|
Морт авылының нәкъ уртасында үзара салым акчасына ял паркы төзелә. Бу урын иске төзелеш калдыкларыннан, корыган агачлардан, куаклардан чистартылды. Бүгенге көндә асфальт тротуарлар, мәйданчыклар ясалды, паркны яшелләндерү өчен туфрак ташылды.
Биредә өлкәннәр өчен матур уңайлы утыргычлар, балалар өчен уен мәйданчыгы җиһазландыру, яшьләр өчен сәхнә, авыл халкы өчен спорт белән шөгыльләнү җиһазлары кую планлаштырыла. Киләчәктә бу парк авыл халкының аралашу, яратып ял итү урыны булыр дип уйлыйбыз.
| |