| БӘДРИЕВА Илүсә Әхмәт кызы
Туган көне:
19.12.1940
Фәнни мөхәрририят:
Дефиниция:
Бәдри́ева Илүсә Әхмәт кызы (19.12.1940, Алабуга районы Морт авылы), драма актрисасы.
Тәрҗемәи хәле
Алабуга мәдәни-агарту училищесен тәмамлаганнан соң (1959), Минзәлә татар драма театрына чакырыла, шуннан бирле аның сәхнәсендә 80 нән артык роль башкара. Якты, көчле сәләткә ия актриса буларак, баш рольләрдә уйный. Актрисаның уйнаган героинялары белән эчке тәңгәллеге, тормыш хәлләренең охшашлыгы замандаш хатын-кызларның халыкчан, ышандырырлык образларын тудырырга, аларның рухи ихтыяҗларын ачарга, шәхес булып җитешүләрен, татар милләтенең рухи матурлыгын күрсәтергә ярдәм итә. Төп рольләре: Чәчәк («Чәчәкләр коела», Г. Сәгыйдуллин), Нурсәнә («Беренче мәхәббәт», Х. Вахит), Айгөл («Айгөл иле», М. Кәрим), Лениза («Һәйкәл», Ә. Баян), Раушан («Борчулы минутлар», З. Шаһиморатов), Сөмбел («Гарасат», Г. Сабитов), Амель («Кара розалар», С. Җамал), Хәнифә («Качаклар», Н. Исәнбәт), Зифабану («Күч», К. Тинчурин), Василиса («Мария», А.Д. Салынский), Нина («Бусага», А.А. Дударев).
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
ТАССРның халык артисткасы (1985).
Автор(лар):
Д. Гыймранова
Мәгълүматны бирүче:
Чыганак:
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
| |