Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Морт" территориаль иҗтимагый үзидарәсендә октябрь ае чараларга бик бай булды. Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә адәм баласы әсәре сәхнәгә куелды. Тамашачылар бу спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Хәтер көне уңаеннан бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе үтте. Мөселман календаре буенча октябрь -Мәүлид ае. Мәчеткә йөрүчеләр пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәләмнең тормыш юлын искә алдылар. Милли сыйлар белән чәй эчтеләр. Өлкән яшьтәгеләр яңа китаплар, газета - журналлар белән таныштылар. Авылыбызда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен, гореф - гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итәбез.