Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Низамова Зөләйха Ибрахим кызы.

Мин Морт авылында 1924 елда туганмын. “Сталин Ибрахим “ кызы мин, шулай дисәң белмәгән кеше юк инде. Әткәй безне тик тотмады, сука да сукаларга туры килде, урак та урдым, яшелчә дә үстердем. Сугыш башланганда миңа 17 яшҗ иде. Авылда ир –атлар башкарган эшләр безнең өскә калды. Ләкин бер төркем кызларны Сверлауга җибәрделәр. Анда төрмәдән тоткыннарны да эшкә китергәннәр, барыбыз бергә эшлибез. Этләр белән солдатлар саклый. 40 градуслы салкыннар , ашарга да такы-токы гына. Шундый шартларда без утын кисәбез кул пычкысы белән ул үтми, аннары балта белән ботакларын чабабыз. Кулларның хәле юк, балтаны кысып тоткан куллар күпереп чыкты. Чабаталарның төбе төште. Кызлар белән уйлаштык та качарга булдык. Кайда җәяү, кайда поезд белән бер ай дигәндә авыл кырына кайтып егылдык. Көннәр инде сындырган иде.  Ничек авылга керергә? Әти белән әнигә нәрсә дияргә? Шундый уйлар белән бер кич кибән астында кундык .  Хәлсезлектән, Сабит кызы Миннафаның  хәле авырайды. Башка түзәр хәл калмады, өйгә кайттык. Миннафа үлде. Дүрт ай чамасы колхозда эшләп калдым. Безне, качып кайткан кызларны конвой белән җыеп алдылар да , хәрби трибунал белән биш елга хөкем иттеләр. Киткәндә бер әйбер дә алдырмадылар. Безне поезд белән алып киттеләр.  Поезд бара да бара, бу билгесезлек безне бик куркытты.   Озакка сузылган сәяхәт тәмамланды. Безне ашаттылар. Бу бик зур төзелеш булып чыкты.  Сугыш тәмамланды , безне кайтардылар. Авылда тагын җигелеп эшкә тотындык. Ләкин яшҗлек, йөрәк тагын каядыр талпына . Иптәш кызым Нәфисә белән паспорт алдык, Кизел шахталарына чыгып киттек.  Анда мин тормышка чыктым, кызым Раиләм туды.  Сугыштан соңгы еллар, иптәшемне хәрби хезмәткә чакырдылар. Мин кызымны алып яңадан Мортка кайттым. Район соөиалҗ тәэминәт бүлегенә эшкә урнаштым, ул елларда Морт авылы район үзәге иде. Аннары хастахәнәдә пешекче, санитарка булып эшләдем.Авылда инде тынгылык таптым, кызым бик тере булды. Мәктәпкә барганчы укырга язарга өйрәнде. Тормышлар гел рәтләнеп китте.

Сынауларга корылган тормыш. Зөләйханың гомере  туган авылы Мортта өзелә. 1968 елның 24 нче апрель иртәсе, Зөләйха район үзәгенә медицина күзәтүе үтәргә барырга тиеш. Көн җилле , буранлы, берни күренми диярлек. Зөләйханы машина бәрдерә, аңа бит әле  44яшь кенә була. Раиләсенә дә  нибары 8 яшь.Олы җанлы Габделбәр абыйсы белән  Хаҗәр җиңгәсе гаиләсендә тәрбияләнә кыз. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, шәфкать туташы була. Гаилә корып өч малай тәрбияләп үстерәләр алар. 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}