Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Бу әйтемнәр 1930 елгы Исхак кызы Фатыйма Ахметованың сөйләменнән язып барылды.

1.кем белән каралсаң шуның белән агарырга язсын

димәк кемгә барсаң шуның белән гомер ит

2. күрәсеңне күрмичә кереп булмый гүрләргә

3.тилгән типте-озак көткән кеше кайтты

4.сүтәм җыям,сүтәм җыям-үткән гомерне барлыйм

5.Үлгән сыер бетле иде,бетле булса да сөтле иде. –киткән кешене сагыну

6.хәерче баеса чабатасын түргә элә- масая

7. эт баш сыер аяк – тәртипсез

8.Ирле кеше чирле кеше, чирле булса да чинлы кеше.

9.Уф дисәң, җансаң көйсәң,өстеңнән ярлар сөйсәм

10 чупай чүлмәге шикелле –тик, эшсез утырып торучы

11.Ирле кеше Идел кичкән

12.Килсәң кунак, китсәң ерак.

13. эт булып ардым

14. балтасы суга төшкән – аптыраган

15.Яхшы атлар шикелле килә

16. Эт котырса төнгә таба- кичкә авышкач эш башлаучыгы әйтәләр

17.Сөймәсәңдә сөярсең сөйгәнеңнең хакына

18.биргән миргә яраган , бирмәгән кемгә яраган

19.Бикә бизәнгәнче туй үткән –озак мыштырдаучыга

20.Җил какты-суык тиде

21. 4 бармак кайсын тешләсәң дә авырта-балалар бар да бертигез

 

 

 

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}