырып орден медалләр белән кайткан Гатауллин Шәрифуллага кияүгә чыктым.Әткәй белән әнкәй дә сугышка өч улын озаткан. Лотфуллалары сугыш кырында ятып калган. Без икебез дә  Морт урта мәктәбендә балалар укыттык. Дүрт ул бер кыз үстердек. Иртән мәктәпкә китәбез кич кайтабыз. Мин эшли башлаганда Матвеев абый директор, Попов укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасар иде. Җиңү көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып калды. Аңа әзерлек бик алдан башлана без кечкенә классларда флаглар ясыйбыз, чәчәкләр,транспарантларязабыз. Җиңү көнендә авыл урамнары буенча шуларны тотып йөрибез, кешеләрнең йөзендә шатлык,сагыш, күзләрендә яшҗ бөртекләре. 1984 елда Шәрифуллам кинәт кенә вафат булды. Ике улымны соңгы юлга озаттым. Мине тормыш иркәләмәде, кайгылар күбрәк кичердем.

Кече яшҗтән ятим калып үзем,

Кайгы –хәсрәт эчендә яшәдем.

Күрсәтмәче Ходай балаларга

Сугышларның башка хәтәрен.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}