Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Халык үз  батырларын риваятьләргә салган. Бигәй  батыр турында берничә  риваять  саклана. Кем соң ул Бигәй? Үзен  тудырган, үстергән халыкның иң матур сыйфатларын – батырлыкны, изгелекне, шәфкатьлелекне, сафлыкны, җир җимертеп эшли  белүне, авыл халкын ихтирам итүне җанында туплаган. Үзенә бирелгән гомерне матур итеп, соңыннан  үкенмәслек, үзеннән соң  килгән буыннар сокланырлык итеп  яшәгән  кеше  ул.

Казан  шәһәрендә  ел  да  шаулап-гөрләп сабантуйлары  уза. Тик  ни  хикмәт, һәр елны бер урыс  батыр  кала. Аңа  каршы  чыгарга берәү  дә  батырчылык  итми. Шунда  татар  байларыннан берәү  бик күп кенә  җирен  һәм  кызын  вәгъдә  итеп,  Бигәйне  бил  алышырга  күндерә. Көрәш  каты була, әлбәттә. Бигәй  җиңә,  мәйдан  шау-гөр килә. Халык  үзенең  батыр улын  Бигәйне  зур  җиңүе  белән  тәбрикли. Бай  да  биргән вәгъдәсен  үти.

Тарихыбызга  күз  салсак, тирә-як авылларда  руслар  һәм  керәшен  татарлары   яши,  ә  татар  авыллары  исә  бармак  белән  генә  санарлык, ул  авыллардагы  халык  үзенең  чукындырылмыйча  калуы  белән  дә  Йөзәй   белән  Бигәй  бабаларыбызга  бурычлы.

Урысларның  татарларны  чукындырып  йөрүләрен  ишетеп, Йөзәй  белән  Бигәй  сыерларын  суялар. Әрәмәле  (Армалы)  башына  чыгып,  зур казан  асып , ит пешереп  русларны  каршылыйлар,   аларны  сыйлап, бу якта татар  авыллары  юк, дип  озатып  җибәрәләр, халыкны  зур  афәттән  саклап  калалар.

Тормыш  булгач  төрле  хәлләр  була. Менә  авылга  бервакыт  карт  аю ияләшә.Ул кешеләрнең мал-туарларына һөҗүм итә, кешеләр  ни эшләргә белми аптырыйлар. Хәйләкәр  Бигәй  батыр бу юлы да җаен  таба,  аю өне  янында  зур учак  яга, аның өненнән  чыгуы була, ул аюны  күсәк белән бәреп  үтерә. Менә  Бигәй  батыр турында  шундый риваятьләр яши. Бигәй  батырның алты  улы була. Анда булган иң күркәм сыйфатлар аның  улларына  да Исмәгыйльгә, Йосыфка, Җамалига,  Закирга, Сафага, Галигә  улларының  балаларына,  оныкларының  оныкларына  күчеп безнең  көннәргә  килеп җитә.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}